16+

Разилгә багышлап авылдашлары бәет чыгарганнар

Балык Бистәсендә үз- үзенә кул салган Рәзилнең әлегә үлем сәбәпләре билгесез.

Балык Бистәсендә үз- үзенә кул салган Рәзилнең әлегә үлем сәбәпләре билгесез.

Бу бәетнен башлары,
«Бисмилла», дип башлана.
Разил, дустым рухына,
Бәетем багышлана.

Соңгы араларда никтер,
Күңелем урын тапмады.
Газиз күңелкәем сизде,
Ахыр көннәр җиткәнен

Яратканымнан, дус-туганнардан аерып.
Газраилнең көткәнен.
Белмим нигә, шулай булгандыр,
Үзем дә сизми калдым.

Шул җепне муенга такканын,
Бик сагынып көттем дусларны.
Шушы ялларга кайтканын,
Бергәләшеп сөйләшеп.

Гитарада җырлармын,
Кайтыгыз, кайт, дип барысын да.
Бер өстәлгә жыйдым дусларымны,
Үткән туган көне белән котладым.

Шушында соңгы очрашуыбыз, дип,
Бер дэ уйламадым.
Ләкин сизендем,
Шуңа күрә барыгызны.

Соңгы тапкыр нык сөйдем.
Рәхмэт, дуслар, барсы өчен.
Тыңладыгыз, кайттыгыз.

Минем белән бергә, көлә-көлә,
Күңелләрне ачтыгыз.
Беләм ачуланасыздыр,
Шундый адым ясаганга.

Ничек шулай килеп чыкканын,
Белмим үзем дә.
Бәлки. жен котырткандыр,
Ялгышканмын шул мәлдә.

Дусларым, елламагыз,
Сезнең барысы бит алда.
Тик мине онытмагыз,
Еш кына дога кылыгыз.

Хәзер миңа шул файда,
Әнием, бәгьрем,
Беләм бик елыйсың,
Ялгыштың, дип һаман уйлыйсың.

Син борчылма, минем белән булыр.
Барысы яхшы,
Зинһар, кичер, кичерә алсаң.
Шул минем соңгы теләк

Апаем, бәгьрем, ник шулай елыйсың.
Күз яшьләрен акканын,
Беләсең, яратмыймын.
Апаем, сиңа тапшырам
,
Әни-әтиләрне,
Хәзер син аларнын,
Зур таяныч, терәге.
Ешрак кайтып йөр.
Аларның яннарына

Син дә миңа үпкәләмә.
Һәм догаңнан калдырма,
Алинәкәй, мәхәббәтем.
Яраттым шул бик каты,

Кичер, зинһар, кичерә алсаң.
Әгәр сине рәнҗеткән булсам,
Мин уйламадым шулай буласын.

Гаепләмә үзеңне,
Бары тик бәхетле бул,
Һәм догаңнан онытма мине.

Дуслар-туганнар,
Зиратка еш килегез.
Хәлләремне белегез
Утыртыгыз күп чәчәк.

Шул бүләкләрегез,
Мине бик сөендерәчәк.
Күп еламагыз, кирәкми,
Алга атлагыз

Сезне көтә озын юл,
Яшәгез минем өчен дә.
Яшәү матур, рәхәт ул,
Сез утырткан гөлләрегез.

Атарлар ел да чәчәк,
Алар сезгә минем елмаюымны.
Бик тә хәтерләтәчәк,
Сабырлык бирсен, Ходаем,
Күрәмсең булган шундый күрәчәк.

А. Баһавиева

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading