16+

«Теләге бер – җиңү белән Татарстаныбызга кайту»

36 яшьлек Биектау егете Рөстәм Рөстәмов махсус хәрби операция зонасында килешү нигезендә хезмәт итә.

«Теләге бер – җиңү белән Татарстаныбызга кайту»

36 яшьлек Биектау егете Рөстәм Рөстәмов махсус хәрби операция зонасында килешү нигезендә хезмәт итә.

2022 елның көзендә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле яу кырына омтыла ир. Чөнки анда аның якын дуслары хезмәт итә.

- Рөстәм тумышы белән Әзәрбайжан Республикасы Баку шәһәреннән. Туксанынчы елларда гаиләсе белән Башкортстанның Бәләбәй шәһәренә күченеп килгән. Аннан соң тормыш сукмаклары аны Татарстанга китергән, - ди тормыш иптәше Айсылу. - Танышу тарихыбыз бик гади, романтиканың эзе дә юк. ЮХИДИнең штраф стоянкасында таныштык. Шуннан аралаша башладык. Мин – өч балалы тол хатын. Инде тормыш юлымда чын ир, сыңар канат табарыма өметем сүнгән иде. 2023 елның маенда таныштык та, 2024 елның мартында никах укыттык, язылыштык. Балаларым Рөстәмне үз әтиләре кебек кабул итте. Дөресен әйтим, бу уңайдан бик нык курыккан идем. Олы кызыма 17 яшь тулды, уртанчысына – 12, улыма 7 яшь. Иремә Рөстәм абый дип эндәшәләр. Араларында җылы, дустанә мөнәсәбәт.

Айсылу үзе Биектау районыннан, Коркачык авылында яши, төрле шәхси оешмаларда хезмәт куйган. Бик үткен, уңган-булган хатын. Үз эшен дә булдырган ул.

- “Газель” машинасы алган идем. Рөстәм шуңарда төрле ераклыкка йөк ташу белән мәшгуль булды. "Әнисе, син башка эшләмә инде. Өйдә генә утыр, мин бар бит. Ир кеше гаиләсен туендырырга тиеш”, дигәч, эшемнән туктадым. Хуҗалыкта да эш җитәрлек, анысы. Узган елның кышында ук контракт буенча килешү төзесәм ничек булыр икән дип киңәшләшә башлады. «Ниятең уйланылган, үзең телисең икән, без каршы килмибез», - дидем. Чөнки аның бөтен дуслары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. “Син бер дә борчылма. Исән-имин кайтачакмын”, диде. Шулай итеп, Казанга, «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәгенә барып, 14 июнь көнне мөрәҗәгать итте. Документлар җыю тиз булды. Ирем 17 июнь медицина тикшерүе үтте, контракт төзеде. Ә 24 июнь көнне аны башка егетләр белән алып киттеләр. 

Өйрәнүләр узу өчен Рөстәмне һәм аның белән барган ир-егетләрне иң элек Донецк янындагы полигонга җибәрәләр, аннары махсус хәрби операция зонасына күчерәләр. Рөстәм танк дивизиясенә билгеләнә.

- Сөйләшеп торабыз. Шат күңелле, позитив ул минем, нык рухлы. Ротасындагы егетләр белән дә дуслашып беткән. Алар анда землянкаларда яши, ашарга үзләре әзерли, кием-салымнарын да үзләре юа. Рөстәм зарланмый да. Иң мөһиме, үзен сакласын! – ди хәрбинең тормыш иптәше.

Рөстәм якыннары белән аралашып тора. Мөмкинлеге һәм җае булганда видеоязмалар да җибәрә икән.

- Иремнең төп теләге – безне шәһәргә күчерү. Тиздән фатир табып Казанга күчәргә җыенабыз. Рөстәм генә исән-имин кайтсын. Соңлап тапкан бәхетем ул минем. Бергә булган мизгелләрне искә алсам, күзләрем яшьләнә. Ул киткәч, башта бик нык авыр булды. Борчылдым, еладым. Әмма тиздән үземне кулга алып, аңа таяныч, терәк булырга кирәклегенә инандым. Рөстәм шалтыраткан саен борчыла башласам, аңа да кыен булачак. Ә аның теләге бер – җиңү белән Татарстаныбызга кайтырга. Рөстәм – безнең гаилә өчен зур горурлык, – ди Айсылу.

Амин, шулай булсын. Махсус хәрби операциядән барлык егетләребез исән-имин, сау-сәламәт килеш якыннары янына кайтсын иде. 

Искәртик, Татарстанда контракт төзеп, хәрби хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акча миллион ярым сумга кадәр арттырыла. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә игълан итте.

Безнең төбәктә хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең бу бик мөһим чарасы. Мондый күләмдә түләүләр Россиядә иң зурысы. Әлеге сумма республика бюджетыннан - 1,05 миллион, оборона министрлыгыннан - 195 мең һәм район-шәһәрләрдән - 300 мең сумнан җыела.
Бу түләүләргә ия булыр өчен контрактны 31нче июльгә кадәр төзергә кирәк. Аны Россиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче кеше һәм чит ил гражданы безгә килеп имзалый ала. Моның өчен телефон аша гариза калдырырга, хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына барырга кирәк. "Без хәрби постта булучылар хакында һәрвакыт истә тотарга тиеш. Алгы сызыкта булган сугышчыларның гаиләләрен кайгырту – безнең бурыч" ди Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading