16+

Сөяркәмне дә ташлый алмыйм, хатынны да яратам. Нишләргә?

Хатын белән уртак дустыбызның туган көнендә таныштык. Яшь идек, дәртле идек. Ярты ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Башта барысы да әкияттәге сыман иде: эштән кайтуга – тәмле кичке аш, төнлә туйганчы яратышулар.

Сөяркәмне дә ташлый алмыйм, хатынны да яратам. Нишләргә?

Хатын белән уртак дустыбызның туган көнендә таныштык. Яшь идек, дәртле идек. Ярты ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Башта барысы да әкияттәге сыман иде: эштән кайтуга – тәмле кичке аш, төнлә туйганчы яратышулар.

Бу рәхәт көннәр озакка бармады. Балабыз тугач, барысы да үзгәрде, мин икенче планга күчтем. Ике арадагы дәрт суынып юкка чыкты. Мәхәббәт белән шөгыльләнүебез дә тиз генә, коры гына була иде. Шулай ике ел яшәдек тә, икенче балабыз дөньяга килде. Хатынның миңа бөтенләй игътибары җитми башлады. Ләкин бернигә дә карамастан, хатынымны яраттым. Балалар үскәч, барысы да үз урынына кайтыр дип өметләндем. 

Икенче сөйгәнем белән очраклы рәвештә таныштык. Күзләр очрашкач та, арадан ниндидер очкыннар узды. Аның янында үземне кирәкле итеп тойдым, ул мине яшәтте, барысын да бирде – назын да, мәхәббәтен дә, игътибарын да. Аның өчен таулар күчерергә әзер идем.

Әлбәттә, гаиләле булуым аңа ошамады, аның белән генә яшәвемне теләде. Тик мин гаиләмне беркайчан да ташламаячакмын, бу хакта үзенә дә әйттем. Киңәш бирегез әле, зинһар! Минем бәхетле булып яшисем килә. Хатыным белән балаларымны бик яратам. Сөяркәмне дә ташлый алмыйм, аның янында үземне чын ир итеп хис итәм, аңа тартылам. Ике арада йөрү дә тәмам туйдырды. Андый яшьтә түгел бит инде мин. Хатын да сизенә башлады бугай.

Илдар, Чаллы 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

3

3

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Оченче сен табып кара.... Тик йор шунда очпочмак арасында....

    • аватар Без имени

      4

      0

      Икесендэ туйдыр алып кайт иенэ😁

      • аватар Без имени

        9

        0

        Сояркэнэ биргэн назынны биреп,хатыныннын мэшакэтлэрендэ булешсэн сездэндэ бэхетле кеше булмас.

        • аватар Без имени

          1

          6

          Ике хатын белэн яшэ,динебез рохсэт итэ... Жэ булмаса сояркэне ташларга,башка чара юк мондый очракт.Ике коймэ койрыгын бер кеше дэ тотканы юк эле. Оялмыйча,яратам,дип, ике баланы ятим итеп,узенэ алыр иде .Хатын-кыз да оятсыз инде,гаилэсезне таба алмас иде микэн?!

          • аватар Без имени

            8

            2

            Бессовестный Син дип эйтэсе килэ. Эйе, Син, сез дип эйтергэ тел эйлэнми. Шундый мужикларга бала таптырып карыйсы килэ. Менэ аннары карап карар идек, нинди наз кирэк икэнен. Хатынга булышасы урынга, уткын чаткыннарын кырыйдан эзлэп йори. Эле житмэсэ икенче бала таптырып, хатынын ойдэ, ой мэшэхэтлэренэ кумэ. Син мужик булсан, хатынынны да, балаларынны да карап, назлап торыр идек. Хатынга бары тик ярдэм Хэм игтибар гына кирэк иде, э икенче бала тугел. Тьфу...дип токерэсе килэ.

            Мөһим

            loading