16+

Тормыш юлы сикәлтәле, сынаулары күп аның...

Дөрестән дә, бу тормыш сынаулардан торадыр, тормыш беркемгә дә җиңел генә бирелмидер.

Тормыш юлы сикәлтәле, сынаулары күп аның...

Дөрестән дә, бу тормыш сынаулардан торадыр, тормыш беркемгә дә җиңел генә бирелмидер.

Мин үзем Балтач районы, Арбор авылында яшим. Тормыш иптәшем Марат белән колхозда эшләдек. Мин - терлекчелектә, Марат тракторда, комбайнда эшләп, алдынгы урыннарда барды. Дөньяны ямьләндереп, улыбыз туды. Туганнар ярдәме белән, яңа өй салып кердек. Кибетләрдә ипи дә кеше исәбеннән генә бирелә, нәрсәдер эшлим дисәң, материал да, акча да юк заман иде. Күп авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән ирем ул вакытта да тырышкан, тапкан, төзегән. Улыма биш яшь булганда, кызымны алып кайттым. Кызыбызга бер ай була дигәндә, зур кайгы килде. Маратның бертуган энесе Заһир армиягә киткән җирендә вафат булды. Заһир, бик кечкенә килеш әти-әнисеннән ятим калып, бик моңлы бала булып үскән иде. Матур итеп җырлый иде, шигырьләр язды. Марат өчен ул энекәш кенә түгел, олы улы булды. Бөтен авыл, район белән елап, Заһирны җир куенына салдык. Аллаһы Тәгалә мондый хәсрәтләрне беркемгә дә күрсәтмәсен.

Сабырлыгын, тырышлыгын күреп, тормыш иптәшемне Арча урман хуҗалыгына эшкә алдылар. Эшендә сынатмыйча, зур бүләкләр алып тырышып эшләде. Кызыма өч яшь булганда, үзем бик каты авырый башладым. Кемнәргә генә күренмәдем, кая гына бармадым. Күп тапкырлар хастаханәдә ятып чыктым. Мине тиешенчә дәвалаган авылыбызның шәфкать туташларына, минем хәлемне гел белеп торган күршебез Рузилә апага, туганнарга рәхмәтлемен. Безне мул тормышта яшәткән, балаларымны хезмәт белән тәрбияләгән тормыш иптәшемә, әни дип өзелеп торган балаларыма рәхмәтләрем чиксез. Аллага шөкер,бүгенге көндә җиргә нык басам. Тормыш юлында гел яхшы кешеләр җибәргән Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт укыйм. Авырмагыз, бар җиһанга борчуларсыз тормыш теләп калам.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading