- Постта торганда берүзең генә буласың, шул вакытта бомбежка башланса, белгән догаларымны укый торган идем. Бомба сиңа очып килә кебек, баш очында гына шартлый дигәндә, Аллаһ рәхмәте белән, читкәрәк китеп шартлый. Исән калганыңны аңлагач та, линияләрнең төзеклеген тикшерәсен.
Сорна елгасы аша салынган күперне дә саклыйлар Тәскирә апалар. Германиягә илтә торган бердәнбер тимер юл була бу. Нәкъ менә шунда алар янына концерт белән артистлар килә. Русча җырлардан соң бер артист кыз «Кошлар кебек» дигән җырны татарча башкара. Тәскирә апа, аңа кушылып, Татарстаннан килгән рус кызлары да елый башлыйлар.
- Татарча булса да, рус кызларының да күңелен кузгатты бу җыр, алар да бит шул моңны ишетеп үскәннәр, аларга да ул якын. Җыр бетүгә, җырчы кыз янына барып исемен сорарбыз дигән идек, ул арада бомбежка башланды. Тынычлык урнашканда, артистлар киткән иде инде.
Шул концерттан соң мин әнигә шигъри юллар белән хат яздым:
Әнкәй мине бик сагынсаң,
Кара кояш баешын.
Шул яшь кенә билләремә
Будым солдат каешын...
Җырчы кызны Тәскирә апа сугыш беткәннән соң эзләп таба. Иң элек шул концертта катнашкан биюче кыз Хәдичәне телевизордан күреп танып ала. Казан филармониясендәге очрашудан тапшыру күрсәткән булалар. Аннан соң филармониягә хат язып, Хәдичәне таба һәм аның аша җырчы кыз Зита Исмаилова турында белешә. Сугыш башлангач, ятимә кызны Украинадан Казанга җибәргән булалар, профессиональ җырчы да булмый ул. Бик матур җырлагач, заводта эшләгән җиреннән, артистлар үзләре белән алып чыгып китә.
Сугыштан соң ул Ташкентта урнашып кала. 1983 елда Казан филармониясе Зита, Хәдичә, Тәскирә апаларны кабат күрештерә. Аннан соң да күп еллар аралашып торалар. Хәдичә белән Тәскирә апа үзләре азат иткән Украина җирләренә дә берничә тапкыр очрашуларга баралар.
Комментарийлар