Равия апаның ике ягында бөтерелгән ханымнарны, яшермим, башта кызларыдыр дип уйлаган идем. Чын йөрәктән: “Әни!” дип өзгәләнүләре генә ни тора.
Ярты сүздән килешәләр. Ят кеше алдында кылануларыдыр димәгез, юк! Кайнанасын үз әнисеннән тары бөртеге кадәр дә ким итмичә якын күрүне уйнап түгел, тоеп кына була.
Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәүче Равия апа Фәйзуллинаны күндәмлеге, сабыр йөрәгенә зирәк зиһенен киңәшче итеп, сагышларын эчкә йота белүе бүгенге мөнбәренә менгезгән – ул сигез баласы, 16 оныгы, 21 оныкчыгының нәсел тоткасы!..
“Үлдеме...”
Равия апа тәрбияләп үстергән 8 баланың җидесе – үзенеке, берсе генә үги... Юк, кәгазьләр генә “чит” күрә, ә йөрәгенә ул да үз!.. Тулбай авылында сеңлесе белән әнисенең сыңар канаты астында буй җиткезгәч, ул үзеннән 8 яшькә олырак балалы иргә кияүгә чыга. Әйе, әүвәл, димләп күрештерәләр. Ә калганы йөрәк әмере белән үтәлә. Назга сусаган ирдән бигрәк, әни җылысына мохтаҗ ике яшьлек сабыен кызгана ул.
- Гыйлемханның беренче хатыны аерылып киткән иде. Ятимнәр йортында үскән ул, никтер какканнар аны. Кайнана белән килен килешмәгән. Баласын бик яратса да, үзе белән алырга курыккан. “Ничек үстерермен, кайларга барып төпләнербез, нәрсә ашатырмын”, дигәндерме – ике яшьлек Лидияне капка төбенә алып чыккач, бүрәнәләр өстенә утыртып калдырган. Юклыгын шәйләгәч, Гыйлемхан белән абыйсы эзләгәннәр дә. Баласын алырга ул бераздан кире кайткан. Гыйлемхан аңа акча белән бала әйберләрен җыеп биргәч: “Син безнең белән китәсеңдер ич?” дип соравын килештермәгән. “Баланы алырга түгел, миңа ымсынып кына кайткансың икән”, дип ник шул кадәр ачулангандыр, белмим, баланы бирмәгән бит, алып калган. Кайнанам мин килгәч, 45 көн генә яшәде, бакыйлыкка күченде. Яман шеш белән авырган ул. Бик хәерче тормышка барып кердем, сеңлем. Иске генә йорт, ике генә тәрәзәле. Ишегалдында 3 тавык йөгереп йөри, ашарга бүтән бернәрсә дә юк... - дип сөйли Равия апа.
Кияүгә чыкканчы Кама Аланында эшләп кайтырга өлгерә ул. Читтә дә авырлыклар шактый сыный. Ачлы-туклы яшәүләр, читтә утны-суны кичүләр, ни дисәң дә, адәм баласына чыныгырга ярдәм итә.
- Паспортсыз килеш, кем яхшы эшкә алсын, безнең ишегә кайда да авыр хезмәт. Траншеялар казыдык. Заводка кергәч, әни авылга кайтырга кушты. “Ашаү күрмичә бетәсең, кызым”, диде. Кайткач, ашханәдә эшләдем. Кияүгә чыккач сыер саудым. Гыйлемхан белән, хәтеремдә, базардан бер бозау алып кайттык. Аны сыер итеп үстердек. Менә шуннан соң күзләр ачыла башлады. Сыерлы тормыш, барыбер сыйлы. Гыйлемхан тракторда эшләде. Лидиягә иптәшкә тагын җиде бала алып кайттык – Резеда, Фәридә, Рамил, Фираил, Резимә, Равил, Райнур, - дип сөйли Равия апа.
Бер көйгә генә барганда тормыш кинәт тез чүгә – гаилә башлыгы эшкә чыгып киткән җиреннән 46 яшендә кинәт җан бирә.
- Йөрәге электән авыртты. Табиблар аңа тракторда эшләмәскә куштылар. “Бер көтү баланы ничек туендырырбыз”, дип Гыйлемхан, авыртса да эшләде. Үләсе көнне таң белән эшкә чыгып китте мәрхүмкәем. Лубян авылына барасылар иде. Түбән Оча авылына җиткәч, хәле бик авырайган күрәсең, Анатолий исемле кешегә кереп егылган. Аны башта исерек дип уйлаганнар. Йөрәкнеке шулай итә бит. “Кереп яткач ятсын инде, айныгач торыр”, дигәннәр. Гырылдый башлагач, Гыйлемханны әйләндереп кенә салырга кирәк булган да... Ә алар тәгәрәп төшмәсен дип йөрәк ягына әйбер терәтеп куйганнар. Әйләнеп ятса, бәлки Гыйлемхан исән дә калыр иде. Нишлисең инде, үлем үкенечсез булмый, диләр. Райнурым 10 гына айлык, имезеп ятам, Анатолий белән хатыны килеп керделәр. “Равия апа, Гыйлемхан авырып тора”, диләр, күзләремә дә күтәрелеп карамыйлар. “Үлдеме?” дидем тыныч кына. Йөрәкне кисеп үткән уй шул – балаларны ничек үстерермен, мәйтәм. Олы мәет артыннан тагын бер бәла килде – сыерым егылып үлде. Итәк тулы балалар сөтсез дә калды.
Ирсез тормыш авыр
Ә ирсез тормыш иткән хатынга гел кешегә ялынырга кала. Ишек келәсе ватыламы, коймасы янтаямы...
- Гыйлемхан белән мунча салырга уйлаган идек, капка төбендә бура калды. Мәет җирләп кайткач, яныма бертуган абыйсы килде. “Бураңны миңа бир, син аны эш итә ала торган хатын түгел”, диде. Кыен булып китте... Безнең тормыш аксасын дигән сүзе. “Әле Гыйлемханның кәфенлегенә гүр суыгы сеңәргә өлгермәгән, абый, ашыкма”, дидем. Кирәк бит, Аллаһының бирмеше – кич белән авылның икенче очындагы бер ир килеп керде. “Равия апа, бер яртылык кына акча бирче, иртәгә үк түлим”, ди. Гозеремне тыңласаң, дип шарт куйдым. Мунчаны түбә астына кертәсе. Колхозның төзелеш бригадасында эшли иде, берсүзсез килеште. Сүзен үтәде – ике көн эчендә бура капка төбеннән кереп тә китте. Рамил улым белән икәү мунчаның идәнен, түшәмен җәйдек, ишек белән тәрәзәсен ясаттык, мунчаны өлгерттек.
Халыкта телевизор күренә башлады бит. Минекеләр күршеләргә кереп тула. Карыйсылары килә. Ул елны сарык йоны алыштым. Өстәмә эш итеп. Баш күтәрми эшләдем. Аны әле үлчәтеп тапшырабыз. Акчасы әйбәт чыкты, шуңа телевизор сатып алдым. Антеннасын да ясаттым, өй башына күтәрергә көч җитми. Иремнең абыйсы күршедә генә яши, иелгән башны кылыч кисмәс, дип кереп киттем. “Мин синеке ише аклы-каралыны түгел, япон телевизоры алам”, дип, башта тешләрен күрсәтеп көлде. “Вакытым юк, улым йоклый әле”, – дип борып чыгарды. Рәнҗедем. Чыксам, сеңлемнәр кунакка килгән, ике-өч дигәнче, балалар җизни абыйлары белән антеннаны күтәреп тә куйганнар, мин чыкканда тезелешеп утырып телевизор карыйлар! Йөрәкне ярып карасаң, әрнүләр күп инде, сеңлем... Рамилем хәрби хезмәттән кайткач йортка керештек. “Әни, йортны күтәреп бетергәч тә өйләнәм”, – диде. Яңа йортка килен төшердек, үзебезнең авыл кызы Илһамиягә өйләнде.. Балаларымнан уңдым мин! – ди Равия апа.
Бүлдермичә, тыныч кына тыңлап торган килене Гөлнур апа, шушы урында сүз алырга җөръәт итте. Равил исемле улының хатыны ул, күршеләре булып яшиләр.
– Мин килгәндә Фираил абый белән Алсу апа да әле төп йортта яшиләр иде. Ике килен бергә шул кадәр тату яшәдек. Әни безне бәлеш пешерергә дә, ипи салырга да өйрәтте. Беребезгә дә авыр сүз әйтмәде әни, рәхмәт, һәрберебезне җайлап, килештереп яши белде. Үз әнисен яраткан ир хатынын да хөрмәт итә, диләр. Бик хак сүзләр! Равилем әни җанлы. Йортта нинди эш бар әүвәл гел әни белән киңәшә. Әнинең белмәгән эше юк бит, ир-атлар кебек, бик тәвәккәл. Авыл халкы да белә, башта Фираил абыйларга йорт җиткереште. Аларны башка чыгарып, сыерлы, сарыклы итте. Аннан безне йортлы итте. Равилемнең мич чыгарырга йөргәнен хәтерлим әле, рәтен дә белә кебек, барыбер әни янына кереп китте – киңәшергә. Равилем белән тигез яшәсәк иде, бәхетебез генә кителмәсен. Мин бик бәхетле хатын! – ди Гөлнур ханым. – Авылда балалар бакчасы булмады, балаларны кая куясы дип тә аптырамадык, әни карады. Төп йорттагы килендәшем Эльмира да ачык йөзле, киң күңелле. Безнең балалар кереп, түр ягында тәгәрәшеп уйнаганда да сүз әйтмәде, ике йорт бер булып яшибез.
Ике әни булмый!..
Минем уйда Равия апаның Лидия исемле кызы. Инде ул да җитмешен тутырган. Равия апа үзе дә быел 86 еллык гомер бәйрәмен каршыларга әзерләнә.
– Ул бала миңа әни дип үсте. Әле дә әни ди. Үзем дә яшь ул чакны, аңлап та җиткермәгәнмендер, бала өстенә киленгән. Лидия Барнаулда яши. Ник ул кадәр еракка чыгып китте, дисеңме? Язмышы мәҗбүр итте. Көндәше белән бер авылда яшисе килмәде аның. Үсеп җиткәч, авыл егетенә кияүгә чыккан иде балакаем. Ул да җиңел тормышларга барып кермәде, минем сыман, тырышты-тырмашты. Бездән күпме буяулар алып китеп, йорт тирәсен буяштырды, яңартты, матурлады! Фәридәм кияүгә чыкканда, Лидия белән туй өстәлен әзерләшергә, дип иртәрәк бардык. Кияү кеше тракторда эшли иде, соңрак барырга килештек. Килмәде... Элек бит урак чорында Казаннан эшчеләр кайтаралар иде. Бер көтү кызлар арасыннан берсе кияүгә күз салган. “Өеңне юып бирәм”, – дип, хатыны барлыгын белсә дә, килеп өй юган. Лидия кайтып керсә теге кыз: “Мин китәргә килмәдем!” – дип чәтердәп тора икән. Елап кайтып керде балакаем. “Әни, мин аны яратып та чыкмадым. Тракторда эшләгәч, бәлки сиңа ярдәме тимәсме дигән идем. “Каршы булмасаң мин аерылам”, диде. Баламны этеп егаммы соң? “Күңелең ятмаса, каршы килмим. Син ятим түгел, әниең бар, мин!” – дидем. Гыйлемхан мәрхүм иде ул чакны. Үз кулларымда үстергәч, ул да йөрәгемнән өзелгән балам, кактырасым да, сүз әйттерәсем дә килмәде. Башта янымда торды, тырышып эшләде. Исеме телгә менмәде. Аннары Барнаул якларына чыгып китте. Нишлисең, бәхете читтә көткәндер. Бик акыллы егеткә кияүгә чыкты, ике бала үстерделәр. Гел кайтып йөрделәр. Соңгы ике елны гына кайтканы юк. Дөньялар да болганды бит. Олыгаеп та киттем, юл чыгарга куркыта, — ди әңгәмәдәшем.
Гаҗәп хәл бит, Лидия ханымның да үз әнисе Барнаул якларында гомер иткән булып чыга. Лидия апаны эзләп табып хат та яза. Кызы да җавапсыз калмый, ике генә җөмлә сырлап сала: “Үстергән әнием бар. Әни бер генә була ул!” дип яза. Равилә апа белгәч үгетләп тә карый. Бер генә җавап ишетә, гомергә бер күрмәгән кеше белән ни сөйләшәсең ди, имеш...
Лаеклы ялга чыккач та 11 ел эштән туктый алмыйча, хезмәткә чыгып йөгергән Равия апаны ипле картлыгы буйсындырган дисезме?
– Өйдә миңа эш кушмыйлар! Әй ачуым килә лә. Крыжовник белән карлыган җыярга булса да чыгып утырам. Бер хәрәкәтсез буыннарым ката дим, хәйләлим. Сарайга чыксаң 4 баш сыер, үгез бозау, таналар, эресен-вагын кушып санасаң егермеләп баш терлек-туар күзеңә карап тора, исең китәрлек! Райнур белән Эльмира эштә чакта терлекләргә күз салып булса да керәм, асларын тәртиплим. Үз үземне йөртәм әле, яшьләр юкта өйдә күз дә, колак та, ишекнең биге дә мин дип, сөенәм. Оныкларым гөрләшеп кайтып кергәндә бик күңелле! Нәселем! Балаларым бер дигән, оныкларым затлы минем, Аллаһыма мең шөкер!.. - ди Равия апа.
Комментарийлар
1
0
Соклангыч матур табигатьле кешеләр күбрәк булсын иде
0
0