16+

Себерке булуын йөзенә бәреп әйттем...

Беренче мәхәббәтем Энҗе белән мәктәп елларында очраша башладык. Башта тәртипле генә очрашып йөрдек тә, кичләрнең берсендә Энҗене үземнеке иттем. Иртәме-соңмы барыбер өйләнешәбез дип уйладык. Нигә бер-беребезне ымсындырып, түзеп яшәргә? 

Себерке булуын йөзенә бәреп әйттем...

Беренче мәхәббәтем Энҗе белән мәктәп елларында очраша башладык. Башта тәртипле генә очрашып йөрдек тә, кичләрнең берсендә Энҗене үземнеке иттем. Иртәме-соңмы барыбер өйләнешәбез дип уйладык. Нигә бер-беребезне ымсындырып, түзеп яшәргә? 

Энҗене бик яраттым, аны үбеп туя алмый идем. Ул да назларыма карышмады, безнең уй-теләкләр, хисләр уртак иде. Укуны тәмамлагач, Энҗе Казанга укырга китте, мин авылда калдым. Күрешүләр сирәгәйде. Башта ул атна саен кайта иде, тора-бара ике атнага бер кайта башлады.

Сагынуыма түзә алмагач, Энҗе янына үзем бардым. Алар өч кыз “аренда”га алынган ике бүлмәле фатирда яшәде. Кунача калгач, ике кыз бер бүлмәгә сыенып, Энҗе белән бер бүлмәдә икәү калдык. Мондый төнне кулдан ычкындыралар димени? Тик кызлардан да оят, ишетелсә ни диярләр?

Шунда Энҗе: “Алар ияләнгән инде”, – димәсенме! Бу сүзләр аяз көнне яшен суккандай яңгырады. Тавыш күтәрдем, себерке булуын йөзенә бәреп әйттем. Ул елады, гафу үтенде. Иртә белән җыендым да, авылга кайтып киттем. Без аерылыштык, чөнки гомеремне хыянәтче белән бәйләргә теләмим. Ә йөрәктә – тирән яра. Беренче мәхәббәтемнән мондый адым көтмәгән идем...

Фәнил,
Мамадыш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading