16+

Йә кайтырмын, йә калырмын

Акчасыз, бер әйберсез, билгесезлеккә... ут астында яшәгән 14 туган шундый хәлдә Украинадан качкан. Равил абыйның ул вакытта кулында 50 мең сум акчасы булган, алар барысы да исән‑сау Казанга кайтканнар.

Йә кайтырмын, йә калырмын

Акчасыз, бер әйберсез, билгесезлеккә... ут астында яшәгән 14 туган шундый хәлдә Украинадан качкан. Равил абыйның ул вакытта кулында 50 мең сум акчасы булган, алар барысы да исән‑сау Казанга кайтканнар.

Равил абый Хәсбиуллин 20 августтан бирле Әтнә районы Ары авылында яши. Украинада сугыш бару сәбәпле, ул 46 ел хезмәт куйган шахта эшләүдән туктаган. Шуңа күрә менә инде алты ай аның акча алганы юк. Пенсия дә өч ай кулына кермәгән.

- Монда да яши алам инде мин, берсе дә кумый. Ләкин акчасыз ятып буламыни?! Шуңа күрә ноябрь айларында Украинага кайтып килергә уйлап торам. Тулысы белән булмаса да, пенсияне өләшәчәкләр, дип хәбәр иттеләр. Танышларның миңа бирәсе бурычлары да күп, - диде Равил абый.

Билгеле, бу гына борчымый аны. Кем талый, шул талый инде, дип калдырып киткән милке уйландыра. Милек дигәч, йорт‑җире булган бер хуҗалык күз алдына киләдер. Әмма бу гаилә очрагында алай гына түгел. Равил абый белән улы Эдуардның Украинада бөтен тормышы калган: машина, ике фатир (берсе - ике, икенчесе биш бүлмәле) һәм йорт‑җире булган өч хуҗалык.

- Мин үзем фатирда тордым, улым белән бергә өч чакрым ераклыктагы күрше поселокта ферма тоттык. Сыер, атларыбыз бар иде. Киткәндә кайберләрен саттык, күршеләргә үгез, печәнне бушка да калдырдык. Улым 2006 елгы машинасын 24 меңгә сата алды. Шулай юлга акча юнәлттек, - дип сөйли Равил абый.

Кызу әзерлек аздан гына һәлакәт китереп чыгармый. Улы Эдуард көч‑хәл белән табылган акчаларны алып качуга, аны эзләп, коралланган бандитлар килә. Мәгълүмат алыр өчен күрше картны кыйнап, кабыргасын сындыралар. Ике көннән соң бу кешеләр кулга алына. Сугыш вакытында талау гаҗәп эш түгел. Равил абый өчен үкенечлесе башкада: әлеге бандитлар арасында аның кодасының энесе булган. Аңа күпме яхшылык эшләсәләр дә, туган тиешле
кеше үтерергә килергә бер дә тартынмаган.

Ниләр майтаралар анда?!
Равил абыйның Украинада барган вакыйгаларга карата фикерен сорадым. ике арадагы сугышны байлык өчендер дип, саклык белән генә әйтеп куйды. Аның каравы үз районында булганнарны ипләп сөйләде.

- Телевизордан һәммәсен дөрес хәбәр итәләр. Украинада шау-шу, бөтен җирне җимерделәр, бомбага тоттылар. Мин үзем Сутоган исемле поселоктан. Безгә күп эләкмәде, дүрт мәртәбә генә аттылар. Берсе агачка тиде, икенчесе бер йортның тәрәзә пыялаларын койды, клуб, бакчаларга төште. Су скважинасына эләгеп, дүрт кеше яраланды. Лутугино район үзәгендә иң беренче бомба пенсия фонды бинасына төште, күрше поселокта 35 йорт җимерелде. Ә менә бездән 25 чакрымда урнашкан Луганск шәһәрен каты бомба астында тоттылар инде, - диде.

Аның улы Эдуард яшәгән Юрьевка поселогы да читтә калмаган. Хуҗалыгы елга буенда урнашканлыктан, еш кына кич белән камышлар арасыннан пуля сызгырган тавышлар ишетелгән. Бу афәттән бары тик подвал коткарган. Вакыйга балалар күңеленә шул кадәр кереп калган ки, авылда самолет очып киткән саен, алар өйгә йөгерә икән.

Тормышның яңасымы, искесеме?
Равил абый Хәсбиуллин тумышы белән Әтнә районы Ары авылыннан. Армиядән кайткач, Казанда тракторчы булып эшли. Заманында алган 120 сум хезмәт хакына риза булмыйча, ул Украинага шахтада эшләргә китә. Аерма зур: биредә 300‑400 сум хезмәт хакы ала башлый. Бүгенге көндә барган сугыш рәхәт, тыныч тормышларын бозган. Илдән качу хәерлерәк. Шуңа күрә, кайтышка авылда торырга нигезе булганга Равил абый бик шатлана. Аның белән
бергә кайткан барлык туганнары да Казанда урнашкан.

- Без 14 кеше кайттык. Туганнарның кайберләре, үз шәһәрләрен бомбага тота башлагач, улым янына килделәр, икенчеләре төрле якка таралышты. Калганнары минем белән йөрде. Башта Белгородта бер тәүлек тордык, аннан соң Ростов шәһәре аша кайттык. Хәзер барыбыз да Казанда. Бары бер оныгым гына тормыш иптәше белән әле юлда. Сугыш вакытында паспорты яну сәбәпле, Харьковта тоткарландылар, аларга күп акча китте. Шуның
өстенә бер урынга ике билет туры килеп, тагын поезддан калган иде. Хәзер бар да җайланган инде. Туганнарымның юл хакын үзем түләдем, чөнки берсенең дә кулында акчасы юк иде. Монда кайткач, ярдәм пунктларына барып киенделәр, ә энем барысын да эшкә урнаштырды. Фатир яллап торалар, ай саен 15000 сум түлиләр, - дип сөйләде ул.

Әмма биредә башланган яңа тормыш аларның күңеленә хуш килми икән. Барысының да үз шәһәрләрендә зур йортлары калган. Әгәр бар да төзек булса, сугышлар туктатылса, бер шиксез кайтып китәргә җыеналар. Киләчәк турында сүз кузгатканда Равил абый үзе дә кулын гына селки:

- Әлегә мин нишләргә дә белмим. Монда торасым да килми. Үз фатирымда рәхәтләнеп яшәдем, безнең поселок зур, анда күңелле, һәммәсен беләм. Ләкин анда калып та булмый. Бәлки, пенсиягә барып кайткач, Казанда каравылчы булып эшкә керермен. Ярый әле авылда - нигез, ә үземдә сәламәтлек бар. Минем кебек картларның күбесе эшли дә алмый бит. Күз күрер. Йә кайтырмын, йә калырмын.

Равил абыйның улы да авылдагы тормыштан канәгать түгел. Ул умартачы булганга, әлегә абыйсының умарталыгында юана икән. Әмма барыбер Украинага кайтырга ниятли. Бөтен яшьләр дә сугышта, миңа да шунда барырга кирәк булган, дигән фикере бар.

Хәсбиуллиннар гаиләсе, терлекләр тоткан кеше буларак, җирдән аерылып, шәһәрдә яши дә, эшли дә алмый. Әгәр дә авылда калырга карар кылсалар, «Гаилә фермасы» программасына керергә хыялланалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading