Без еш кына зарланырга яратабыз. Үзебездә барысы да бар кебек - ризык та, акча да, эш тә, сәламәтлек ташып тора, матур гына тормыш кичерәбез, әмма еш кына күп нәрсәдән риза тугел. Ә менә Арчадан Марат Миңнехузин, тумыштан сукыр булуына да карамастан, һәрвакыт елмаеп, һәр минутының рәхәтлеген тоеп яши.
Ул Әгерҗе районы Салагыш авылында туган. Үзеннән соң тагын ике бертуганы бар, алар сау-сәламәт, һәрберсе аерым тормыш белән яшәп яталар. Марат исә тумыштан ук сукыр, моны ул Аллаһның сынавы дип кабул итә. "Бөек Раббыбыз кемнедер аяксыз итеп дөньяга китерә, кемнеңдер кулы булмый, гомер буе түшәктә ятучылар да бар, ә менә мине күрми торган итеп яраткан. Мин бу якты дөньяны бер мәртәбә дә күрмәсәм дә, күп кенә начарлыклардан, хәрәмнән калдым. Нәкъ менә шушы сукыр булуым аркасында Аллаһны танып, аңа шөкер итеп яшим", - ди Марат үзе.
Шунысын да әйтергә кирәк, ул бүген биш вакыт намаз укый, әле Арчадан ерак түгел генә урнашкан Бирәзә дигән авылда имам вазыйфасын да алып бара, җомга вәгазъләрен сөйли. Анда аны алып баралар, аннары өенә алып кайталар икән. Үз йорты белән белән яши, хуҗалыгында тавыклар һәм үрдәкләр тота. Барысын да Миңнехузин шәхсән карый, аларга ашарга пешереп бирә, шулар арасында йөреп, күңеле юана. Кемдер чәчәк утырта, әмма Марат аларны күрми, шуңа күрә дә кош-корт асрап, аларның янында йөрүләрен, тавыш чыгаруларын тоеп, шуңа сөенеп яши. Өстәвенә, үз йорты белән торгач, җан иясен тотмыйча булдыра алмый, авыл малае бит. Күптән түгел генә Арчадагы бер хатынга өйләнгән, аның ике баласы бар, гаиләсе белән матур гына гомер кичерә. Әлеге йортын исә энекәше сатып алган.
Булганына шөкер итеп яши Марат. Аның әйтүенчә, кешенең иманы булып, ахирәт турында уйлый икән, Аллаһ аның күңелен йомшарта һәм чистарта, аңа аз гына мал да күп булып тоела. Бүген кешегә җитми, ике катлы өе бар, анда эт белән мәче сыя, ә менә газиз әнисенә урын юк. Элек бер бүлмәле тулай торакта ир белән хатын рәхәтләнеп яшәгән, ә бүген зур йортта тыныша алмыйлар, гел тавыш һәм гауга чыгаралар. Миңнехузин фикеренчә, мондый хәл кешеләрнең Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен үтәмәүләре аркасында чыга. "Булганга шөкер итеп яшәсәң, мал-мөлкәтне тагын да арттырып бирәләр, ә инде гел зарланып йөрсәң, булганын да киметәләр. Күршедә "Мерседес", нишләп минеке "Девятка" гына дип торсаң, бу дөньяда да, ахирәттә дә газапны арттырырга мөмкиннәр", - дип өстәде Марат.
— Сез Коръәнне ничек өйрәндегез соң? - дип, сорарга булдым героемнан.
— Элеккеге вакытта кассеталы магнитофоннар бар иде, шуларны тыңлап ятладым. Минем күз күрмәгәч, ишетү сәләте нык ачылган, шуңа күрә бик әйбәт истә калдырам. Аның махсус сукырлар өчен китабы да бар, әмма аннан ятлый алмый. Дөресен генә әйткәндә, мин намазны өйрәнгәндә, күзе күрмәүчеләр өчен әсбаплар юк иде әле, шунлыктан кассетдан тыңлау бик кулай булды ул.
Ислам диненә Марат Миңнехузин 17 яшендә килгән. Мәктәп белемен Новгород өлкәсендәге интернатта алган. Аны 6 сыйныфтан ташлап, кире авылына кайтырга туры килгән, чөнки акча алышынгач, әти-әнисенә анда барып йөрү зур чыгымга төшә башлаган. Казандагы Кабан арты мәчетендәге мәдрәсәне бетереп, Салагышка мулла булып кайта. Ул урында 7 ел эшләгәннән соң Алабугага китә, анда сукырлар эшли торган предприятиегә урнаша. Әти-әнисе үзләренең вафатыннан соң сукыр улларын караучы булмас дип курыкканнар, шуңа күрә шәһәргә китәргә булган. Анда да ул заводта гына эшләп калмыйча, мәчеттә имам-хатыйб булган Мидхәт Абдуллович Кадыйров дигән кешенең ярдәмчесе вазыйфаларын башкарган. Аңа Марат бик рәхмәтле, чөнки әлеге хәзрәт аны хаҗга да, гомрәгә дә алып барган, хәзер дә хәлләрен белешеп тора икән. Соңыннан Казандагы "Ярдәм" мәчетендә сукырлар өчен укыту эшләре белән шөгыльләнгәндә, Арчадан бер хатын-кыз белән таныша. Ә инде районнан көн саен башкалага йөреп булмагач, шушында төпләнергә кара кыла. Әле 4 ел Казандагы ислам көллиятендә дә белем ала.
— Сез бу дөньяны бөтенләй күрмәгәнсез, үзегез аерым гына яшәгән булгансыз, ничек алай тормыш итеп була соң ул?
— Була, бернинди проблемасы да юк, Аллаһ үзенең рәхмәтен бирә. Минем бөтен нәрсә кулда, аның белән әйләнә-тирәне таныйм. Кайбер кешеләр нигә аларны капшавым белән дә кызыксыналар. Минем бу куллар пешеп тә карадылар инде, туңдылар да. Тавыкларны да шулар белән тотып карыйм. Әле бит тоемлау дигән нәрсә дә бар, компьютер сөйләү системасына корылган, анда да эшләргә өйрәндем. Бүген барлык әйбер интернетта, шуннан видео һәм аудиоларны тыңлап, күп нәрсәне беләм, аңлыйм. Минем бер тартма элеккеге кассеталар бар, анда бик шәп вәгазьләр яздырылган, шуларны цифрлы форматка күчерәсе бар әле.
— Бер фәлсәфи сорау бирми булдыра алмый. Сезнең тумыштан күзегез күрми, барысына да шөкер итеп яшисез, ә халык гел зарлана, нәрсәдер җитми. Нигә шулай ул?
— Менә бу авыртулар, пандемия Аллаһы Тәгаләнең бәндәләргә булган сынавы һәм ачуы. Бүген ана улны, ата кызны белми башлады. Балалар әти-әниләрен кол итеп тоталар, кредитка машина яисә фатир алдырталар, үзләренең кубызына биетәләр. Бүген баланы тәрбияләү, аның белән сөйләшү юк, телефон тоттырып куялар да, шул аларны тормышка өйрәтә дә инде. Аллаһ кешене акча, хакимият, чир һәм башка бик күп төрле нәрсәләр белән сыный. Динсез тормыш аркасында кеше бүген зарланып яши. Аларга хаман җитми, чөнки күңелләре үлгән. Кешенең акчасы да булырга мөмкин, дөньясы да төзектер, әмма ул динсез яши икән, ул юылмаган һәм күмелмәгән тере мәет сыман. Тәнне дәвалап була дару белән, су белән юып була, әмма җанның дәвасы ул да булса дин һәм иман, - дип, җаваплады Марат Миңнехузин.
Йортында күп кенә яздырту җиһазлары күрдем. Бактың исә, ул кошлар сайравын, яңгыр явуын, табигать тавышларын яздырып, шуларны кайткач тыңлый икән. Дөньяны күзаллауның бер төре кебек уйланылган, күрәсең. Тумыштан ук ике күзе дә күрмәгән кеше өчен шул рәвешле әйләнә-тирәне тоемлау кулай дип аңладым. Әле диктофоны юк икән, үземдә берәү йөри иде, шуны Маратка биреп калдырдым. Аңа ул кирәгрәк. Сукыр булса да, күңел күзе шәп күрә аның, зарланучылар да аермалы буларак.
Рәсим Хаҗиев
Комментарийлар
0
0
Менэ кемнэн урнэк алырга кирэк безгэ! Алайса хаман зарланабыз,нидер житми. Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен Маратка.
0
0