16+

Россия герое Раил Габдрахманов: “Әни, син елама. Нык бул, бу – минем эшем"

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Лира апа Габдрахманованың күзләре яшьтән кипми, ләкин ул нык, сабыр булырга тырыша. Башкача ярамый, хәзерге вакытта алгы сызыкта, яу кырында булган улы Раил шулай куша аңа. 

Россия герое Раил Габдрахманов: “Әни, син елама. Нык бул, бу – минем эшем"

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Лира апа Габдрахманованың күзләре яшьтән кипми, ләкин ул нык, сабыр булырга тырыша. Башкача ярамый, хәзерге вакытта алгы сызыкта, яу кырында булган улы Раил шулай куша аңа. 

Раил Габдрахмановка 33 яшь, майор. Махсус операция зонасында хәрби бурычын намус белән башкара. Операциянең беренче көненнән бирле анда ул, ничек кенә авыр булмасын, атна саен әнисе белән хәбәрләшергә тырыша.

“Барыбер хәрби булам!”
Раил әнисенең бертуган абыйсы Марат киңәше буенча үзенең киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә була. Мәктәпне тәмамлагач, Казан танк училищесына укырга керә. Уку йортын тәмамлаганнан соң егет Новосибирск өлкәсенә җибәрелә. Биредә ул танк взводы командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Хезмәт итү елларында Кемерово өлкәсендә һәм Алтай төбәгендә дә була.

2012 елда Раилне Ульяндагы хәрби база шартлаганнан соң шартламаган снарядларны зарарсызландыруда катнашырга җибәрәләр. Ул чакта күрсәткән каһарманлыгы өчен Раил «Минадан чистарткан өчен» медале белән бүләкләнә. Ә 2016 елда «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медален аңа Россиягә танк биатлонында катнашырга килгән чит ил командаларын әзерләгән өчен бирәләр.

Раил Алтай төбәгендәге Алейск шәһәренә хезмәткә җибәрелә. Биредә ул булачак тормыш иптәше, мәхәббәте белән таныша. Хәзер аларның Осман исемле баһадир уллары үсә. Ул үзенең кыю әтисе белән чиксез горурлана һәм ерак Әлки районында яшәүче дәү әнисе Лира, дәү әтисе Наил белән видеоэлемтә аша аралашып тора. Лира апа улының гаиләсенә сөенеп туя алмый. Килене, үз чиратында, ире өчен каенанасына рәхмәтләр укый.
– Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур. Кешенең иң зур бәхете, иң зур байлыгы – аның гаиләсе, – ди Лира ханым. Бу хакыйкатьне улларына да төшендерә ул!

Февраль аенда Раил хезмәттәшләре белән укуларга китә. Бервакыт әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә ул: “Әни, ә син яңалыклар карыйсыңмы?” – дип сорый. Әнисе, юк, дигәч, аңа җавап итеп: “Ярар, кирәк түгел, карама", –дип әйтеп куя. 
...2022 елның февралендә Раилне башка хәрбиләр белән беррәттән Украинада махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр.

“Борчылмагыз – бу минем эшем!”
Курку, һәр телефон шалтыравыннан да сискәнеп китүләр һәм көтү... Бары хәрбиләрнең якыннарына гына таныштыр бу хис-кичерешләр. Ләкин улының көчле рухлы булуы Лира ханыма да күчкән, күрәсең. “Әни, син елама. Нык бул, бу – минем эшем, мин Ватанны сакларга һәм якларга тиеш. Мин шуңа укыдым бит, бар да әйбәт булыр!” – дип ышандыра Раил әнисен.

– Аның йөзендә, йөрәгендә курку хисенең әсәре дә юк, шуңа күрә ул нык та. Раилнең яу кырында күрсәткән батырлыгын ишеткән бик күп райондашларыбыз шалтыратып котлады, бөтенесе дә аның белән горурлануын әйтә, – дип сөйли Лира апа.
...Хәрби операция бәрелешләренең берсендә Раил Габдрахманов җитәкчелегендәге танк ротасы дошманның оборона чиген өзеп, торак пунктны азат итә һәм капитан экипажы каршы якның 5 танкын юк итә. Дошманның югалткан позицияләрен кире кайтарырга тырышуы да барып чыкмый. Раилнең ротасы һөҗүмне тоткарлаган һәм туктата алган.

Оборона министрлыгының видеоязмаларында Әлки егетен «танклар яшене» дип тә атаганнар, дошман танкларына һәрвакыт куркыныч тудыра ул.  Батырлыклары өчен Раил Габдрахмановка 10 августта Россия Герое исеме бирелә. Аңа әлеге олы бүләкне Россия Оборона министры Сергей Шойгу шәхсән үз тапшырган.

Август башында Раил туган ягына кайтып килде. Аэропортта аны туганнары, якыннары, дуслары каршы алды. Ә ул хәрбиләрчә ныклы адымнар белән килеп, тынсыз гына басып торган, улын күрүдән күз яшьләренә чумган әнисен кочып алып, аңа купшы чәчәк бәйләме тапшырган иде.
Хәрби үзе белем алган Базарлы Матак урта мәктәбендә дә булды, укучы балалар, үзен укыткан педагоглар белән очрашты. «Мин моны батырлык дип санамыйм. Бу – минем эшем», – дип сөйләде  Раил Габдрахманов якташлары белән очрашуда. 

Ике көн туган ягында булганнан соң Россия Герое янә үзенең хәрби иптәшләре янына кузгалды.
Раилнең әнисе Лира апа хәзер дә яңалыклар карарга тырышмый, болай да авыр аңа. “Бу көннәрдә ирләрен яшергән, башка илләргә күченеп киткән кайбер гаиләләрне күзәтәм. Куркаклык, көчсезлек күрсәтәләр. Ә мин улымның чын каһарман булуына шатланам. Без аның белән горурланабыз!” – ди Лира ханым. Ул да үз гаиләсенә генә түгел, Ватанына да чын ир бүләк иткән Герой Ана шул.



Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading