Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.
– Әти сугышка киткәндә мин карындагы бала, август аенда туганмын. “Яшь солдатларны сугышка өйрәтәм”, – дигән хаты килгән. Әти дүрт фронт кичкән. 1944 елның гыйнварында һәлак булган, рәсми язуы бар. Разведчик хезмәттәше белән окопта ятканда, ул биноколь алып, дошман позициясен карарга дип өскә күтәрелгән. Биноколь пыяласы ялтырап китеп, снайпер әтинең башына аткан. Бу хәлләрне әнигә сугыш беткәч, разведчик хезмәттәше сөйләгән. Исән-имин генә әйләнеп кайткан ул. “Фатыйх дустым турында күзгә-күз карап сөйләрлек сүзләрем бар”, – дип әнине Казанга чакырткан. Аның: “Фатыйхны мин тополь төбенә үз кулларым белән җирләп калдырдым”, – дигән сүзләрен әни безгә соңрак җиткерде. Әтинең укчылар батареясы командиры булуы белән горурланып үстек, бүгенгәчә аның олы дәрәҗәсенә куанып яшим. Туган җиренә исән кайта алмавы гына бик кызганыч. Миңа төшләр гел рас керә. Үсеп буй җиткәч, әтиемне төшемдә күрдем. Хәрби киемнән! “Ник кайтмадың, әти? Исән бит үзең”, – дим. Ә ул: “Кызым, моңа кадәр ярдәм иттем. Инде үз көнеңне үзеңә күрергә туры килер”, – диде. Әти юклыкка пенсия алып үстем бит, 18 яшем тулгач та туктады, шуны искәртүе! Уянгач та әтинең гел янәшәмдә булуын, төшләремдә аның җаны белән сөйләшүемне аңладым. Әти мине онытмаган икән, минем дә әти рухы алдында бурычым бар. “Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер”, – дип күңелгә төпле бер ният салып куйдым. Әни укытучы иде, сугыш елларында ук аны Татар Танае авылыннан Түбән Урысбагага эшкә җибәргәннәр. Ул соң гына икенче кешегә кияүгә чыкты. Үги әби мине гарәпчә укырга, язарга өйрәтте. Хәрефләрне бик тиз отып алдым. “Миңа чит телләрне өйрәнергә кирәк”, – дип үземне менә шушы юлга кертеп җибәрдем.
Яшь остаз Олы Ачасыр авылына эшкә кайткач, биредә тормыш кора. Ләкин күңелендәге хыялын йозакка куймый, акча эшләп, матди хәле тотрыкланганчы гына сабыр итә дә 1972 елда әтисенең каберен эзләп Белоруссиягә чыгып китә.
– Ул чорда совет армиясе архивы юк иде әле. Әтием һәлак булган җиргә Белоруссия военкоматына яздым. Чакырдылар. Хәрби башлык үзе миңа сугышлар барган, хәтта әтинең соңгы сулышы өзелгән – окоплар казылган җирләрне күрсәтеп йөрде. Елга ага, шул чордагы күпер... Дошманнар елганың икенче ярында булган. Әтинең беренче җирләнгән урыны – Белоруссиянең Витебск өлкәсе, Высочанск районы, Выдрея тимер юл тукталышы. Тимер юлда эшләүче бер абзый миңа әтинең сөякләрен агач төбеннән үзе табып алуын да сөйләгән иде. Гаҗәп бит... Хрущев сугыш кырында берәмләп җирләнгән хәрбиләрнең сөяк-санакларын табыштырып, бер кабергә җирләргә дигән указ чыгаргач, әти дә тополь төбеннән Лиозинск районының Погостище авылындагы туганнар каберлегенә – “күченгән”. Туганнар каберлегенә гадәттә 15 меңләп солдат җирләнгән. Минем әти 150 кешелек кабердә ята, – ди Алсу ханым.
Туганнар каберлегендә кемнәрнең җирләнүе авыл җирлеге идарәсендә сакланган исемлекләрдән табарга була. Күзенә чалынган һәр татар фамилиясен язып ала ул. Кайткач бар хәбәрне, күргәннәрен авылдашларына да җиткерә.
– Мин барганда сугыштан соңгы җимереклекләр күп иде әле. Ярдәм сорап күпләр мөрәҗәгать итте. Берсен дә кире бормадым. Тагын кабатлыйм. Подольcк шәһәрендә Оборона министрлыгының үзәк архивы эшли, әтисе яисә бабасы сугыштан әйләнеп кайтмаган һәр кеше туры шунда яза ала, – ди Алсу ханым.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар