Мин – 45 яшьлек авыл егете. Бер тапкыр да өйләнмәдем һәм өйләнмәм дә кебек. Бу дөньяда бер генә хатын-кызны яраттым, яратам, яратачакмын. Без бергә була алмадык. Бергә булырга ярамый, чөнки әтиләребез бер. Эх, нигә тормыш шундый катлаулы икән ул?..
Мине әни “җилдән” тапкан. Яшь вакытта әти белән яратышып йөргәннәр, өйләнешергә хыялланганнар. Тик әтинең әти-әнисе аларга каршы төшкән, янәсе әни – хәерче гаиләдән, аларга тиң түгел. Әни үзенең авырлы икәнен белгәч, шәһәргә китеп урнашкан. Мин шунда туганмын.
Әни кияүгә чыгып карады, тик ул ир белән тормышы барып чыкмады. Әтине яраткандыр инде. “Әтиең син тугач та үлде”, - дигәнгә күрә, беркайчан да әнидән әти турында сорамадым. Ярасына кагылырга теләмәдем. Әни минем өчен яшәде, минем өчен тырышты. Шуңа да ятимлек ачысын беркайчан да тоймадым. Дөрес, кайвакыт әти сүзе җитми иде...
Авылга без сирәк кайта идек. Ә бабай вафат булып, әби үзе генә калгач, әни белән авылга күченеп кайттык. Әни әбине ялгызын калдырырга теләмәде. Мәктәпне авылда тәмамладым да, читтән торып укырга кердем. Өйдәге ир эшен мин эшләдем, эштән курыкмадым. Тәмам авыл егете булдым.
Кичләрен егетләр белән клубка чыга идек. Шунда Зилә исемле кыз белән таныштым. Матур гына йөри башладык. Зилә – авыл кызы, минем кебек әнисе һәм әбисе белән генә яши. Әтисе ул кечкенә чагында ук вафат булган. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, әни кыз белән йөргәнемне сизде, кем кызы дип кызыксына башлады. “Түбән очтагы Галия апаның кызы ул”, - дигәч әни егылып китә язды...
Әни калага киткәч, әти Галия апага өйләнеп, кызлары Зилә туган. Әмма озак та үтми, әти басуда трактор белән әйләнеп үлгән. Авылда бер кеше дә минем кем улы икәнен белми. Зилә белән йөрмәгән булсам, мин дә белмәс идем. Менә ничә еллар узгач, сер йомгагы чишелде. Зилә белән араларны өзәргә, аңа барысын да ничек бар, шулай аңлатырга туры килде. Аның ачыргаланып кычкырганы, үксеп елаганы әле дә күз алдымда. Ул түгел, мин дә еладым...
Теге чакта әни шәһәргә качкан кебек, Зилә дә шәһәргә китеп югалды. Аны эзләмәдем, чөнки икебездә дә бер кан аккач, безгә кавышырга ярамый. Шуннан бирле аның авылга кайтканы юк. Кияүгә чыгып бала тапкан дип ишеттем. Әмма беләм, ул әле дә мине ярата. Мин аны яраткан кебек үк. Мин гомерем буе Зиләмә тугры булдым. Аны беркемгә дә алыштырмадым, йөрәгем берәүне дә якын китерә алмады. Ә шулай да Зиләне бер генә тапкыр булса да күрер идем хәзер. Бик сагындым үзен, өзелеп сагындым...
Авыл егете Р.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
Яратырга бит Зилэне була, сенлем тип, курешергэ
0
0
1
0
Узен да ойлан инде, берузена кыен булыр
0
0