16+

Үз-үзен гафу итә алмый ул

Ял йортлары елның кайсы вакыты булмасын, гөж килеп тора.

Үз-үзен гафу итә алмый ул

Ял йортлары елның кайсы вакыты булмасын, гөж килеп тора.

Кайберләре бераз ял итеп, массажлар ясатып кайтырга килсә, кайберәүләр үзләренә икенче яртыларын эзләп килә.
Социаль яклау бүлегеннән бушлай путевкага ял итүчеләр дә байтак. Башлыча урта катлам хезмәткәрләр, шоферлар, заводта эшләүчеләр, иң күпчелеге тәрбиячеләр, гаиләләре белән ял итүче олы яшьтәге парларга да сокланып куясың...
Бердәнбер көнне, 30 еллап мәктәптә эшләгәннән соң, кемдер бара алмаганга миңа да юллама эләкте. Барасы килә, сыеры сыер кебекмени аның, чит кешегә саудырмый да, ничек итсә итеп, күрше хатынын күндереп, юлга чыгып киттем. Ярый әле улым алып барып урнаштырды. Йөзьяшәр наратлар, зифа чыршылар арасында ял итүчеләр өчен корпуслар тезелеп киткән... 

Бүлмә ачкычы алып кәгазь эшләрен бетергәнче байтак вакыт үтте. Ниһаять, мине бүлмәгә урнаштырып, улым Казанга юл тотты, ул анда эшли, Казаннан ерак булмагач, килеп йөрергә вәгъдә итте.

Бүген ял итүчеләр килә торган көн, минем бүлмәгә дә җилкәсенә кадәр таралган сары чәчле бер марҗа хатыны килеп керде. Римма исемле икән, аны кызы озата килгән, кызы кара чәчле, шомырт кара күзле... 

Әниләр шулай бит инде алар, малайларына килен эзли башлыйлар, мин дә әз генә үкенеп куйдым, малайның иртәрәк китүенә... Бер-беребезгә сынап кына сораулар бирешәбез, 18 көн бергә яшисе, килешербезме? Русчам бик шома булмаса да, әкренләп таныша башладык. Шунысы күңелгә рәхәт булды, Римма минем кыек-мыек сүзләремнән беркайчан да көлмәде. Әллә үз борчуы җитәрлек булдымы... Көн артыннан көн үтте, Риммага да бераз җан керде.

Бик көчле депрессия кичергән, гаилә драмасы... Көн саен бер-беребезне бүлә- бүлә, эч серләребезне бушаттык. Мондагы һәр килгән кешенең язмышы калын китап язарлык икән лә...

Римма бик яратып татар егете Илгизгә кияүгә чыга, ире аны өрмәгән җиргә дә утыртмый, аракы, тәмәке белән дә дус түгел, җитмәсә, әзмәвер гәүдәле, кара чибәр татар егете. Римма укып бетереп балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, ире Илгиз авыл хуҗалыгында инженер. Матур гаиләдә бер-бер артлы кызлары, малайлары туа... Римма балалар белән мәш килеп, яраткан ирен тәмле ашамлыклар белән сыйлап, бакчадагы эшенә баш-аягы белән чума...
Балалар үсә, укуга кертү мәшәкате белән иренә игътибары да кими, бераз тазарып, калынаеп китә. Хезмәттәшләре, күршеләре аны күргәч чыш-пыш килә башлаганын сизенә башлый, юкса ата-аналар да бик яраталар үзен, кеше арасына чыгасы килмичә кибеткә барырга да иренә куша. Илгизе каршы килеп тормый, һәрвакыттагыча, ислемай исләре чыгарып, кибеткә китә.

Их, алдагысын белеп булмый шул, үзе генә йөгереп барып кайтыр иде дә... Беркөнне ишек төпләрендә ниндидер кара балчык чәчелеп ятканын күрә, аны-моны уйлап тормыйча җыеп та ала... Шул көннән башлана инде мәһшәр, тик торганнан кызып китә, юкка да ачуы чыга, җитмәсә, күршеләрнең бораулы карашы аның эчен яндырып-яндырып ала. Күңеле нидер сизенә...

Ә беркөнне Римма балалар бакчасында хезмәттәше белән сүзгә килә, конкурслары да бик күп бит инде, гел мин катнашмам, син дә катнашып кара, дигән сүз ярамадымы... кызып киттеләр. Әйткәләшкәндә барыбыз да авыррак сүз әйтергә тырышабыз шул, нәтиҗәсен уйламыйбыз...
Әллә кемләнеп начальник хатыны булып йөрисең, иреңнең сатучы Зифа белән чуалганын да күрмисең бит син, сыер кебек җәелеп төшкәнсең, үзеңне көзгедән караганың бармы, дип әйтеп куя хезмәттәше Әлфия. 

Җир ярылса, төшеп китәргә әзер иде ул, иренең кибеткә берсүзсез ашкынып чыгып киткәнен күз алдына китерә. Җитәкчегә авырып торам, дип өенә кайтып китә. Юлда кайтканда очраган кешеләр яныннан күтәрелеп карамыйча да, уйга батып, бөтен тормышын күз алдыннан үткәрә. Шулай да үз күзе белән күрмәгәч ышанасы килми аның. Кич ире эштән кайтуын сагалап торырга була. Күңеле белән ышанмый. Яшь кенә ике балалы хатын, ире юаш кына Зифаның, аның сүзеннән чыга торган түгел, гайбәттер, дип уйлады Римма.

Озакламый иренең машинасы күренә, борылышта туктап Зифаны төшергәч, Римма үз күзләренә үзе ышанмый... Үз куллары белән башкалар куенына этәргән икән ирен, ире бит аңа да яхшы мөгаләмәдә иде, кыскасы, уйлары чуала... Бәйрәм саен чәчәк букетлары алып кайтуы да, балалар белән гөрләшеп чәй эчүләр. Римма тагын уйга бата, ничек кенә балаларга әйтергә, алар ничек кабул итәрләр бу яңалыкны.

Тын гына өенә керә, ире ваннада юына.Ул юынып чыкканчы, утырып, ничек сүз башларга, дип планнар кора. Ишек төбенә сибелгән балчык та кылт итеп исенә төшә, димәк, бозым куйганнар. Римма ире юынып чыккач та әйтергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. Ире берни булмагандай сөртенә-сөртенә кухняга уза. Ашарга да әзер түгел, күңеле белән сөйләшү буласын сизә, күптән әзерләп куйган сүзләрен барлый. Римма ваннадан аның күлмәген тотып чыгуын күрү белән, атакага күчә.

Нинди эчкерле булган аның ире, аның тазарып китүен дә, киенә, бизәнә белмәвен дә, кеше янында аның белән күренергә оят булуын да әйтергә онытмый. Тиз генә җыена да чемоданын алып чыгып та китә. Римма шок хәлендә япа-ялгызы утырып кала. Тиз генә көзге каршына басып үзен күзәтә, чыннан да, үзенә охшамаган ят хатын карап тора кебек...

Иренең башкаларга күз атуына үзен гаепли, мәҗбүри кибеткә җибәргәненә үзен битәрли. Балалары өчен яна-көя. Әтиләрен бик яраталар, бигрәк тә кызы, әле бит аларны башлы-күзле итәсе бар.

Ул кулына эләккән бар нәрсәне ыргытырга керешә, кычкырып-кычкырып көлә, үкереп елый. Иртән уянганда кояш шактый күтәрелгән, ләкин аның эшкә бару түгел урыныннан да кыймшанасы килми. Ничек кеше күзенә күренергә, барысы да белгән, ник берсе әйтсен. Дөресен әйткәндә чын дуслары да юк инде аның... Җитәкчесенә шалтыратып авыруы хакында әйтә.

Икенче көнне авылда гайбәт тарала. Сатучы Зифаның балаларын иренә калдырып Илгиз белән башка җиргә күчеп китүен кызып-кызып сөйлиләр. Кайберсе Илгизне гаепләсә, иң юан башы Зифага төшә, аны берничек тә аклый алмыйлар. Римманы да гаепләүчеләр була, бәлки, кайберәүләр сөенгәндер дә. Гел мендәр астына башны яшереп ятып булмый, яшәргә кирәк. Кызы да, малае да әниләрен жәллиләр. Юатырга тырышалар, әтиләрен бик сагынсалар да аңа шалтыратмыйлар, бик кыен була аларга әниләренең күз яшьләрен күрүе....

Римма бирешә торганнардан түгел, гаепне үзеннән дә эзли, соңгы араларда үзенә игътибары кимеп киткән шул, үзен нечкә билле, күзеннән нур сирпелеп торган Зифа белән чагыштыра, үзен яратмавына, битараф булуына үкенеп тә куя. Шул көннән башлап күнегүләр ясый башлый, шулай да ниндидер хәлсезлек биләп ала аны. Кызы табибларга да йөртә, авыру тапмыйлар. Бер айда 20 килограммга ябыга, бик сылу ханымга әйләнә. Нишләргә белми аптырап йөргәндә, җитәкчеләре санаторийга юллама барлыгын әйтеп шалтырата.
Балалары белән киңәшләшә дә барып карарга уйлый. 

Риммага бүлмәдәш булганга, серләребезне уртаклаша алганга, мин дә бик рәхмәтле идем, чыннан да саноторийларда кешенең җаны да сихәтләнәдер
дип уйлыйм мин. 

Шулай бер көнне бер татар әбисе белән чиратта торганда сөйләшеп киттем дә, чирен тапмыйлар, дип, үземнең бүлмәдәш турында әйтеп алдым,. Аллаһның рәхмәте, бу әби өшкереп күп авыруларны терелтүе турында әйтте, мин инде әбигә, кыенсынып кына, марҗа хатыны шул ул, дидем. Әби, Аллаһ каршында барлык кешеләр дә бертигез, дип, Римманы догалар белән өшкерергә булды, файдасы күзгә күренеп сизелде, күзенә нурлар кунды. Әбиебез генә чирне үзенә алган ахры, чирләп йөрде. Кабер балчыгы булгандыр дигән нәтиҗәгә килде әби, ярый язмыш сезне очраштырган, дип Аллаһка рәхмәтләр укыды.

Күп еллар үтте без Римма белән телефон аша аралашып тордык. Ул шәһәрдәге өен сатып, Казан янындагы бер авылга барып урнашкан. Шунда ук үзенең картлыгында таяныч булырлык ир-ат белән үзенең тормышын бәйләгән. Бергәләп балаларының туйларын үткәреп, инде оныкларга сөенеп яшиләр. Ә Илгиз ялгышлыгын бик соң аңлый, яшь хатын һаман яшьләргә, матурларга, байларга күз ата. Балаларын, оныкларын бик күрәсе килсә дә, үз-үзен гафу итә алмый ул. Хәер, балалары да әниләрен рәнҗетүне кичерә алмаслар дип уйлый, аларны чынлап яратканын соң булса да аңлый, язмышына буйсынып яши бирә. Соңгы көннәрдә кем миңа таяныч булыр, дигән сораулар аңа тынычлап яшәргә тынгылык бирми...

Сәрия Мирзаянова
Мөслим

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading