Карчык шулай ниятләп, кулындагы таягы белән түмгәкле, җайсыз көзге юлны капшый-капшый түбән очка юл алды. Бу вакытта аның үз йортында ут сүнгән, исерек улы пычрак киемнәрен дә салмыйча урын өстенә ауган һәм ямьсез гырлап йоклап ята иде. Бүген дә, гадәтенчә, “салып” кайтты ул. Күрше авылдан берәүгә мич чыгарырга барган иде. Эш беткәч, шешәдәшләр дә табылган, шактый утырылган. Өстерәп диярлек көчкә кайтарып куйдылар Ильясны. Хезмәте өчен хакы шул аның – шешә.
Элек алай түгел иде. Ильясның да ду китереп дөнья көтеп йөргән чаклары бар иде югыйсә. Тирә-якның бер чибәре Ләйсәнне үзенә караткан, хатынлыкка алган егет бит ул. Тупырдап уллары да үсеп килә иде. Әллә нишләп кенә дөньялар көйсезләнде дә куйды шул. Хатыны киткәннән бирле, туктамый эчә Ильяс. Хәер, хәмер белән дуслыгы аңа кадәр үк башланган иде инде. Гаиләсен югалтуга да шул яшел шайтан, аны авызына алгач та баш калкыта торган холыксызлыгы сәбәп булды түгелме соң.
Ильясны алтын куллы диләр. Чыннан да, кулыннан килмәгән эше юк аның. Балта эшенә дә, төзәтү-ремонтлауга, төзүгә дә кулы ята. Бу сәләте бер яктан бәхет китерсә, икенче яктан упкынга да этәрде шул. Шабашкага йөреп, кешләргә йорт-кура төзеп, мич чыгарып акча эшли иде Ильяс. Эштән соң чәе дә, мәе дә була дигәндәй. Тора-бара аракы дигән зәхмәтне авызына алырга да ияләнеп китте ир. Ә аны каптыңмы, дөнья кире ягы белән әйләнә дә куя. Айнык чакта тыныч, сабыр холыклы Ильясны җен алыштырамени. Исереп кайтып тавыш чыгарулар, хатынына кул күтәрүләр ешая башлагач, түзмәде Ләйсән. Елады-елады да, сабыен җитәкләп туган йортына кайтып китте. Курчак йорты шикелле, матур итеп бизәлгән төзек өйдә улы белән яше җитмештән узган карт анасы гына торып калды. Хатынга эләгә торган җәберләр анасына эләгә башлады, Ильяс дөньяга китергән газиз кешесенең баш өстендә йодрык уйнатудан да читенсенми торган булып китте...
...Бердәнберем дип өзелеп яратты, күз карасыдай саклап үстерде бит улын Хәтирә. Улы нәкъ мәрхүм иренә охшаган булып туды. Шундый ук кара күзләр, шундый ук бераз җәлпәк борын һәм ике як бит очында бәхет чокырлары. Соңарып кына кияүгә чыкты Хәтирә. Язмыш булгандыр, хәләле белән бер ел да яшәп кала алмады ул. Ире юл һәлакәтенә юлыгып, гүр иясе булды. Хатын йөрәк астындагы баласы белән зур дөньяда япа-ялгыз калды. Бүтән берәүгә күз төшерү түгел, күтәрелеп карарга да базмады, ир затын тупсадан атлатмады хатын, гомерен улына багышлады. Хәләл көче белән, тир түгеп эшләп дөньяны өстерәп барды, Ильясын үстерим, кеше итим дип тырышты ул. Картаймыш көнендә ишектән-ишеккә йөрермен дип иң куркыныч төшендә дә күрмәгәндер ана.
Комментарийлар