16+

«Яшәвемнең мәгънәсе бетеп, тормышыма нокта куярга теләгән чакларым да булды, шул чакта танылган Алексей Маресьев искә төште»

Шәһәрнең үзәк урамнарының берсе - Бауманга күптән барганым юк иде. Һаман да шул тынгысыз мохит икән биредә. Урам гөрләп тора, халык каядыр ашыга, ыгы-зыгы. Кемдер шаккатыра, икенчеләре шакката, кемдер алдый, кемдер алдана...

«Яшәвемнең мәгънәсе бетеп, тормышыма нокта куярга теләгән чакларым да булды, шул чакта танылган Алексей Маресьев искә төште»

Шәһәрнең үзәк урамнарының берсе - Бауманга күптән барганым юк иде. Һаман да шул тынгысыз мохит икән биредә. Урам гөрләп тора, халык каядыр ашыга, ыгы-зыгы. Кемдер шаккатыра, икенчеләре шакката, кемдер алдый, кемдер алдана...

Халык монда ял итәргә генә килми, кем өчендер Бауман урамы - эш урыны. Кайсы гитара чиртеп җыр суза, бер читтә татар абзые гармунда сыздыра, икенче бер мәйданда игезәк егетләр акробатик күренешләр күрсәтә. Концерт караган өчен акча түләргә кирәк. Моның өчен махсус савыт та куелган. Хәер, түләмәсәң дә, сүз әйтүче юк. Бу «артистларга», акчадан бигрәк, халык алдында чыгыш ясау рәхәтлек бирә сыман.

Яшьләр акча эшләүнең нинди генә юлларын уйлап тапмый. «Кәкре каен»га терәтә торган уеннар элек-электән халыкны җәлеп итә. Уен өчен акча җыючылар, бу уенда катнашучылар, читтән генә күзәтеп торучылар да кызык таба бу тамашада. Турникта фәлән минут тора алганнарга акча вәгъдә итүче «уен-капкын»га халык инде эләкмидер дисәм, ялгышканмын икән. Элек Сабан туйларында гына популяр булган бу уен Казанның үзәк урамына да күчкән. Тагын берсен уйлап тапканнар әле. Монысы да акчаны суыра торган «капкын-уен»нарның берсе. 100 сумыңны түлисең дә, авыш куелган тактада яткан шешәне, кармак белән балык тоткандай, башына боҗра беркетелгән таяк ярдәмендә күтәреп куярга кирәк. Шешә басып калса, син җиңүче - 500 сум бүләк бирәләр, тәгәрәп китә икән, акчадан колак кагасың. Шешә янына халык шактый җыелган. Карап торышка гади генә тоелган бу уенда күпләрнең катнашасы килә. Үзләре дә сизмәстән, куллары акча янчыгына үрелә. Йөз сумлыклар беткәч кенә, моның капкын икәнен аңлап алалар бугай. Ә уенны алып баручы егет үзе моны гади генә эшли: бер дигәндә, шешә башын эләктереп тә ала, күтәреп тә куя. Сере нидә икәнен ачыклый алмадым, алып баручы исә: «Монда кул осталыгы гына җитми, уенны аңларга кирәк», - дип ышандырган була. Имеш, кемдер, күпме тырышса да, булдыра алмый, ә 17 яшьлек бер кыз өченче тапкырдан ук шешәне бастырып куя алган. Егет ярыйсы гына акча эшли, без басып торган биш минут эчендә генә дә өч кеше уйнарга өлгерде. Төп бүләкне отучылар гына булмады. Карап торырга кызык, акчалары җилгә очкан кешеләр кызганыч.

Кемдер җиңел юл белән акча эшләргә омтылса, икенче берәүләр бар көченә тырыша, тырмаша. Исемен әйтергә теләмәгән бер абыйны Бауман урамында безнең фотографыбыз Илдар Мөхәммәтҗанов күреп, фотога төшереп алган. Абзый - инвалид, аякларын өздергән, хәзер протезлар белән йөри.

- Яшәвемнең мәгънәсе бетте, тормышыма нокта куярга теләгән чакларым да булды, шул чакта танылган Алексей Маресьев искә төште. Ул, ике аягы булмаган килеш тә, очучы булган. Батырлыгы бар дөньяга таныш. Бу миңа көч бирде, яңача яши башладым, - дип сөйләгән бу абый фотографыбызга.
Ул, аяклары булмаган килеш тә, хәрәкәтләнергә өйрәнгән, хәтта бии дә алам дип әйтә, ди. Үзенә шөгыль тапкан. Агачтан төрле фигуралар ясый башлаган. Соңрак бу шөгыле төп кәсебенә әверелгән. Хәзер агачтан нарда, шахмат уеннары ясап сата. Алучылар күп, ди. Әле менә туган ягы Мари Элга кайтышлый да Бауман урамына кереп чыккан арада, берничә нарды уенын сатарга өлгергән. Бер уен комплекты 4 мең сум тирәсе тора, шахматны сораучылар күбрәк икән.
Иң мөһиме: абзый үзеннән канәгать, гадел юл белән, үз тырышлыгың белән эшләп тапкан акчадан да кадерлерәге юк, дигән ул.
- Аның белән сөйләшүе дә рәхәт, хәтта физик яктан мөмкинлеге чикле икәне дә сизелми, киресенчә, аңа карап, иҗат итү теләге арта, тормышка башкача карый башлыйсың. Юкка гына, агачны - яфраклары, кешене хезмәт бизи, дип әйтмәгәннәрдер, - ди фотографыбыз Илдар Мөхәммәтҗанов.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading