16+

«Тәкъдиребезгә шулай язылгандыр, Аллаһы Тәгалә кечкенәдән үк сыный безне»

Бәрәүләр шатлык-сөенечка тиенеп яшәсә, икенчеләренең гомере көенечтән генә тора. Шул икенчеләренең шатлыктан йөзләре балкыган көндәшләренә карап, йөрәкләре сызланып куя. Ә ни өчен барлык сынаулар минем җилкәмә төшә, янәсе.

«Тәкъдиребезгә шулай язылгандыр, Аллаһы Тәгалә кечкенәдән үк сыный безне»

Бәрәүләр шатлык-сөенечка тиенеп яшәсә, икенчеләренең гомере көенечтән генә тора. Шул икенчеләренең шатлыктан йөзләре балкыган көндәшләренә карап, йөрәкләре сызланып куя. Ә ни өчен барлык сынаулар минем җилкәмә төшә, янәсе.

Адәм баласы бу дөньяга сыналу өчен килә, диләр. Шулайдыр да. Тормыш җилләре без теләгәнчә генә исми шул.
Зәй районы Югары Мәлем авылы егете Алмаз Яхинга тормыш киртәләрен үтү җиңел булмагандыр.
– Тәкъдиребезгә шулай язылгандыр, кечкенәдән үк сыный безне Аллаһы Тәгалә, – дип сөйли Алмаз үзе. – Гаиләдә өч бала үстек. Миңа өч ай чагымда әтиебез мотоциклы белән һәлакәткә юлыга. Әниебез берсеннән-берсе кечкенә өч сабыен кочаклап сынаулар алдында берүзе кала. Кыенлыкларга бирешмичә, әтиләренең юклыгын сизмәсеннәр, әтилеләрдән ким-хур булмасын дип тырышты ул. Тормыш арбасына җигелеп тарткан әниебез өчебезне дә аякка бастырды. 

Алда гаиләне тагын зур сынаулар көтеп тора. 2014 елда була бу хәл.
– Дустым белән Әлмәткә барган идек. Рульдә – дустым. Кире авылга кайтканда, йокыга киткәнмен. Зәй районы Яктыкүл авылына җиткәч, дустым, алда барган тракторны узып китәм дип аның арбасына килеп бәрелгән. Иң зур зыян мин утырган якка туры килгән. Күзләремне Чаллы хастаханәсенең реанимация бүлегендә ачтым. Шок хәлендә идем, белештермичә системаларны өзәргә тырышканмын. Арка сөягенә, умырткалыкка бик каты зыян килгән. Табиблар аягыма басу икеле, шанслар 50гә 50 дип җавап бирде, – ди Алмаз. 

Берничә операция кичерә Алмаз. Әле кичә генә дөньясын шау-гөр китереп чабып йөргән егет чарасызлыктан сәгатьләр буе түшәмгә карап ята. 
– Әнием сынауларны җиңәргә, сыгылмаска, сыкранмаска өйрәтте, – дип горурланып сөйли Алмаз. – Зар еламый торган кеше ул. Мине аякка бастыру өчен күпме тырышты. “Өметсез шайтан гына була ул, бәбкәм. Күңелеңнән генә: “Савапларыңны бирсәңче”, – дип, Ходай Тәгаләдән сора. Сорый белеп сорасаң, Ходай Тәгалә ишетә ул теләкләрне”, – дип әйтә килде әни. Шөкер, янымда һәрчак ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күп. Ике ел элек танышым сиңа нинди ярдәм кирәк дип сорады. Кечкенәдән музыкага гашыйкмын, фаҗигага юлыкканчы, авыл клубында музыка куючы булып эшли идем. Алга таба да әлеге шөгылемне ташламаска булдым. Әнә шуңа уйламыйча да, музыкаль аппаратура кирәк дип әйтеп салдым. Ә берничә көн узгач, мин хыялланган аппаратура өемдә утыра иде.

Музыка белән җенләнүдән тыш шигырьләр дә язам әле. 
Әнә шул шигырьләре Алмазны булачак тормыш иптәше Арча кызы Миләүшә белән таныштыра да инде. Баксаң, чибәркәй егетнең социаль челтәрдәге тормышы белән күптәннән кызыксына, даими күзәтеп бара икән. Алмаз белән Миләүшә социаль челтәр аша таныша, языша башлый. Егет берникадәр вакыттан соң, Арча кызын Зәйгә кунакка чакыра. Миләүшә дә төшеп калганнардан түгел, җыена да чыгып китә. Соңрак Алмаз үзе дә Арчага кунакка кайта.
Әнә шулай виртуаль танышулары сөю гөле булып җылы язда бөрелә. Әле июль аенда гына алар никах укыткан. Алмаз сөйгәненә багышлап җыр да яздырган икән.

Адәм баласын өмет яшәтә. Алмаз да һәр кичне: “Тизрәк аякка басасы иде”, – дип теләкләр тели. Күңеле белән гел могҗиза буласын көтеп яши ул. Миләүшәсе, якыннары да Алмазның күңелен үсендереп тора.

Безнең белән бер хыялын бүлеште ул.
– Урамда кеше ярдәменнән башка гына кыска араны үтәргә яраклы электр приводлы кресло-коляска алу теләге белән янам. Колясканың бәясе 60 мең сум тора, – диде ул кыенсынып.
Алмазның әлеге хыялын тормышка ашырырга без дә ярдәм итик.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт бик зур сезгә ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец энем.исэн сау кешелэргэ урнэк булып яшэргэ язсын сезгэ.иптэшен белэн икэу.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кая рриаблитация уттегез

        Мөһим

        loading