- Шул Раязның җырын такмаклап кына яшим инде мин, - диде Гөлгенә, яшьләренә буыла-буыла. - Эх, кырык биш яшеңдә шушы көндә кал да, туганнарың бар дип тә белмәсеннәр инде! Ходай Тәгалә байлыкны, җитешлекне сынар өчен генә биргәнен алдан укыган, дини китапларны кулыма тормышым ялт итеп торган чакта алган булсаммы...
Мин үземне яратып кияүгә чыктым дип әйтә алмыйм, - дип дәвам итте ул сүзен. - Ирем - Азатым ярата иде. Мин көйсез кияү белән бер - әй тинтерәтәм моны: алай итмә, болай ит, янәсе. Параллель рәвештә иптәш кызларга киңәшен дә мулдан бирәм - ирне күпме кадерсезләп тотсаң, ул сиңа шуның кадәр әйбәт була. Гаилә тормышыбызның җиде елы шулай узды да. Эшемне ташладым, Азатны икешәр эштә эшләттем. Улым, соңрак ике игезәгебез - кыз белән малай туды. Кызыбызның туу белән башына кан сауды. Бер тере бала, бер үле бала алып чыктык хастаханәдән. Шәп яшибез инде үзебезчә - машиналар йөреп тора, өй җиткерде Азат. Мин әле монысын, әле тегесен сорап кына торам. Алып кайта. Әти-әни белән аралашып торсак та, өч туганым белән араны өздем. Безнең бай дуслар арасында алар артык хәерче булып күренәләр иде. Азат оялмады алардан, мин оялдым - киеп киләләр кычкырып торган базар сәләмәсе, энемнең, елмаеп җибәрсә, алдагы алтын коронкалары ыржаеп утыра. Апаларым белән дә аралашуны туктаттым диярлек - берсенең ире мәҗлестә әйбәт кенә утыра алмый, ике рюмка эчсә исерә. Икенчесенең трамвай йөртүчесе ник минем ефәк паласым өстендә йөрсен ди әле?! Башта алар туган хакын хаклап кунакка дәшәләр иде, соңрак үзләре дә чакырмый башлады.
Улларыбыз әйбәт бакча-мәктәпкә йөрде, мин иркә һәм явыз хатын булдым. Иремнең өстемнән йөрүе турында уйлап та карамадым. Туганнарым белгән, әмма аралашмагач, миңа каян килеп ишетелсен инде ул? Көзге белән плитәдән башканы күрмәгән, өй хезмәтчеләренә фәрман бирүдән тыш мәшәкатьләргә күмелмәгән хатын үзеннән дә яхшырак зат булуы мөмкин дигән уйлар белән вакланамы соң инде? Чит хатын белән яшәячәген ул уртак балалары тугач кайтып әйтте. Мин тереләй үлдем. Иртәнгә буялган чәчем астыннан ап-ак җәймә бүртеп чыккан иде. Тыныч кына киемнәрен җыйды, «Син кабахәт хатын. Юньле булсаң, үз туганнарыңны ким-хур итмәс, агуыңа буылып берүзең өйдә утырмас идең. Мин кешелекле хатынны яраттым. Өйне бүлешеп тормыйм, сиңа калдырам», - диде. Һәм минем өчен дөнья да, вакыт та үз күчәреннән чыгып туктап калды.
Бер-ике атна елый-елый юләрләнә язгач, бераз айныдым шикелле. Иң беренче өйдә акча бетте. Азат балаларның укуларына түләгән, ә коммуналь хезмәтләр өчен килгән сигез мең сум бурычны нишләтергә? Шалтыратам моңа. Акча кирәк, дим. «Акча кирәк кеше эшкә чыга», - дип коры гына җавап кайтарды Азат. Идән юучы булып эшкә урнаштым. Син мине күрсәң - подъезд идәне юам, үземнең юган идәнгә тып-тып яшем тама. Бармак саен алтын йөзек, колакта сиксән меңлеге «елмая» - ә мин кеше шакшысы, кеше төкереге юып йөрим. Башта апага шалтыраттым. Ул, илтифатсыз гына: «Кире кайтыр әле, сабыр ит», - диде дә, башка аралашасы килмәгәнлеген ассызыклап, телефонын сүндереп тә куйды. Икенче апа да, энекәш тә минем кайгыга егылып китмәделәр. Башың исән булсын, имеш. Ашарыңа булмагач, ул башның ни кирәге бар? Өйне сатарга куйдым. Кем алды диген әле син аны? Уртанчы апа. Баксаң, фатир киңәйтергә дип акча җыйган булганнар, мин сиңа әйтим... Мин ике бүлмәле фатир алдым. Өй сатудан калган кулдагы акчага бер еллап иркен яшәдем әле. Анысы бетүгә, кабат эш эзли башладым. Беренчедә укучы кечкенә улым минем белән фатирга күченде. Зурысы әтисе белән яшәүне хуп күрде.
Авыр миңа, бик авыр. Азатның хыянәтенә дә күндем бугай инде. Туганнарымны гомерлеккә югалту җанны әрнетә. Бер абыстай: «Байлык кешене сынар өчен генә бирелә», - диде әле үземә. Алданрак белсәм, мин дә, бәлки, бу көнгә калмас идем. Ирем юк, балаларга кирәгем шул хәтле генә, туганнарым миннән йөз чөергән. Аралашыр кешем дә юк. Заводтагы бушка сөяркә эзләп йөрүче ирләр белән дә вакланасым килми. Мин бит хәзер вахтада утырам - аена 9 мең 500 сум хезмәт хакы чыга. Шуңа бер ай яшим. Ә ул акча, ирле булганда, минем бер тапкыр кибеттә калдырып чыга торган «мелочь» иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар