Мирза карт соңгы сулышын ала иде. Карчыгы моны сизде, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, тыштан тыныч кына кабул итте. Аннан башка озак яшәмәячәген аңлый иде ул.
Скопировать ссылку
Мирза карт соңгы сулышын ала иде. Карчыгы моны сизде, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, тыштан тыныч кына кабул итте. Аннан башка озак яшәмәячәген аңлый иде ул.
Ә ничек? Мирзасыннан башка бер көн дә үткәргәне юк бит аның, аннан башка ничек яшәргә?..
Вакыт узу белән хисләр сүрелә дип кем әйтә ала соң? Ышанмагыз, берни дә суынмый.
Таныш, шул чаклы күңелгә якын тавыштан башка яшәүне күз алдына да китерү кыен. Гомер буе бергә иңне-иңгә куеп яшәү шаяру түгел. Алтмыш ел буена шатлыгын да, кайгысын да бергә үткәрделәр.
Ничек ул аны ялгызын гына теге дөньяга җибәрә алсын, ди? Монда үзе генә ялгызы калсынмы? Ни өчен? Ни өчен яшәргә соң? Мирзасыннан кала яшәү юк.
Карчык уйларына чумып сандыкны актарырга кереште, чыгарган бар әйберләрен өч төрле өемгә ыргыта үзе.
– Син нәрсә, ниткән сүз, ди бу, – карчык картының кулын катырак кысты..
– Мин бит сиңа яратып өйләнмәдем, – диде карт акрын гына. – Ахмак... Ул көннәрне кире кайтарыр идем дә, бар да башкача булыр иде, Кадрия...
– Ярар, Мирза. Яратмадың түгел, яраттың, әмма үзеңчә яраттың. Югыйсә, синең белән алтмыш ел гомер итәр идекме? Син нәрсә инде... – диде Кадрия әби күз яшьләрен кул чугы белән сыпырып.
– Кадрия, балалар...
– Кайталар, Мирза, кайталар, барысына да хәбәр иттем, Мирсәеткә дә, Тәлгатькә дә, Сәеткә дә, Сәлимәгә дә. Кичкә таба барысы да кайтып җитәчәк, йоклап ал, ә мин тавык шулпасы әзерлим.
– Мин үпкә тотмыйм, Мирза, ачуланмыйм да. Син мине гафу ит, мин сиңа нык ябыштым, яшь чакта артыңнан калмый йөрдем. Җүләр чак бит. Сине башкаларга бирәсем килмәде. Ә, бәлкем, мин ябышып чыкмасам, тормышың башкача булыр иде, бәхетле булыр идең.
– Юк, Кадрия, – диде карт, башын чайкап. – Юк, гомер китабыбызга шулай язылгандыр, күрәсең...
Куршедэ генэ шундый пар яшэде, гомер буе бергә. Но мне гомер буе тик гулять итте. Хатыны улгэч, бик каты борчылды. Бетеренде. Кадерен белә башлады. Эмма сон инде
Комментарийлар
2
0
Куршедэ генэ шундый пар яшэде, гомер буе бергә. Но мне гомер буе тик гулять итте. Хатыны улгэч, бик каты борчылды. Бетеренде. Кадерен белә башлады. Эмма сон инде
0
0