16+

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева: "Табиблар сабыема берничек тә ярдәм итә алмады..."

Сабыйның фаҗигале үлеме турында без хәбәр иткән идек инде.  

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыева: "Табиблар сабыема берничек тә ярдәм итә алмады..."

Сабыйның фаҗигале үлеме турында без хәбәр иткән идек инде.  

15 апрельдә Лаеш районында өстенә агач төшү нәтиҗәсендә 5 яшьлек кызчык һәлак була. Бала бакчачылык ширкәтләренең берсендә йорт хуҗалыгы территориясендә йөргән. Бик көчле җил чыгып, әлеге биләмәдә үскән 22 метрлы каенны сындыра. Өстенә агач төшү аркасында, кыз бала урында ук һәлак була. Баксаң, әлеге сабый ТНВның "Вызов 112" тапшыруын алып баручы Эльвира Фазлыеваның кызы икән.
Алып баручы үзенең гомерлеккә калган ярасы, олы кайгысы белән инстадуслары белән дә уртаклашты. Күпсанлы танышлары, туганнары шундый авыр вакытта кызга һәрьяклап ярдәм иттеләр. 

- Ике ай чамасы үтсә дә, йөрәгем сыкрый, җаным елый, - ди Эльвира үзе, - Күземне йомдым исә, Аидам күз алдына килеп баса. Яшәүнең яме бетте, бик авыр. Әлеге фаҗигадан соң, тормышка да башкача карый башладым. Кат - кат үземә сорау бирәм, нигә мине шулай тормыш сыный икән?! Бала хәсрәте иң ачысы, беркемгә дә язмасын аны татырга. 
Фаҗига буласы көнне Эльвира эштә, турыдан-туры эфирда тапшыру алып барырга тиеш була. Ә Аида әтисе һәм абыйсы белән Лаештагы йортларында кала. 
- Каза турында белүгә хастаханәгә ашыктым, күз алдымнан бар тормышым узды, үз-үземне белештермәс дәрәҗәдә идем. Ни кызганыч, табиблар сабыема берничек тә ярдәм итә алмады. Соң иде инде...
Эльвира бу күтәрә алмаслык кайгыдан соң, эшеннән озак вакытлы ял алган. Әлегә Әлмәттәге әти-әнисе янында яши. Ни кызганыч, тормыш иптәше белән дә аралары өзелгән икән. 
- Аида һәрчак минем йөрәгем түрендә, кая гына барсам. нишләсәм дә, ул минем белән. Бер һичшиксез бергә булачакбыз, - ди Эльвира. 
Кызга сабырлык, түземлек, авыр сынауларны җиңәргә, алга таба яшәү көче табуын телибез.

Бу бер көнлек фани дөньяда бер-беребезнең кадерен белеп яшәсәк икән ул.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Моя Аида - самый светлый ребёнок на всей земле. Добрая, красивая, чуткая, нежная, яркая, открытая. Все родители любят своих детей и считают их самыми лучшими, но Аида действительно уникальная. Она всегда и всех любила и любит. Даже в детском саду перед уходом целовала и обнимала всех детей и воспитателей. У нас был ритуал: каждый день перед уходом мы долго целовали друг друга в носик, лобик, губки. Даже руки друг другу целовали. Она умна и мудра не по годам. Учила жить, правильно жить меня и всех окружающих. Всё всегда знала. Она с легкостью говорила со всеми, даже с незнакомыми, чужими взрослыми людьми. Могла подружиться с кем угодно и всегда получала комплименты, от которых расцветала. Она никогда не остаётся незамеченной. «Мама, я всегда буду маленькой, а ты никогда не будешь старой» - слова, которые она очень часто говорила. Она не отличается особым старанием на кружках, но все тренеры любят её за то, какая она. А как она любит эбием и бабаем... Даже ночью просыпается со слезами, потому что скучает. Её маленькая мечта - маленький зоопарк, настолько она любит животных. Аида, я прошу у тебя прощения, что не уберегла. Я всегда буду рядом с тобой и не отпущу никогда. Люблю тебя доченька всем сердцем, всей душой ❤️. Прости меня ?. Мы обязательно встретимся и будем самыми счастливыми.

Публикация от elviraTNV (@elviratnv)

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вот почему в этот год много людей умерают? Я этого вообще не понимаю. Эта Аида она так то моя родственница, она моя троюродная сестрёнка. И я очень сильно люблю её хоть и не видела её не когда в жизни, потому что я сама живу в Альметьевске а они в Казане. Я очень соболезную родителям Аиды

    • аватар Без имени

      0

      0

      Язмыш.Улгэн артыннан улеп булмый.Димэк анын улеме туганда ук аллах тарафыннан шулай язылган.Бик кызганыч,шундый молаем кызчык.Инде аллам Кызнын энисенэ сабырлыклар бир.Эти Энигэ газиз баланны югалту бик ачы хэсрэт.Гомерлек кайгы.Урыны жэннэт турендэ инде сабыемнын.Тыныч ятсын.Бер нишлэп тэ булмый шул.Бик ачы язмыш.Энисенэ туземлеклэр бир ходаем?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллах сабырлыклар бирсен , бу авыр кайгыны кутэрергэ. Тормыш дэвам итсен . Эльвирага узенэ насыйп ярын табып куп бала тэрбиялэсен, шатланып яшэсен. Аамииин

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сабырлык туземлек барда аллаха тагала кулында. Гаепле атисе хам малае Алар. Ничек тыныч яшилар атисе анарга гомерлек яра тузарга бик матур кыз иде бит куда тигандер бу балага

          Мөһим

          loading