16+

Туганым капкынга эләкте

Икетуган энем өчен борчылып язуым. Бәлки киңәш бирүчеләр булыр дип өметләнәм. Үзем гаиләдә бердәнбер бала булгач, икетуганым Ринат белән бертуганнар кебек якын без. Кечкенәдән бергә уйнап үстек. Ул минем өчен туган гына түгел, якын дустым да.

Туганым капкынга эләкте

Икетуган энем өчен борчылып язуым. Бәлки киңәш бирүчеләр булыр дип өметләнәм. Үзем гаиләдә бердәнбер бала булгач, икетуганым Ринат белән бертуганнар кебек якын без. Кечкенәдән бергә уйнап үстек. Ул минем өчен туган гына түгел, якын дустым да.

Ринат – бик җитди, акыллы егет. 27 яшенә җитеп, кызлар белән йөргәне булмады.

Ә күптән түгел Ринат бер кыз белән танышты. Кыз дип, хатын-кыз инде ул. Иреннән аерылган, берсеннән-берсе кечкенә ике баласы бар. Туганым, чын мәгънәсендә, капкынга эләкте. Башы-аягы белән шул хатынга гашыйк булды. “Яратам”, – ди.

Теге хатын бик хәйләкәр булып чыкты. Бөтен тормышын, хәтта балаларын да Ринатка өйде. Кичләрен янәсе кызлар белән очрашуга чыгып китә. Төн уртасында кайтып керә. Җитмәсә, ниндидер текә машина кайтарып куя үзен. Мескен Ринат балаларны бакчага алып бара, алып кайта, аларга ашарга пешерә, кибеткә алып бара. Аннары миңа шалтыратып, шушы тормыштан, яраткан кешесеннән зарлана. “Ташла да кит”, – дим. Китми, чөнки ярата. Түзә.

Туганым өчен җаным әрни, аны шушы сазлыктан коткарасым килә. Ул хатын белән бернинди киләчәге юк аның. Кайчан шуны аңлар икән?

Казаннан Ленар
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бозгандыр ул аны каратып карагыз,аерылган хатын алай йорергэ тиеш тугел инде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Жунсез хатын бу, моннан тизрэк коткарырга кирэк туганынны, алла сакласын яман хатыннардан. Ходай булышсын бу балага.

      Мөһим

      loading