16+

Туган көн бүләге – үлем

Казан читендәге Коркачык аэродромында Йошкар-Оладан килгән 21 яшьлек кыз һәлак булды. Бу Олесяның парашют белән беренче тапкыр сикерүе булган. Һәм соңгы тапкыр...

Туган көн бүләге – үлем

Казан читендәге Коркачык аэродромында Йошкар-Оладан килгән 21 яшьлек кыз һәлак булды. Бу Олесяның парашют белән беренче тапкыр сикерүе булган. Һәм соңгы тапкыр...

Күптәнге хыялын тормышка ашыру максатыннан, үзенең туган көненә бүләк ясарга уйлаган булган ул. «Олеся туган көненә бүләк ясарга теләп, Казанга киткән иде, - ди кызның туганы Алина. - Моңарчы бер дә сикергәне юк иде, бусы - беренчесе». Кыз самолеттан сикергәннән соң, төп парашютның капчыгы ачылган, әмма гөмбәзе күтәрелмәгән. Запас парашют та ачылмаган. Нәтиҗәдә кыз якынча 1000 метр биеклектән җиргә егылып төшкән һәм шул урында җан биргән. Кызның дусты һәм фаҗиганең шаһиты сүзләренә караганда, алар Олесяның гәүдәсен барып тапканда кыз кулына парашют боҗрасын кысып тоткан булган. Соңгы мизгелгә кадәр парашюты ачылып китәр дип өметләнгәндер инде, мескенкәй... Парашюты исә төрелгән килеш янәшәсендә яткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading