16+

“Улыңны акча аркасында асып үтергәннәр”

Татарстан авылларының берсенә командировкага баргач, героем йорты белән бутап ялгыш килеп кердем мин бу апаның өенә. "Мактап кына йөрисең икән", дип ай-ваема карамыйча чәй өстәленә чакырды Зәйтүнә апа. 

“Улыңны акча аркасында асып үтергәннәр”

Татарстан авылларының берсенә командировкага баргач, героем йорты белән бутап ялгыш килеп кердем мин бу апаның өенә. "Мактап кына йөрисең икән", дип ай-ваема карамыйча чәй өстәленә чакырды Зәйтүнә апа. 

«Гомеремдә бер кешегә дә зыян салмадым, кулымнан килгәнчә һәркемгә булышырга тырыштым, караучысыз калган карт-корыларны карап тордым, - диде ул һәм башыннан кичкәннәрне сөйләп китте. Әле шушы көннәрдә генә бердәнбер улының ерткычлар кулыннан һәлак булуына 15 ел булган икән. 

— Көтеп алынган бала булып дөньяга килде Сәлимем, - дип сөйли башлады ул.- Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, армиягә алдылар улымны. Чечняга эләкте. Көн дә хат көтәбез. Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк бит. Телевизордан да юньле хәбәр ишетмәссең. Әтисе көн дә почтага чаба, хат фәлән юкмы, янәсе. Почтальонны аптыратып бетерде. Бердәнбер улыбыз бит. Бер ел буе ут йотып яшәдек. Хәтта безгә "похоронка" кәгазе дә килгән, ирем миңа аны соңрак әйтте. Ышанмыйча, кат-кат военкоматка йөргән ул. Аннан соң гына улыбызның контузия алуын, бик каты яралануын белеп алган. Улыбыз госпитальдә дәваланып чыккан. Армиядән кайткач та озак интекте балам, баш авыртуы белән түшәмгә менәр дәрәҗәгә җитә иде. Хастаханәдә Гүзәл исемле шәфкать туташы белән танышкан, озак йөрмәделәр ярты елдан соң гаилә корып җибәрделәр. Бер-бер артлы ике балалары туды. Улым шабашкага йөри иде. Менә шунда ике егет белән бәйләнешеп киткән бит. 2008 елның карлы-буранлы кыш көнендә эштән кайтканда, улымны урманлыкка алып кереп бик каты кыйнаганнар һәм агачка асып куйганнар. Кесәсендәге булган хезмәт хакын да урлаганнар. Өч көн эзләдек без аны. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиттек. Һәммәбез дә аның исәнлегенә өметләнә иде. Полиция хезмәткәрләре ишегебезне шакыган вакытта ашарга пешереп йөрим, улыгыз асылынган дигән хәбәрне ишетүгә аңымны җуйганмын. Чечня утыннан да исән кайткан егет бит ул. Полиция хезмәткәрләре әйткән сүзгә ышанмыйча, күрәзәчеләргә бардым. “Улыңны акча аркасында асып үтергәннәр”, диделәр. Соңрак моны безгә авылыбыз егете дә сөйләде. Улымның башына җиткән егетләрнең берсе аның танышы икән, бергә кәеф-сафа корып утырганда, Сәлимне без үтердек, вөҗдан газабына түзә алмыйм. Ике баласы ятим калды, дип елаган, имештер. Полициягә барыр идем. Кулымда бернинди дәлил юк. Авыл халкы закон белми шул. Ирем дә:”Йөрмә, Аллаһы тәгалә үзе җәзасын бирсен”, диде. Чыннан да, минем күз яшем төште аларга. Берсе асылынып үлде, икенчесе – эштән кайтып барганда, машинасы белән дамба астына очкан. Җинаятьчеләр барыбер үз җәзасын алды. 

Ул вакытта үзләрен кая куярга белмәгән әти белән әни кеше бакыйлыкка күчкән улларының балаларын язмыш кочагына ташламыйлар, киленнәренең олы кайгысын бүлешеп, аннан үзләрендә яшәп калуын үтенәләр. Бүген инде оныкларның аякка басып килүләренә куанып яшиләр.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

20

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading