16+

"Теге вакытта ялганлавым өчен гафу ит. Яратам мин сине..."

Саумы, хыялларда – минеке, ә чынбарлыкта минеке булмаган, кешем. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Моңарчы кызыксынмаганны, нишләп хәзер кызыксынырга булдың димә. Уйларымнан, йөрәгемнән сине йолкып атарга күпме генә тырышсам да, килеп чыкмады. Хисләрем акылымнан көчлерәк булып чыкты.

"Теге вакытта ялганлавым өчен гафу ит. Яратам мин сине..."

Саумы, хыялларда – минеке, ә чынбарлыкта минеке булмаган, кешем. Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Моңарчы кызыксынмаганны, нишләп хәзер кызыксынырга булдың димә. Уйларымнан, йөрәгемнән сине йолкып атарга күпме генә тырышсам да, килеп чыкмады. Хисләрем акылымнан көчлерәк булып чыкты.

Урамда яңгыр ява... Күңелне дә, тәнне дә лимон салынган кайнар чәй җылытырга сәләтле түгел. Тоташтан инде ничәнче тәмәкемне тартам. Һава җитми... Юк, тәмәке төтененнән түгел ул. Кайвакыт тәрәзәмне каерып ачып куям, тик барыбер суларга авыр. Сулышымны уйларым, хисләрем буа...

Беләсеңме, шушы яшемә җитеп, шуны аңладым: бөтен нәрсә мәхәббәт тирәсендә бөтерелә. Бәлки ир-аттан мондый сүзләрне ишетергә сәеррәктер. Әйе, үзем дә үземнән фәлсәфә көтмәгән идем, әмма тормыш теләсә кемне фәлсәфәче итәргә сәләтле икән.

Бераз читкәрәк кителде. Мәхәббәт дигән идем... Әйе, кемнәрдер мәхәббәт утында яна (нәкъ шушы “яна” сүзе “мәхәббәт” сүзенә тәңгәл килә дә), кемнеңдер сөюе нәфрәткә әйләнә, кемдер ярату эзләп яки көтеп яши... Мин дә яндым, көлгә калдым бугай... Җилләр көлемне әз-әзләп очыртып алып китә... Көл – ул минем сиңа әйтелмичә калган сүзләрем, әйтергә теләп тә, йөрәгемә яшерергә мәҗбүр булган хисләрем... Инде җилләр таратып бетергәнче, хат языйм дидем... Бу – минем соңгы хатым... Әгәр хәзер шушы юлларны укыйсың икән, димәк, җилләр көлемне таратып бетереп, җанымны да бик еракка очырткан дигән сүз...

Икәү төнге күккә карап, тынлыкны тыңлаган чакларны хәтерлисеңме? Шул мизгелләрдә, йөрәгемнең тибеше сиңа гына түгел, бөтен дөньяга да ишетелә төсле иде. Әле генә чабыштан килеп туктаган атныкы кебек тибә иде ул. Син янымда булганга... Йолдызларны күзәтергә, аларга исемнәр кушарга яратканыңны елмаеп искә алам. Син күктәге йолдызларны санаганда, мин үзеңә сиздермәскә тырышып, җилдә җилфердәгән чәчләреңә карап сокландым. Кулыңнан да тотарга куркып күпме йөрдем! Сиңа таба үрелсәм, куркытырмын һәм күбәләк сыман очып китәрсең шикелле тоела иде миңа...

Тәрәзә төбемдә син яраткан ак лилияләр тора. Бүген китерттем. Алар миңа сине хәтерләтә. Хәер, сине хәтерләтмәгән нәрсә бармы икән ул дөньяда? Әнә яңгыр да синең күз яшьләрең төсле җаныма бәреп ява.

“Яратмыйм мин сине” дигәндә, сулкылдый-сулкылдый елаганың һич тә күз алдымнан китми. “Ышанмыйм, ышанмыйм! Ялган!” – дип күкрәгемне йодрыкларың белән тезләнгән килеш төйгән идең. Шул вакытта үземнең дә чәчләремне йолкып елыйсым, күкне урталай ярырдай итеп кычкырасым килде. Тик мин үз сүземдә нык тордым. Син җиргә утырып елап калганда, бар көчемә арбамның тәгәрмәчләрен әйләндереп китеп бардым. Аннары синнән ерагайгач, мине күрмәячәгеңә инангач, җиргә шуышып төшеп, озак үкседем. Ишеп яуган яңгырдан бөтен киемем лычма булды, өс-башым сазга буялды. Кемнәрдер миннән куркып, читләтеп узарга тырышкандыр, кемнәрдер ярдәм итәргә теләп эндәште һәм иң башыма кулын куючы да булды. Әмма берсенең дә сүзен аермачык ишетмәдем. Бары кулым белән китәргә кушып ымладым.

Төзелештә эшләгәндә егылып төшкәч, мине кисәкләп җыйганнарын яхшы беләсең. Әйе, мин аңымда булмаганда да, син янымда булгансың, кулымны йомшак кулларың белән җылыткансың. Мине яшәтү өчен син күпме тырыштың, күпме Ходайга ялвардың! Шушы хәлләрдән соң сине ташлау ахмаклык, рәхмәтсез булу кебек кабул ителгәндер бәлки. Ләкин бу адымым син бәхетле булсын өчен иде! Беркайчан да аякка баса алмаячак кеше белән яшәп тилмермәсен, күз нурларың мине карап уңмасын, иңнәрең авыр тормыш йөгеннән сыгылмасын дигән идем мин. Өстәвенә, фаҗига аркасында балам булмаячагын да хәбәр иттеләр.

Төзелештә эшләвем туйга акча җыю максатыннан булды. Төп эшемдә хезмәт хакым әзрәк иде шул. Ни кызганыч, туй күлмәгеннән сине күрү насыйп булмады. Ак шомырт чәчкәседәй гүзәлемә карап, башка егет сокланды.

Тормышыгыз турында ишетеп тордым. Миңа ачудан булса кирәк, соңгы күрешүебездән соң бер ай узгач, сине ничә ел яратып йөргән егеткә кияүгә чыктың. Тормышыгыз җитеш, ире Сиринәне кулында гына күтәреп йөртә диделәр. Синең өчен сөендем.

“Яратмыйм” дигән сүземә син, әлбәттә, ышанмадың. Ике атна фатирыма килеп ишеккә шакыдың. Мин ачмадым. Бары ишек төбенә шуышып килеп, синең елаганыңны, сөйләгән сүзләреңне тыңладым... Һәм мыштым гына мин дә еладым...

Ничә ел үткәч, бүген тагын ишеккә шакыдың. Ачмадым. Тыңлап торганымны сизгәнсеңдер инде, хәлләремне сорадың. Үзеңнекен сөйләдең. Мине оныткансыңдыр, бәхетле тормыш кичерәсеңдер дигән идем. Оныта алмадым дидең. Ишекне ачып, тагын бер мәртәбә күзләреңә багасым, татлы иреннәреңнән үбәсем, чәчләреңнең хуш исен тоясым килде... Тик мине кызгануыңны теләмәдем. Аннан соң, ул күрешүдән ни мәгънә? Яраларны актару гына булыр иде.

Хуш, мәхәббәт гөлем. Мин китәм. Синсез яшәвемнең мәгънәсе, көннәремнең кояшы булмаганга китәм. Үз теләгем белән. Бу хат минем бәхилләшүем. Теге вакытта ялганлавым өчен гафу ит. Яратам мин сине. Соңгы сулышыма кадәр яраттым...

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

13

0

12

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading