16+

"Унбиш елдан соң балага уздым..."

...Тормышта булган бер хәлне язам. Моны ирле-хатынлы каршыма утырган килеш, бер-берсен бүлә-бүлә сөйләделәр. Бер тын, бер сулыш, рухи берегү белән яшәүләре шулхәтле сизелеп тора: ире башлаган сүзне – хатыны, хатынныкын ире дәвам итә. Бәхәсләшү юк, җөпләү йә төзәтү генә бар. 

"Унбиш елдан соң балага уздым..."

...Тормышта булган бер хәлне язам. Моны ирле-хатынлы каршыма утырган килеш, бер-берсен бүлә-бүлә сөйләделәр. Бер тын, бер сулыш, рухи берегү белән яшәүләре шулхәтле сизелеп тора: ире башлаган сүзне – хатыны, хатынныкын ире дәвам итә. Бәхәсләшү юк, җөпләү йә төзәтү генә бар. 

Озак сөйләделәр. Аларның эчке тормышына, гаилә серенә бәйле хәлләр иде бу. Шуңа да сөйләшүләр ахырында, язсам буламы моны, дип сорадым. Аптырашып бер-берсенә караштылар...

– Буладыр, – диде ире. Туган-тумача, күрше-күлән, авылдашлар белә. Яшерер кеше юк...
– Ә улыгыз?! Ул беләме?!
– Ул да белә шул...
Хатын да сүзгә кушылды:
– Без шушы хәлләрдән соң дингә килдек бит! Язсагыз, дәгъвәт өчен, дип языгыз.

Менә бүген язарга уйладым. Тик исемнәрне үзгәртмичә булдыра алмыйм. Матур күңелле бу кешеләрнең бәхетенә зарар китерүдән бик куркам.
...Нурия белән Мансурның унбиш ел балалары булмый. 
– Әй кыен икән лә ул, бала булмау! Кайчан була инде, дип сораулары җанны тилмертә иде! Ун елдан соң гына сорамый башладылар. Өметләрен өзделәр бугай.

Үзебез өзмәдек өметне, танылган табибларга бардык. Хет бүгеннән балага узарлык исәнлек-саулык сездә, вакыты җитмәгәндер, күрәсең, диде бер карт кына врач. Ул вакыт кайчан җитәр соң, дип аптырап сорадык. Анысын инде Аллаһ кына белә, диде доктор, – дип сөйләде Нурия.
Мансур да дәвам итте: 

– Күрәзәчеләргә дә йөрдек инде. Мамадыш районындагы бер авылга барган истә калган...
– Козгынчы авылындагы карчыккамы әллә?! – дим.
– Авылы да, карчыгы да истә калмаган инде, – дип дәвам итә Мансур. – Көне буе барган гына истә калган. Ул вакытта бит хәзерге кебек машиналар юк. Попутка белән көчкә барып җиттек. Карчыкның төнге урманга барып ниндидер бөҗәкләр тотарга, шуларны киптереп ашарга кушканы истә калган. Көлдек кенә без аннан. Кайтканда Мамадышка хәтле сөт ташучы машина алып килде. Аннан олы юлда бик озак машина ауладык. 

– Алабуга турысында төшереп калдырдылар. Чаллыга таба җәяү киттек. Тулган ай иде күктә, – дип дәвам итте Нурия. – Шул төндә Аллаһны искә алып, беренче кат, елый-елый дога кылдым. Бала сорадым. Улыбыз булса, Айдар, кызыбыз булса, Айсылу кушар идек исемнәрен дә, дим. Хисләнеп елап та җибәрдем. Мансур ник елыйсың, ди. Юата. Болай йөрмәсәк иде лә, дим. “Балаларыбыз булгач, кадерләрен белер өчен, шулай кирәктер, бәлки!” – ди ул. Иремнең никадәр сабыр, акыллы, мәрхәмәтле булуын шул айлы төндә бар күңелем белән төшендем... 

Шул хәлләрдән соң бер атналап вакыт үткәндер, эштә ике хатын-кыз сөйләшкәнен ишетәм. Берсенең сеңлесе күкрәк балалары тәрбияләү йортында “Дом ребёнка” дигән җирдә эшли икән. Бер баланы олырак балалар йортына күчерер вакытлары җиткән икән, балага өч яшь тулган чөнки. Ә бала бик елый икән. Мине алырга әти-әни киләчәк, моннан алып китсәгез, алар мине таба алмаслар, дип әйтеп елый ди. Тәрбиячеләрнең исләре киткән: өч яшьлек бала каян белә бу сүзләрне, дип. Кайттым да Мансурга да сөйләдем бу хәлләрне. "Безне көтмиме икән ул бала?!” – дип шаяргандай гына әйтеп куйган иде, югыйсә... Эш теге хатыннан чит шәһәрдәге балалар йорты адресын белешеп, икенче көнне үк шунда китүебез белән бетте.

Ошады безгә кечкенә малай! Мансурның тезенә һич ятсынмый менеп утырды. Үзе күзләрен зур ачып мине күзәтә. Сөйләшмәде. Китәр вакыт җиткәч кенә күзеннән яшьләр чыкты. Аннары гына тәрбиячеләр сөйләделәр: “Менә әйттем бит, килделәр бит!” – дип әйткән икән улыбыз. Документлар әзерләү бик озакка сузыла икән. Әллә кайларда әллә кемнәр кул куярга тиеш, ди. Ике айга якын вакыт үтте. Шул ике айдан соң безнең уртак гомеребез өчен иң кадерле яңалык билгеле булды: үзем авырга узганмын бит! Бәхет, шатлык дигән сүзләр генә туры килеп бетми иде бу яңалыкка! Мансур белән кочаклашып озак кына еладык бу яңа халәтебез өчен.

Документлар әзер булып, Айдар улыбызны алырга баргач, бу шатлыгыбызны “Дом ребёнка” җитәкчесенә дә әйттем. Кулыннан каләме төшеп китте. Малайны алмыйсызмыни инде хәзер, ди. Ни сөйлисез, алабыз, әлбәттә, дип кычкырып җибәрдек икәүләп. Алмасагыз да була бит, уйлап карагыз әле, ди бу. Уйлыйсы юк, сабый баланы рәнҗетә алмыйбыз, үзегез үк, һәр көн көтте сезне, дип сөйләдегез бит, дип моның үзен үгетләргә туры килде әле!

...Менә шулай уллы да, кызлы да итте безне Аллаһ Тәгалә. Кызыбызга Айсылу куштык. Кечкенә чаклары бер төш кебек кенә калган.
Айдарның серен авыл халкы, күршеләр, туганнар барысы да белә. Айсылу да, Айдар да белмичә үстеләр. Берзаман Айсылу кешеләрдән ишеткәннәрен миңа җиткерә башлады бит. Берничә тапкыр "юк!" белән котылдым. Аннан гомер буе болай булмас дип, кызым бераз үсә төшкәч, җайлап кына сөйләдем. Күңелдә

Айдарга да серне ачасы иде, дигән уй калды. Барыбер беләчәк! Үзе бездән ишетүе яхшырак булыр бәлки, дип уйлап кына йөри идек, Айсылу белгәннәрен абыйсына җиткергән булып чыкты... Дөресен әйтергә кирәк, җиңел булмады! Безгә дә, улыбызга да. Гаиләбез белән җыелышып барысын да уртага салып сөйләштек: гаиләбезгә килгән бәхетнең сәбәпчесе итеп Айдарны күрсәтә белдек. Аллаһ Тәгаләнең игелеген аңлаттык.. Аңлаштык, шөкер. Хәзер безгә бернинди кеше сүзе дә куркыныч түгел. Барысы да үз урынында. Аллаһка шөкер!

...Айсылу кияүдә. Айдар да үз тиңен тапсын иде! Нурия дә, Мансур да күптәннән намазда. Мәчеткә йөриләр. Коръән мәҗлесләре алар өендә еш үткәрелә. 
– Адәм баласына бәхетне Аллаһ Тәгалә генә бирә алуына безнең гаилә тормышы бер мисал инде. Мин шуны аңлап, балалар кечкенә чакта ук намаз укый башладым. Мансурны да озак үгетләргә туры килмәде, Быел хаҗга барачакмын. Гарәфә тавында Раббыма барысы өчен дә шөкер кылырга туры килсә иде, дип догалар кылам, – ди Нурия. 
Теләкләре тагы чынга ашты бит Нуриянең: хаҗ кылырга да насыйп булды аларга!

Нәсимә Садыйк.
Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading