16+

Парлы ялгыз булып яшим

Кеше өчен безнең гаилә – үрнәк. Ирем – баш, мин – муен. Шулай дип уйласыннар.

Парлы ялгыз булып яшим

Кеше өчен безнең гаилә – үрнәк. Ирем – баш, мин – муен. Шулай дип уйласыннар.

Яши башлаган елларда иремә бик тә таянасым килде. Әмма ул утырган урыныннан селкенми дә иде. Көтеп–көтеп тора идем дә, алга китү күренмәгәч, үзем барып тотына идем. Башта гарьләнеп еладым, аннан тавыш куптаргаладым. Әмма ана сөте белән кермәгәнне... Шуңа күрә хәзер аңа игътибар итмичә генә яшәргә өйрәндем. Ялкау ирнең булуыннан булмавы хәерле, диләр.

Ләкин мин ялгыз хатын булып яшәгәнче, парлы ялгыз булуны сайладым. Битлек киеп яшәргә өйрәндем. Өч балам да әнием өстендә, ирем аларны белми дә, тукмы алар, мәктәптә нинди билге алганнар. Әле ярый әнием бар, аңа рәхмәт инде. Ә үзем матурлык салоны ачтым, кул астымда 4 кеше эшли. Эшләрем гөрләп бара. Сөяркәм дә бар. Хатын–кыз буларак үз теләкләремне канәгатьләндерергә кирәк.

Сөяркәмә 26 яшь, миңа 36. Ул миңа, иреңнән кит, ди. Ләкин балаларны әтиләреннән аерып, башка чит ир янына алып киләсем килми. Начармы, яхшымы әтиләре, ул аларны какмый, сукмый. Шул ялкаулыгы гына үтерә. Бер шәхси оешмада инженер булып йөри инде, ярты ставкада. Кызлар, үзегезне яратыгыз. Чәчегезне тарап, буяп, матур итеп кисегез, акчагыз булган саен яңа күлмәк алыгыз, ун–унбиш яшькә яшәрәчәксез бит. Матурлык салоннарына да йөрегез, авыр сумкалар күтәреп, бөтен гаилә йөген үз өстенә алган хатыннарга беркем дә карамый.

Рәмзия, 

Алабуга шәһәре
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading