16+

«Үз тормышларын куркыныч астына куеп, мине коткардылар»

Икесе дә Кама Тамагыннан. Курку белмәс, кирәк чакта уйлап та тормыйча ярдәмгә килә торган егетләр. Ферз һәм Моряк.

«Үз тормышларын куркыныч астына куеп, мине коткардылар»

Икесе дә Кама Тамагыннан. Курку белмәс, кирәк чакта уйлап та тормыйча ярдәмгә килә торган егетләр. Ферз һәм Моряк.

Хәер, һәркайсы турында аерым бәян итик әле. 

Ферз
Ферз махсус хәрби операция барышында авыр яраланганнан соң әлегә өендә сихәтләнә. Егеткә 34 яшь. 
— Кама Тамагы районының бер авылында туып үстем, – дип таныштырды үзе белән хәрби. – Ишле гаиләдән, 8 бала без. 4 малай, 4 кыз. Мин өченчесе. Кайсыбыз кайда инде хәзер, таралашып беттек. Армиядә Балашихада хезмәт иттем. Аннан соң шәхси кибеттә эшләдем. Мобилизациягә кадәр гаилә корган идем. 2019 елда никах укыттык. Махсус хәрби операция игълан ителүе турында яңалыклардан карап белдем. Повестканы 25 сентябрь көнне бирделәр, нәкъ өч көннән соң Кама Тамагы районы военкоматы янына килеп җитәргә диелгән иде. 

Кама Тамагы егетләре мотоукчылар ротасына эләгә. Менә шулай хәрбиләрнең сугышчан юллары бер-берсе белән үрелеп бара. 3 атна Казанда ЭКСПОда күнекмә үтәләр. Ә аннан соң юлга кузгала егетләр. Бернигә зарланмыйлар. Ни булганына канәгать. Соңрак Луганск өлкәсе Сватово районы янындагы бер җирлеккә килеп урнашалар. 

– Алда безне ни көткәнен аңлый идем, – ди Ферз. – Шуңа курку хисе булмады диярлек. Без икенче линиядә, оборона сакладык. Алай-болай каршы як беренче линиядәге егетләребезне бәреп чыгарса, без аларны каршы алырга тиеш идек. Бераздан безне дә беренче линиягә кертә башладылар. 2022 елның декабрь ахыры иде бу. Алгы сызыкта булгач, әлбәттә, продукция китереп җиткерү белән дә өзеклекләр була. Шунсыз булмый. Моны кабул итәргә һәм аңларга кирәк. Бер телем икмәкне ничә кешегә бүлеп ашый идек. Чиста кар тапсак, шуны эретеп чәй кайната идек. Беләсезме нәрсә тәме әле дә авызымда? Ашны перәннек белән ашавым. Аның тәмлелеген белсәгез сез. Ашыйсың килгәндә, бөтен әйбер дә бал да май булып күренә икән. Моряк позывнойлы якташ егетем белән гел бер сменага туры килә идек. Ул минем сердәшчем дә, дустым да, туганым да, кан кардәшем дә, авыр чакта терәк-таянычым да. Моряк мине үлемнән коткарды.

2022 елның 20 декабрендә егетләрне алгы сызыкка кертәләр, урман кырыенда алган позицияләрен сакларга, каршы якны этәреп чыгару бурычы куела. Теге як хәрбиләре белән ераклык нибары 500 метр ара. Ялан кыр. Безнең егетләр ике авыл арасындагы урманлыкта. 

– Өстән ут ява, – дип искә алды Ферз үзенең яралануы турында. – Үз позицияләребездә урнаштык. Тегеләр ягыннан танклар да, миномет та тынып тормый. Башны күтәрерлек түгел. Снарядның берсе янымдагы агачка эләкте, ул сынып мин яшеренгән уемга килеп төште. Аякны тартып карыйм, бирцы үз урынында калды. Беренче уй – аяк өзелгән, ахры. Тагын тартып карыйм. “Леший” позывнойлы егет чабып килде, “Ни булды?” ди. Чалбарымны кисте, карасак, аяк урынында, сынган икән. Моннан тыш, снарядның бер кыйпылчыгы аягымның үкчәсеннән кергән, сөякләрем чәрдәкләнгән. Яраны бәйләдек, командир рация аша эвакуация машинасы чакыртты. Моряк та чабып килде. Тагын бер Кукмара егете белән мине бер километр ярым чамасы күтәреп яшел зонага алып чыктылар. Чыгып кына җиткәндә, безне янә утка тоттылар. Авиациядән бомба ташладылар, ул каядыр шартлады. Дрон очып килде. Аны шәйләп алдык. Машина тәгәрмәчләреннән калган тирән эзгә Моряк мине ыргытты, үзе мине каплап ятты. Башымда каска да, бронник та юк, бөтен әйберемне передокта калдырдым. Морякка: “Хәзер сиңа снаряд эләгә бит, калдыр мине”, дип тә әйтеп карадым. Ә ул: “Эләксә, миңа эләксен, сиңа түгел”, ди. Ә аның өстендә бронник. Аннан соң өстебездә тагын бер коптер пәйда булды. Аны ике егетебез хәйләләп бездән алып китте. Мине урманлык эченә алып керделәр. Менә шулай егетләр гомеремне саклап калды. Мең рәхмәтле аларга. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, мине коткардылар. 

Шуннан соң Ферзның госпитальләр буенча “сәяхәте” башлана. Бел ел эчендә 8 госпиталь аша үтә, 5 операция ясала. Хәрби әле дә Иллизаров аппараты белән йөри.

– Әлегә өйдә дәваланам. Март ахырында Казанга табибларга күренергә барасы бар. Ни диярләр. Ике ел авыр йөк күтәрергә ярамый, юкса, аяк янәдән сыначак, ди табиблар. Сакланырга тырышам. Сугышчан дусларымны онытмыйм. Моряк белән кайткан саен күрешеп, аралашып торабыз. Дәвалану чорында тагын бер шөгылем пәйда булды. Алмаз мозаикасыннан картиналар җыям мин. 14 картина ясадым инде. Бик булыша ул миңа, алган яралардан, кичергән операцияләрдән соң стресс хисе пәйда булган иде. Ә мозаика мине бөтенләй башка дөньяга алып кереп китә, тынычландыра. Картиналарымны егетләргә дә бүләк иттем әле, – дип сөйләде безгә Ферз.
Моряк 
Балачактан диңгездә йөзәргә, пароходта капитан булырга хыяллана Моряк. Казан елга техникумын кызыл дипломга тәмамлый. Аннан соң армиядә хезмәт итә. 

– Кайткач Идел буе дәүләт су транспорты университетының инженер – механик факультетына укырга кердем. 2022 елның сентябрендә повестка килде. Бер ай ЭКСПОда булдык. Аннан соң Луганск өлкәсенә җибәрделәр. Ялан кыр, әлбәттә, бераз шомландырды. Окоплар әзерләдек. Взводта 30 кеше, барыбызга да шул бер блиндаж. Кысан булса да, күңелең киң булсын дигәннәр бит. Хәер, беркайчан да 30 кеше бергә керми идек инде. Егетләрнең яртысы ял итә, калганнары утын әзерли, позицияне ныгыта, яшеренү урыннарын төзекләндерә. Өченчеләре сакта тора. Беренче линиядән 2 чакрым ераклык булганбыздыр. Беренче линиядә бәрелешләр бара, ә без икенче линиядә, оборонада торабыз. 

Моряк әйтүенчә, каршы як бары дроннар белән генә эш итә. Разведкага йөри торган махсус дроннары бар. Шулар гел күзәтүдә, алардан алынган мәгьлүматлар минометчыларга китә. Шунда снаряд килеп төшкәнен көт тә тор.
– Беренче мәлләрдә, килеп кенә төшкәндә, берни аңламадык. – дип искә ала Моряк. – Ә менә яныбызда гына танкны шартлаткач, чын-чынлап куркыныч булды. 2022 елның декабре башында алгы сызыкка кереп киттек. Бер тәүлек кизүдә торасың, үзең белән бер банка тушенка, бер фляжка су аласың. Анда беренче уй ут явы түгел, ә ничек тә туңмаска. Кечкенә генә уемда яшеренеп утырабыз. Без саклаган урман километр ярым озынлыкка сузылган. Шунда 60 кеше сыярга тиеш, бер хәрбидән икенчесенә кадәр 10 метр ара, чылбыр сыман утырабыз. Ә ротада барлыгы 120 кеше. Ротаның яртысы бүген кизү тора, икенчеләре ял итә. Икенче тәүлектә башкалар алыштыра. Каршы якның дроннары очып йөри, төнлә “Баба яга” дип аталганы ауга чыга. Анысы хәтәр аның, биредә тепловизор, төнлә күрә торган камералары бар.

 Дусты Ферз яраланган көнне бүгенгедәй хәтерли егет. Көндез бик каты бәрелеш башлана, егетләр үз позицияләрендә кизүдә була. 

– Ротабыздагы снайпер чабып килде яныма, “болар котырыналар”, ди теге якка ишарәләп. Чөнки бер көн алдан без аларны бик каты утка тоттык та, яулаган позицияләреннән куып чыгардык. Шуңа “үпкәләгән”нәр булса кирәк болар. Бермәлне яныбыздагы агачка снаряд килеп төште дә, ул өчкә ярылды, өстебезгә агач ауды. Шул арада Ферзның яралануы турында командир рация аша миңа хәбәр итте. Мин дустым янына чабып килдем. Өскә дә карарга кирәк, чөнки дрон сине аулап кына йөри, – дип сөйли Моряк.

Ут астында яраланган Ферзны алып чыга башлый егетләр. Тоташ ут өере, әмма яраланган иптәшләрен ташлап калдыра алмый бит алар. 
– Биредә дуслык җепләре нык, тыныч тормышта яшәүчеләр моны аңламас та, – ди уйланып Моряк. – Бермәлне дрон шәйләп алган бит безне. Ә ул яраланганнарны, гадәттә, исән калдырмый. Ферзны тирән чокырга ташладым да, үзем аның өстенә яттым. Уйлап торырга вакыт юк, иптәшебезне саклап калырга кирәк. Ул дронны егетләр хәйләләп башка якка алып киттеләр. Ә без исә урман эченә кереп яшеренеп тордык та, янә кузгалдык. Бер чакрым юлны яраланган иптәшебезне күтәреп, җәяү үттек. Үзенең хәле-хәл, ә үзе безгә рәхмәт укый. Исән калды, Аллага шөкер. Алга таба да аның хәлен белешеп тордым. 

Егет тиздән үзе дә яралана. 
– Һич уйламаганда яшел зонада яраландым, – ди Моряк. – Егетләр белән хуҗалык эшләрендә мәш килеп йөрибез. Миннән 20 метр ерак түгел мина шартлады, аның кыйпылчыгы ашказаныма эләккән. Ә мин сизмәдем дә, шок булгандыр инде. Егетләр күреп алып, беренче ярдәм күрсәтте. Шуннан соң “Уаз”га утыртып җирле госпитальгә алып киттеләр, Шул ук көнне операция ясалды. Алга таба 6 госпитальдә дәваландым, ярты елга сузылгандыр бу. 2023 елның августында махсус хәрби операция зонасына кире кайттым. Абыем да хәрби минем. Ул алгы сызыкта, разведка ротасын җитәкли. Әниебез авылда. Безнең өчен көн дә дога кыла. 

Әле шушы көннәрдә генә Моряк чираттагы ялга кайтты. Мәктәп укучылары белән очрашып, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Волонтерлар янында булып, аларның хезмәтен югары бәяләде. 

– Шөкер, балаларыбыз, әти-әниләребез тыныч һәм бәхетле яши! Бу матур тормыш өчен махсус хәрби операциядә катнашучы барлык хәрбиләргә рәхмәтле булырга кирәк! Андагы һәр егетебез чын каһарман. Якты дөнья, тыныч күк бүләк иткәннәре, шуңа омтылганнары өчен, һәрберебез рәхмәт укырга һәм баш ияргә тиеш! – диде Моряк аларга мөрәҗәгать итеп. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    1

    Аллах ярдэм бирсен . Тизрэк доньялар тынычлансын

    Мөһим

    loading