Сыйныфтагы бөтен егетләр аңа гашыйк булды. Башкалар хыялланып йөргән арада мин дилбегәне үз кулыма алырга уйладым. Көн саен дәресләрдән соң, аны өенә озатып кайта башладым. Кайвакыт ул бик соң кайта иде, чөнки контроль эшләрен тикшереп бетергәнче кич җитә иде.
Бер айдан соң мин аңа мәхәббәтемне аңлаттым. Билгеле, кочагыма ташланмады. Бүтән аны озатмаска, артыннан йөрмәскә кушты. Ә мин барыбер озаттым. Февраль аенда бөтенесе өйгә кайтып беткәч, мине каршысына утыртты да җитди генә сөйләште. Киләчәктә кем булырга теләвемне сорашты. Укучылар белән очрашырга ярамавын, җитәкчелек белә калса, эштән куылачагын әйтте. Мин каршы килмәдем, көтәргә әзер булуымны әйттем.
Комментарийлар