16+

«Тәкъдиргә буйсындык. Аяк киемнәрем генә парсыз... »

Гариплекне соң кемнәр сорап ала? Ул язмыш сынавы. “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының узган елгы 10 ноябрь санында Арча районының Шекә авылында яшәүче Фәридә апа Василованың гарип бала тәрбияләвен язган идек.

«Тәкъдиргә буйсындык. Аяк киемнәрем генә парсыз... »

Гариплекне соң кемнәр сорап ала? Ул язмыш сынавы. “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының узган елгы 10 ноябрь санында Арча районының Шекә авылында яшәүче Фәридә апа Василованың гарип бала тәрбияләвен язган идек.

Тормышлары чынлап та җиңелләрдән түгел. Ире мәрхүм. Оныгының да саулыгы чикле. 23 яшьлек улы Зөфәр дә инвалидлар коляскасына мохтаҗ. 

“Өйнең биге мин!”
Язмабызны Киров өлкәсенең Малмыж районы Калинино авылында яшәүче Фәрит абый Әсхәтдинов та укыган. Һич көтмәгәндә редакциябезгә шалтыратты.
–    Әле упаковкасыннан да чыгармаган өр-яңа коляскам бар, килеп алсагыз, мин аны Фәридә ханымның улына биреп җибәрер идем, – диде.

Рәхмәт яугыры! Икенче көнне үк юлга кузгалдык. Малмыж борылышына килеп, үзе каршы алды. Әтиләрчә күрештек. Гариплекне татымаган кеше читне туганыдай якын итә алмый, билгеле. Фәрит абыйның изге күңеленә дөнья зирәклеге сыйган – ярты саулыгын югалтса да, ярдәмгә мохтаҗларны куандырырлык көч тапкан!

Калинино – поселок тибындагы авыл. Заманында күпфатирлы йортлар да төзелгән. Язилә апа белән Фәрит абый Әсхәтдиновлар әнә шундый йортларның берсендә яшиләр икән. Култык таяклары ярдәмендә бер генә аягына басып йөрсә дә, Фәрит абый гаиләсенә чын терәк. Хәләле белән 3 бала үстергәннәр. 5 онык сөяләр. 

–    Өйнең биге мин. Яныбызда ике баласы белән Лилия кызым тора, иртән һәммәсен озатып калам, кичкә ашарга көйләп, каршы алам. Үз хәлемә күндем инде, җайлаштым: таякларым ишек төбендә кала, идәнгә утырган килеш кенә шуышып йөрим. Аш-бүлмәсе җыйнак, тыйнак яшибез, таяклар да кереп басса, бөтенләй тарая, – дип елмая Фәрит абый.  

Елыйсы килсә дә көлә белә! Сынарлык сынаулар кичкән югыйсә, сер бирми әле, яшим дип яши әнә. 

–    Мин үз аягымда, барасы килгән җиремә Ока машинама утырам да йөгертәм. Җәен җиләктән кайтып кермим, Язилә апагыз тау битенә капланып, җиләк җыярга яратмый ул. Бакчадагы кура җиләкләре дә минем өстә, көзен бәйлим, язын картайган ботакларын кисәм. Көн дә юлда: йә дусларны күрергә дип күрше авылга, йә туганнарның хәлен белергә Арчага ук чыгып китәм, – ди ул.

“Тезеңә үрмәли”
Фәрит абый – гомерлек машина йөртүче. Әти-әнисе шахтага эшкә килеп төпләнгәч, Украинада туган. Җиде баланың исәп ягыннан өченчесе.
–    Миңа бер яшь чагында Татар Комбашы авылына әйләнеп кайтканнар. 4 сыйныфтан дуңгыз көтүе көтеп үстек. Мактанырлык җирем юк инде, машина йөртүчелеккә укыгач, армиягә киттем. Язилә күрше авыл кызы, безгә аны укытучы итеп җибәргәннәр иде. Озак йөрми генә өйләнештек. Башта төп йортта яшәдек, аннары монда күчендек. Язилә авыл җирлеге башлыгы булып эшләде, хәзер дә тик тормый, “Ак калфак”  татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсен җитәкли, – ди Фәрит абый.

Моннан 6 ел элек матур яшәлгән тормышның бер чите кителгән. Фәрит абый юктан гына сызлана башлый.

–    Бармак башы каралып чыкты. Аның сызлавы... Үлекләп ага башлагач, берничә табиб янына барып карадым. Һәммәсе бер сүзне әйтте, аягыңны кисәргә туры киләчәк, диделәр. Үзебезнең район табибларына тапшырдым. “Абый, бот төбеннән кисәбез, ике-өч тапкыр тилмергәнче, бер сызланасың да тынычланасың. Тубыл өлешен киссәк тезеңә үрмәли, тагын кереп ятасың...” – диделәр. Кул бирдем. 4 сәгать кайнашканнарын белеп, күреп яттым, авыртуын гына тоймадым. Билдән түбән өлешне генә өшеттеләр. Пычкы белән кискәндә көйгән ит исе чыкты, утын кискәндәй шыгырдатып кисеп аттылар сөякне... Туры палатага чыгардылар. Яра сызлай инде, авырттымы дисез, авыртмыймы... Ике көннән аякка бастым. Култык таяклары белән йөрергә өйрәндем. Баштарак төннәрен аяк үкчәсе кычытып тилмертә иде. Кашыйсы килә, кул белән дә сузыласың... – ди Фәрит абый. 

Киселгән аякны, табиблар, аның рөхсәтен алып, яндырырга җибәрәләр. 

–    Бәлки, авылга алып кайтып, зиратка күмәргәдер, дигән уй да бар иде. Улларымның читтә эштә чагы туры килде, башкаларны борчып йөрмәдек. Тәкъдиргә буйсындык. Хәзер елына ике тапкыр хастаханәгә ятып тикшеренәм. Аяк киемнәрем генә парсыз... Аны миңа елына бер тапкыр, кышкысын да, җәйгесен дә Киров өлкәсенең социаль оешмасы бирә. Таяклардан ике елга бер, коляскадан дүрт елга бер өлеш тия. Монсын мин алмам дигән идем. Алдан бирелгәне дә шул килеш тора, әллә нигә бер Тимур оныгым, утыртып, урам буйлап йөртеп кайта, кызык өчен. Ә Фәридә ханымның улын кызгандым мин. Әтисе исән булса, бәлки искесен төзәтеп тә бирер иде... Ирсез тормышта гарип бала тәрбияләгән бу ханымга Аллаһы сабырлыклар бирсен инде. Үземнең машина уймак кебек кенә, сыймый. Аннары ул авылның да кайдалыгын белмим, дигәндәй. Рәхмәт, сүземне салып таптамадыгыз, кайттыгыз. Алып барып җиткерсәгез, күңелем тыныч, – ди әңгәмәдәшем. 

Фәрит абый хикмәтле кеше булып чыкты бит әле. Заманында 7 еллап Мәскәү астындагы поселокларның берсендә урнашкан Лужков дачасында бакчачы булып эшләгән. 

–    Бакчасын яшеллеккә төреп, чәчәкләр үстердем. Мәскәүдән көн дә төшке ашка кайта иде, ул килгәндә безне кертмиләр инде, балык тотып утырганын күргәләдем. Анда башта минем улым эшләде, ул киткәч, үз урынына мине калдырды. Хезмәт хакы бик әйбәт иде. 12 ел элек 50 мең сумнан артык акча ала идек, – ди Фәрит абый.

Шамил улы 4 өй аркылы гына яши, утарында атлар асрый, аның итеннән казылыклар ясап сата икән. Замил улы Кировта эшли. Тормышлары җитеш. Иң мөһиме, күңелләре киң! 67 яшьлек Фәрит абыйның изгелеге күпләргә үрнәк! 

...Арча районының Шекә авылында исә безне дүрт күз белән көтеп алдылар. Фәридә апаның сөенүен күрү рәхәт иде. Коляскадагы утыргычы коры тактага калган икән, яңасына күченгәч, йомшаклыгын Зөфәр үзе дә сизде, елмаеп куйды. Фәрит абыйның изге теләгенә без дә кушылабыз, бәрәкәте белән рәхәтен күрсеннәр. Бу тормышта бер нәрсә хак, янәшәбездә Фәрит абый кебек шәфкатьле кешеләр барында, җир йөзендә беребез дә ялгыз, терәксез түгелбез.

Язмага реакция белдерегез

19

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading