16+

"Сөяркәмне дә яратам, хатынны да ташлый алмыйм..."

Хатын белән яратышмыйча өйләнештек. Яшьлек хатасы белән балага узды да, өйләнмичә башка чарам юк иде. Гаилә корганда, икебезгә дә 19 яшь иде. Яратмаган кеше белән яшәүләре авыр булды, талашулар еш булды, тик кызыбыз хакына түздем.

"Сөяркәмне дә яратам,  хатынны да ташлый алмыйм..."

Хатын белән яратышмыйча өйләнештек. Яшьлек хатасы белән балага узды да, өйләнмичә башка чарам юк иде. Гаилә корганда, икебезгә дә 19 яшь иде. Яратмаган кеше белән яшәүләре авыр булды, талашулар еш булды, тик кызыбыз хакына түздем.

Моннан 6 ел элек командировкага башка шәһәргә баргач, бер татар кызы белән таныштым. Беренче күрүдән гашыйк булдым үзенә. Шуннан бирле очраша башладык. Эшем командировкалар белән бәйле булгач, хатын берни дә сизмәде. Ә үзем һәрвакыт сөйгәнем янында булдым. Шулай итеп, ике яклы тормыш алып бардым. Ләкин һәрнәрсәнең ахыры була. Яраткан кешемне гомер буе газаплап яши алмыйм, аңа кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк. Ничек кенә авыр булса да, араларны өзәргә булдым.

Ул көн тормышымда мәңгегә кара тап булып калачак. Җаным өзгәләнә, күңелем елый. Сөйгәнемне ничек сагынуымны аңлатып бирә алмыйм. Мин аны өзелеп яратам. Ләкин хатынны да ташлый алмыйм. 16 ел бергә яшибез, кызыбызга да тулы гаилә кирәк. Аллаһы Тәгалә миңа шундый авыр һәм газаплы язмыш язгандыр инде, күрәсең. Яратмаган яр белән яшим. Күңелдәге хисләремне башкаларга сөйли алмагач, шигырьләр яза башладым. Аларның барысы да сөйгәнемә багышланган. Бәлки картлык көнемдә ул шигырьләрне хатынга күрсәтермен, барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирермен. Әмма әлегә түгел..

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яратмагач хатынынны, ник ташламыйсын аны ? Честный булырга кирэк! Баштан бер кызнын 19яшендэ башен эйлэндергэн , аннары бутэн шэхэрдэ икенчесенен башын эйлэндергэн . Монда мэхэббэт юк. Бар зависимость. Син психологларда башынны дэвала. Аннары хатын сайла

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыр хэл. Лэкин без каты итеп бэрелеп, тикшерэ торган тугел. Мэхэббэт дип атала ул. Яратмаганнар анламыйлар аны!

      Мөһим

      loading