Мин – лаеклы ялдагы 64 яшьлек ханым. Язмышым бик тә үзенчәлекле булды. Аның каравы, бүгенге тормышым – Аллаһка шөкер, рәхмәт укып туя алмыйм.
Кечкенә бер авылда гади гаиләдә үстем. Яшьли әтисез калдым, әни безне – дүрт баланы берүзе аякка бастырды. Өйдә әти булмагач, бар эшне дә үзебез башкардык. Үпкәләремә суык тиеп, бик еш хастаханәдә яттым. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә киттем. Училищеда укып чыктым да, бер заводка эшкә урнаштым.
Заводта эшләгәндә, булачак ирем белән таныштым. Ирем бик әйбәт иде, тик гомере генә кыска булды. Йөрәк белән китеп барды. Шулай итеп, кызымны кочаклап ялгызым утырып калдым. Акча җитми, баланы үстерергә кирәк, яши торган бүлмә өчен дә түлисе бар. Заводтан кайткач, кичләрен идән юдым. Тырыштым, баламның киләчәге өчен тырмаштым. Кызым университетта укып чыкты, аннан дәрәҗәле эшкә урнашты. Аның өчен сөенеп туя алмадым. Тормыш шулай дәвам итте.
Бервакыт ресторанга дус кызымның юбилеена бардым. Табын артында янәшәмдә чал чәчле бер ир утырды. Танышып киттек. Радик моннан берничә ел элек хатынын җирләгән, ике улы бар, алар инде күптән гаиләле. Кич буе күптәнге дуслар сыман сөйләшеп утырдык. Икенче көнне Радик шалтыратып: “Син миңа ошадың. Ялгыз яшәве бик кыен, әйдә, кушылыйк. Картайган көндә бер-беребезгә иптәш булырбыз”, – диде.
Кызым белән киңәшләштем, әмма ул хупламады. Ә Радикның уллары әтиләренең теләгенә каршы килмәгән. Кызым мине кайчан да булса аңлар әле, дип Радикка ризалыгымны бирдем. Радик мине бик текә машинада килеп алды, ә йортын күргәч, егылып китә яздым. Шәһәрдәге хәлле кешеләрнең берсе булып чыкты ул. Кышларын шәһәрдәге фатирында, җәйләрен шәһәр читендәге йортында яшибез. Оҗмахта яшәү белән тиң, күзләр тимәсен.
Радикның балалары мине бик яхшы кабул итте. Әлбәттә, әниләрен алыштыра алмыйм, әмма алар килешкә камыр ризыклары пешереп ачык йөз белән каршы алам. Узган ел кызым кияүгә чыкты. Үзе гаиләле булгач, мине аңлады, яныма килеп гафу үтенде. Кызым белән аңлашкач, күңелем тынычланды.
Сания апагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
6
0
Алдыгы тормышыгыз бэхетле булсын.
0
0
0
0
Шундый Радик кеүектәр е, а ыллыны, нисек табыр а,? Һе гә бәхетле тормош теләйем.
0
0