Мин күп эшлим һәм илһам алу өчен елына ике тапкыр диңгезгә барырга тырышам. Моннан берничә ел элек диңгездә булган хәл мәңгегә йөрәгемдә уелып калды. Гадәттәгечә, иптәш кызым белән диңгезгә ял итәргә бардык.
Кунакханәдә күрше номерда егетләр яшәде. Без пляжга барганда таныштык, алар башка шәһәрдән булып чыкты. Араларында Артур дигәне миңа гел игътибар күрсәтте. Көн дә чәчәкләр бирде, башымны әйләндерергә тырышты. Ләкин мин аны якын җибәрмәдем, чөнки ул өйләнгән иде. Ләкин бер атна тирәсе артымнан йөрде дә, нәтиҗәдә мине үзенеке итте. Моңа алкоголь сәбәпче, эчкәч башымны югалттым. Ул кичне төне буе пляжда үбештек, шуннан соң башланды инде.
Артур белән елый-елый саубуллаштык. Өйгә кайткач та, смслар языштык. Әмма тора-бара аралашу сирәгәйде, аннары бөтенләй тукталды. Артурдан соң беркем белән дә очрашканым булмады, әле дә аны сагынып, яратып яшим. Өйләнгән ир булса да, аның белән булган көннәрем өчен үкенмим, чөнки ул көннәр – тормышымдагы иң бәхетле мизгелләр булды.
Ләйлә,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар