16+

Разыя Сираева: «Вәсилә үлгәч, ятим иде, беркеме дә юк аның, диделәр. Юк, без аның туганнары – күпләрбез»

Әти-әниләрен иртә югалткангамы, Вәсилә Фәттахова туганнары белән аеруча җылы мөнәсәбәттә иде. Очрашканда, аларны еш телгә алды. 26 гыйнвар көнне яраткан җырчыбызның арабыздан китүенә бер ел булды. Шул уңайдан апалары белән аны искә алырга булдык. Туган җанлы Вәсиләне алар бик сагыналар һәм әле дә булса кайтыр дип көтәләр...

Разыя Сираева: «Вәсилә үлгәч, ятим иде, беркеме дә юк аның, диделәр. Юк, без аның туганнары – күпләрбез»

Әти-әниләрен иртә югалткангамы, Вәсилә Фәттахова туганнары белән аеруча җылы мөнәсәбәттә иде. Очрашканда, аларны еш телгә алды. 26 гыйнвар көнне яраткан җырчыбызның арабыздан китүенә бер ел булды. Шул уңайдан апалары белән аны искә алырга булдык. Туган җанлы Вәсиләне алар бик сагыналар һәм әле дә булса кайтыр дип көтәләр...

Разыя Сираева:
- Вәсилә үлгәч, ятим иде, беркеме дә юк аның, диделәр. Юк, без аның туганнары - күпләрбез. Мөнәсәбәтләребез бик яхшы булды. Уфага нинди генә йомыш белән барма, һәрвакыт матур итеп каршы ала, озатып куя иде. Хастаханәгә барасы булса, анда йөртә, иренми иде. Аның йортына кунаклар килеп керсә, секунд эчендә өстәл әзерләп куя. Ите пешкән, шулпасы әзер. Токмачы алдан ук кисеп куелган. Аның кебек нәзек итеп токмач кискән кешене очратканым булмады. Районнан кем генә килмәсен, ул аларның һәркайсын зур кунак итеп каршы ала иде.



Җирне ярата иде бит ул. Югыйсә, уйлап карагыз инде: Уфага күченеп килгән яшь кыз ни өчен үзенә бакча участогы сатып ала?! Көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Ул кияүгә чыкканчы, килеп бәрәңгесен дә утыртыша идек. Күршеләре бакчасын сатарга булгач, аларныкын да сатып алды да бакчасы тагы да зурайды.

Тәмле телле иде Вәсилә. Нәрсә генә эшләмә, мактарга иренми иде.
Сеңлесе Әлфия үлгәнгә дә 10 ел булды. Ул да бик акыллы балакай иде. Мәктәптән кайтып дәресләрен, эшләрен эшли дә өй җыештырырга тотына иде. Табак-савытын кабат юып чыга, тузаннарны сөртә... Бер минут тик тормый. Тик торса да, китап укый иде. Китап укырга яратты. Ул бигрәк яшьли үлде - унҗидедә. Мәктәпне тәмамлап, институтка гына кергән иде.

Вәсилә белән күңелсез хәлләр булганда, мин кызым янында Новосибирскида идем. Әле декабрь башында (2015 ел) скайп аша сөйләштек. Казанга «атказанган артист» исемен алырга, бүләкләү тантанасына барырга җыена иде. «Разыя апа, нәрсә кияргә?» - дип сорады. Көн дә булмаса да, көнаралаш скайп аша «очрашып» тора идек. Казаннан кайткач та сөйләштек әле. Вакытыннан алда кызы туды, үзенең хәле начарайды. Илгиз кияү 4 гыйнвар көнне операция ясаганнарын хәбәр итте. Борчылдык, Аллаһыдан аның аякка басуын сорадык. Тагы бер операция, тагы... Аннан «Вәсилә үлде» дигән хәбәр килде. Кан басымым төшмәде, аякларым йөрмәс булды. Кызым: «Әни, Уфага кайтыйк, Вәсилә белән хушлашыйк», - диде. Юк, аякка басып булмады.

Кызганычка, соңгы елларда Уфага сирәк барылды. Ирем дә авырый, аны берүзен калдырып булмый. Вәсилә кияүгә чыкканчы, кунакка еш барыла иде. Барсам, бергәләп җырлый идек. Вәсилә матур итеп фортепианода уйный. Карыйбыз, сәгать төнге унбер. «Күршеләр уянмасмы?» - дим. «Разыя апа, тагы бер генә җыр җырлыйк әле», - дия иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading