16+

Шигырьләрне ул 34 яшендә генә иҗат итә башлаган

Якыннары үз иткән, шуннан бирле Илсөяр апа шигырь язудан туктамый.

Шигырьләрне ул 34 яшендә генә иҗат итә башлаган

Якыннары үз иткән, шуннан бирле Илсөяр апа шигырь язудан туктамый.

Лениногорск районының Яшел Алан авылында яшәүче газета укучыбыз Илсөяр Сәләхова бүген лаеклы ялда. Ләкин бер генә тик утырганы юк үзенең: җәй җитсә бакчасы чәчәккә күмелә, чигә, җиде оныгын тәмле ризыклар белән сыйлый.

Укучыбызның иң яраткан шөгыле – җырлау һәм шигырьләр иҗат итү. “Шул чәчәкләрем арасында җырлап йөрим кайчак”, – дип елмая ул.
Чәчәкләрне яратуы балачагыннан ук килә. “Туган көнем июль аенда. Әти-әнием гел туган көнемә кырдан чәчәк бәйләме җыеп алып кайта иде. Шуңа да чәчәкләрне бик яратам, бакчамда 15 төп күпьеллык чәчкә бар, яздан ук үсентеләрне өйдә үстерәм”, – ди ул

Ә менә шигырьләрне 34 яшендә генә иҗат итә башлаган. Социаль хезмәткәр булып эшләгән чагында, бер бәйгедә катнашканда, аңа икмәк турында шигырь язарга кирәк булган. Аның иҗатын якыннары, танышлары үз иткән, шуннан бирле Илсөяр апа күңелендәген шигъри юлларга төшерә.

Әңгәмәдәшемнең тагын бер шөгыле бар әле, ул рәсем ясый һәм чигә. Урта мәктәпне тәмамлагач та тегүчегә укыган. Самарада чигүче һөнәрен үзләштергән. Аның кул эшләнмәләре күз явын алырлык. Чигүле мендәрләр бүген дә Илсөяр апаның өй түрендә, алардан ниндидер җылылык бөркелә сыман. Алабуганың мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, Илсөяр апа биш ел мәдәният йортында эшләп алган. Бүген авылларындагы “Чишмәкәй” иҗат берләшмәсенә йөри. “Җырлагач күңелгә рәхәт, матурлыкны яратам”, – ди ул. Илсөяр апа ире Минрасих абый белән өч бала тәрбияләп үстергән. Илсөяр апаның туган көненә балалары әниләренең шигырьләреннән торган җыентыклар ясап бүләк итәләр икән. Бүген әңгәмәдәшемнең 60тан артык шигыре тупланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading