16+

Туктап калган лифттан чыгасым килмәде, чөнки...

Ирем белән 2003 елда очраклы рәвештә таныштык. Безнең танышу бик кызык булып чыкты. Ул вакытта аңа кияүгә чыгармын дип бөтенләй уйламадым. Әмма бүген без – бәхетле гаилә, ике кызыбыз үсеп килә, Аллаһка шөкер.

Туктап калган лифттан чыгасым килмәде, чөнки...

Ирем белән 2003 елда очраклы рәвештә таныштык. Безнең танышу бик кызык булып чыкты. Ул вакытта аңа кияүгә чыгармын дип бөтенләй уйламадым. Әмма бүген без – бәхетле гаилә, ике кызыбыз үсеп килә, Аллаһка шөкер.

Миңа 19 яшь иде. Укырга барырга дип җыенып чыгып киттем. Лифтка кереп кенә бастым, ут сүнеп, лифт туктап калды. Лифт эчендә пычрак кием кигән бер егет белән икәү калдык. Лифтта язылган номер буенча шалтыратып ярдәм сорадык, тиз арада, төгәлрәге 15 минутта килергә вәгъдә бирделәр. 

Егет кеше кемгәдер шалтырата башлады. Үзенең лифтта утырып калуы, аны көтмәүләрен аңлатты. Баксаң, ул фатирларга ремонт ясау белән шөгыльләнә икән. Минем аякта биек үкчәле туфли иде. Бер урында озак басып торганнан аяклар ара һәм авырта башлады. Туфлиемны салып, идәнгә чүгәләдем. 

Лифтта 15 минут түгел, ә бер сәгать утырырга туры килде. Шушы вакыт эчендә танышып, шактый аралашып алырга өлгердек. Ул миннән өч яшькә өлкәнрәк, күптән түгел генә армиядән кайткан. Югары уку йортына документларын тапшырган. 

Дөресен генә әйткәндә, минем лифттан чыгасым килмәде, аның белән мөмкин кадәр озаграк сөйләшеп утырырга теләдем. Ә инде лифттан чыккач, телефон номерларыбызны алыштык та, кич белән тагын күрештек. Ә инде бер елдан соң без гаилә кордык. 

Ләйсән М.

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

37

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодцы бэхетле булыгыз

    Мөһим

    loading