16+

“Тууга ук мендәр каплап үтерәсе калган. Бу кадәр гарьлек кичермәгән булыр идең”

Хәкимулла дүрт кызы туганнан соң, өзми-куймый Гадиләдән ир бала сорады. Аның да күрше Мәхмүт кебек уллы буласы, малаен үзе белән ияртеп йөрисе килә. Эшкә дә, яшәргә дә өйрәтер иде ул аны. Кызлар бит алар гел әниләре янында бөтерелә. Алар әни яклы була. Хәкимуллага малай кирәк, терәк, сердәш, иптәш кирәк. 

“Тууга ук мендәр каплап үтерәсе калган. Бу кадәр гарьлек кичермәгән булыр идең”

Хәкимулла дүрт кызы туганнан соң, өзми-куймый Гадиләдән ир бала сорады. Аның да күрше Мәхмүт кебек уллы буласы, малаен үзе белән ияртеп йөрисе килә. Эшкә дә, яшәргә дә өйрәтер иде ул аны. Кызлар бит алар гел әниләре янында бөтерелә. Алар әни яклы була. Хәкимуллага малай кирәк, терәк, сердәш, иптәш кирәк. 

Дүрт бала сыйган җиргә бишенчесе генә сыя инде. Иренең кырыс холкына да карамастан, Гадилә тагын бала алып кайтырга карар кылды. Ир тагын дүрт кенә түгел, биш күзе белән өметләнеп малай көтте. Тугыз ай дәвамында аңа исем эзләде. Туган көненнән янында булу турында хыялланды. 

Тик өметләр акланмады. Гадиләнең кап-кара чәчле, шомырт кара күзле, алма кебек түгәрәк битле кызы туды. Исән-сау котылуына да сөенергә дә, көенергә дә белмәде хатын. Чөнки үзен нинди караш көтәсен, нинди сүзләр ишетәсен ул алдан белә иде. Хәкимулла бала тудыру йортына якын да килмәде, хәлең ничек димәде, баланы бар дип белмәде. Хәтта хатынын һәм кызын алырга да килмәде ул. Хастаханәдән, дүрт баласын ияртеп, Гадиләнең әниләре килеп алды. Биш кызының биш бәхет чыганагы икәнен Ана кеше тойса, белсә, аңласа да, иренә бу хакта сүз кузгата, аңлата алмады. 

Бала тудыру йортыннан кайткан хатынга ир бер җүнле сүз дә әйтмәде, йорт эшләрендә булышмады. Эреле-ваклы биш баласы белән куып чыгару белән янады. Хатынны башсыз, җилбәзәк, өч тиенгә яраксыз кызлар үрчетеп ятуда гаепләде. Эш вакытында иркәләнеп бала үрчетеп ятасын дип, хуҗалыктагы барлык авыр эшләргә дә алып чыкты. Бала үстергәндә ял югын да, ару, талчыгу өстенә йокысызлык та өстәлүен белергә дә теләмәде.

Бишенче кызларына Алчәчәк дип исем кушты Гадилә. Хәкимулла бишек янына килеп карау, кызны кулына алу, ярату турында уйламады да. Күңеле бик нык каткан, өметләре өзелгән иде. “Күрше мужикларына нәрсә дип әйтермен, төртмә сүзләреннән ничек котылырмын, нәсел дәвамчысы да калдыра алмаган мескен ир исемен тагып ничек яшәрмен“, – дип уйлады ул.

Хатынның исәнлеген, сәламәтлеген дә сорашып тормады. Үз сүзендә нык торырга ияләшкән ир малай соравын дәвам итте. Хәтта алтынчысы да кыз булса, өйнең бусагасыннан атлап кермәячәксең, үзеңне дә, балаларыңны да әниләреңә илтеп атам дип үзәгенә үтте. 

Гадиләнең бу сүзләр җанына тиде, чарасызлык алдында калдырды. Итәк тулы балалар ияртеп туган йортына кайта алмаячагы көн кебек ачык иде. Анда болай да җиде җан яшәп яталар. Шуның өстенә әтисенең атналар буе айнымаган вакытлары рәттән. Әнисе үзе дә Ходайдан сабырлыклар сорый-сорый гына гомер итә. Киләчәге өчен бик борчылды Гадилә. Торыр урын да кирәк. Аннан соң бу кадәр баланы ялгыз башы аякка бастыру мөмкин түгеллеген дә аңлый. Табибларның тагын бала тапмаска дигән киңәшләрен аяк астына салып, тормышын куркыныч астына куеп, Гадилә тагын тәвәккәлли. Малай бүләк итеп, ирен бәхетле итәсе килә аның. Бу вакытта биш балам ятим калса, аларны кем тәрбияләр, алар кем кулына калыр дип уйлый белми. 

Санаулы көннәр бик тиз узып китә. Алчәчәккә ике яшь тулганда хатын кабат бала тудыру йортына керә. Башында исән-сау котылу кайгысы түгел, ә тагын кыз булса нишләрмен икән дигән уйлар бөтерелә. Кызу канлы Хәкимулла аны тагын кыз алып кайтса кичермәячәк. 

Олырак кызларының кул астына кереп, йорт эшләрендә булыша башлаган вакытлары. Бер уйда булып, сау-сәламәт үсүләренә сөенеп, дус, тату гына яшисе дә бит. Тулгак ачысыннан да газаплырак билгесезлек хатынны тәмам аяктан екты, хәлен алды. Бала туган мизгелләрне ул бөтенләй дә хәтерләми. Аңына килеп, улыгыз бар, котлыйбыз дигән сүзләрне дә башта аңы кабул итмәде, бер әйтүдә генә аңламады ул. Аннан үз колакларына үзе ышанмыйча, канлы куллары белән ап-ак халатлы шәфкать туташын кочаклап ук алды. Бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Ходайга мең рәхмәтләр әйтеп, эчтән генә догаларын кылды. Табиблардан улы турында сорашып, иренә хәбәр итүләрен үтенде. Гадиләдән бигрәк әлеге хәбәрне Хәкимулла көтә иде бит. Хатынның да, ирнең дә теләкләре кабул булды. Хатын өстеннән авыр йөк төшкәндәй тоелды. Ир дә күкнең өске катында иде.

Гомер булмаган хәл: Хәкимулла хастаханәгә колхоздан машина сорап, чәчәкләр тотып килде. Гүя хатыны беренче тапкыр әни булган да, аңа башы күккә тиярлек шатлык бүләк иткән. Хатынның үзенә булган хөрмәт һәм ихтирамнан күңеле йомшады, үзе дә сизмәстән күз яшьләре тәгәрәп төште. Алдагыларыннан аермалы буларак, болары шатлык яшьләре иде. 

Йортка ир бала кайту белән Хәкимулла да күзгә күренеп үзгәрде. Кызларына игътибары әллә ни булмаса да, улының яныннан да китмәде. Ә кызларга әниләрен рәнҗетмәсәләр, аны нахакка елатмасалар шул җиткән иде. Ниһаять, энекәшләре белән бергә йортка тынычлык кайтты. Әниләре дә үзгәреп, матурланып киткән кебек тоелды аларга. Кызлар бер-берсенә генә түгел, әниләренә дә зур терәк булды. Энекәшләрен кулларыннан да төшермәделәр. Әниләренә булган яратулары чиксез, үзләре бик бердәм иде. 

Хәкимулла улы өчен ниләр генә эшләмәде. Аның киемнәре дә өсте-өстенә булды, бер уенчыгы ватылды, икенчесе кайтты, велосипеды искерде, мотоцикл алып бирделәр. Артык яратудан башы томаланган әти кеше улын эшкә өйрәтү турында гына уйлый белмәде. Әнисенә исә эш кушарга, аңа каты бәрелергә ярамый иде. Аның эшләтеп үстерер өчен биш кызы бар.

Балалар үсә барды, берәм-берәм китеп тарала торды. Йортның ишеген кияүләр атлап керде. Алчәчәк белән уллары Кәрим генә авылда калды. 
Алчәчәк кечкенә кыз буларак бик тә йомшак күңелле, тагын да әни җанлы булды. Шуңа күрә дә аның әнисен калдырып читкә укырга китәсе дә, эшкә урнашасы да килмәде. Ул авылны сайлады. Читтән торып һөнәр үзләштерде. Эшкә урнашканда да сайланмады. Кияүсез дә калмады. Бәхете дә булды. Аның турында бер генә тискәре сүз әйтүче дә табылмады. 

Кәримне башта бик күп акчалар түгеп армиядән алып калдылар. Аннан укымыйча гына диплом сатып алып бирделәр. Соңрак машина, фатир. Болар барысы да әти-әнисенең алны-ялны, иртәне-кичне белми ишегалды тутырып үстергән терлек акчаларына эшләнде. Кызларга әтиләренә әйтмичә аз-маз күчтәнәчен бирсә дә, Гадилә бик булыша алмады. Хәер, кечкенәдән эшләп үскән, тормыш итүнең ни икәнен белгән кызлар үз көчләренә дә, ирләренә дә таяна ала иде. Әниләре аларның тормышта үз урыннарын дөрес табуларына шатланып яши.

Әти аркасына ышыкланып, кызлар кебек иркә булып үскән уллары гына ышанычларын акламады. Аның якын дуслары да, хәтта сөйләшеп йөргән кызы да юк иде. Нинди генә эшкә урнаштырсалар да, басылып эшли белмәде. Аңардан ни әтисе, ни әнисе бер рәтле сүз дә ишетмәде. Ахыр чиктә, мөстәкыйль яшәргә теләвен белдереп, шәһәрдән алган фатирына китеп барды. Бу вакытта аның әнисе генә түгел, хәтта әтисе дә җиңел сулап куйды. Яше барган саен акыл керер, алдына максатлар куеп, дөрес яшәргә өйрәнер дип өметләнделәр.

Беркатлы, авырлык алдында үзен яклый һәм саклана белмәүче авыл малайларын калада, әлбәттә, тиз эзләп табалар. Кәрим дә яңа дуслар таба, кичләрен күңелле вакыт уздырырга өйрәнә. Авылдан акча явып торган, кесәсе калын егетне үз итүчеләр арта. Баштарак ул уен автоматларына тартыла. Әти-әнисе тырышлыгы белән килгән акчаларның кадерен дә, тәмен дә белми. Соңрак алардан килгән акча гына җитмичә, бурычка баткач, яңа танышлар кушуы буенча наркотиклар сату эшенә керешә. Чаялыгы да, хәйләкләрлеге дә булмаган, үзен якларга өйрәнмәгән, үзен-үзен ышыклый алмаган егетнең эзенә тиз төшәләр. Бар гаеп аңа тагылып, Кәримне авылдан китүенә өч ел дигәндә, тимер рәшәткә артына ук озаталар.

Бу вакытта Хәкимулланың беренче сүзе итеп: “Тууга ук мендәр каплап үтерәсең дә, биш балаңны әниең янында үстерәсең калган. Ләкин син бу кадәр гарьлек кичермәгән, бу кадәрле күз яшьләре түкмәгән булыр идең”, - ди. Хәкимулла тәрбия бирә белмәве өчен дә хатынын гаепләми. Чөнки гаепнең үзендә икәнлеген бик яхшы аңлый. Әнә бит биш кызның бишесе дә бүген алтын бишеккә салып тирбәтерлек. 

Улы китергән хәсрәтләрдән Ана сыгылып төшә. Шушы баланы тапканда күргән газаплары, ничәмә еллар ишеткән чәнечкеле сүзләр барысы да хәтерендә яңара. Үзен кая куярга белми йөргән көннәрдә ире аңа терәк булырга тырышса да, соңгарак кала шул инде. Йөрәктәге иске яралар бүгенгесе белән кушылып, Ананы аяктан ега. Ул йөрәк өянәге кичереп урын өстендә кала. 

Кайчандыр Артыкбикә кушаматы алган бишенче кызы әнисен дә, әтисен дә тәрбияли. Хәкимулла: ”Баланың бишенчесе дә, алтынчысы да артык булмый икән аның. Кызымнан күргән игелекне тагын кемнән күрер идем”, - дип канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп яшәгәндә, Гадилә күзләрен түбә тактасына төбәп, бала тудыру йортыннан кайтканда кеше төсле алгы капкадан керә алмыйча, арткы капкадан качып кергәннәрен, кызның юрганын чишәргә куркып, куып чыгарганнарын көтеп утыруларын искә ала. Онытылмый шул күңел җәрәхәтләре. Бәлки аларны Хәкимулла хәтерләмидер дә, ләкин Гадилә күңелендә кызының игелекләрен күргән саен кабат-кабат яңара.

Гадилә улының иреккә чыгып, тәүбәгә килеп, кеше төсле яши башлаган сәгатьләрен күрерме, юкмы – анысы билгесез. Ләкин ул биш кызының биш тәүлек йокламыйча булса да, үзен тәрбия кылачакларын, әтиләрен ташламаячакларын яхшы белә. Юкка гына кызлы кеше бәхетле кеше дип әйтмиләр инде. Ә инде нәсел дәвамчысы, фамилиямне дәвам итүче дип үстергән малай, киресенчә, нәселне акламады, фамилияне каралтты. Бала көткәндә ул булсын, кыз тусын дип түгел, бәхете, тәүфыйгы, игелеге белән тусын, сау-сәламәт булсын дип теләргә кирәк икән шул.

Ләйлә Искәндәрова
Фото: freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

43

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading