16+

Сара үз куллары белән әтине әнигә биргән

Бер кызыклы тарих белән уртаклашасым килә. Әти белән әни исләренә төшкән саен сөйлиләр аны, инде ятлап ук бетердем. Бу – аларның танышу тарихы. Шунысы кызык: балага узып, кияүгә чыгулар элек тә булган икән.

Сара үз куллары белән әтине әнигә биргән

Бер кызыклы тарих белән уртаклашасым килә. Әти белән әни исләренә төшкән саен сөйлиләр аны, инде ятлап ук бетердем. Бу – аларның танышу тарихы. Шунысы кызык: балага узып, кияүгә чыгулар элек тә булган икән.

Әтине яшь чагында безнең авылга колхозга эшләргә җибәргәннәр. Яшь егеткә күз салучылар шактый булган. Һәрвакыт үткенлеге, әрсезлеге белән аерылып торган Сара әтине үзенә караткан. Болар берничә ай очрашкан да, бераздан бергә яши башлаган. Тик Сара бик көнче булган, әтине һәр баганадан көнләшкән. Шул сәбәпле өйләрендә еш кына тавыш чыга торган булган. 

Сараның иң көнләшә торган кешесе минем әни булган. Әни – колхозның иң алдынгы эшчесе, үзе чибәр, зифа гәүдәле. Әмма ул вакытта әти белән әнине бары тик эш мөнәсәбәтләре генә бәйләгән. 

Ә бервакыт Сара көнләшүеннән шартлап, әтине өйдән куып чыгарган. Урамда бик салкын, яңгырлы көн булган. Әти чарасызлыктан әниләрнең өенә юл тоткан. Ә ул көнне дәү әни белән дәү әти күрше авылга кунакка киткән, ягъни әни өйдә үзе генә калган. Шулай да әтине өйгә кертергә курыкмаган. Куркудан бигрәк, кызганган. 

Нәтиҗәдә ике яшь йөрәк төнне бергә үткәргән. Шул төннән соң әти белән әни кавышкан һәм тугыз айдан мин туганмын. Ә Сара үзенең юләрлеге аркасында әтидән колак каккан, үз куллары белән диярлек әтине әнигә биргән. Менә шулай, көнләшү юньлегә илтми ул.

Айсылу К.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Димэк белеп конлэшкэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Белеп конлэшкэн, шуры муры булмаса хатынлы ирне оенэ кертми инде ""тэрбияле кыз"".

      • аватар Без имени

        0

        0

        Юкка конлэшмэгэн инде ул хатын белгэн эниеннен кузе тошкэнен, хатын кыз бик сизгер ул, э сина шулай жайлы итеп сойлэгэннэр, этиен белгэн ул конне эниен узе генэ калганын шуна тавыш чыгарып ойдэн чыгып киткэн.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сара уз кулы БН бирмэгэн,хатыннан качып,себерелеп йоргэн болар.101 сэбэп табып,тавыш чыгара ул кэжэ тэкэлэре,1001 сэбэп табып,оеннэн чыгып китэ алар.Узды инде баштан.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Меня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историяне

            Мөһим

            loading