16+

Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны

Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.

Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны

Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.

Язмышларына төшкән авыр кайгы-хәсрәтләр, ачлык-ялангачлыклар аларның хәтеренә мәңгелеккә уелып калган. Бустанай кызы, күршебез Хариса апа Нәбиуллина – шуларның берсе. Ул ятимлек, ачлыкны сугышка кадәр үк ныклы татыган бала да әле... Эш шунда ки, аңа нибары ике яшь булганда, икенче бәбиен дөньяга тудырып, фәрештәдәй йомшак күңелле, назлы әниләре якты дөнья белән хушлаша. Ул мәрхүм булып, 40 көн үтүгә, кечкенә Әминә дә күзләрен мәңгелеккә йома. Хариса шулай ятим кала. Әтисе көнозыны эштә, ә сабый ике еллап көндезен гел берүзе үз көнен үзе күрергә мәҗбүр, җитешкәндә күршеләре дә күз-колак булалар булуын, тик авыл җирендә җитешү кирәк бит әле.

Шуннан, сабыйны кызганыптыр инде, Тимерҗанны күрше авылдан бер кыз белән таныштыралар. Әмма бу нәкъ менә әкиятләрдәге явыз үги әнигә охшаш булып чыга да инде, артыграк та булмаса әле. Авылы да, исеме дә билгеле бу тәмуг кисәвен атап, кәгазь дә пычратасы килми, хәтта. Харисага әтисе үзе эшкә киткәндә, ачыккач ашарсың, дип, икмәк телеме кисеп биреп китә торган була. Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный, билгеле. Чөнки үгинең яхшысыннан да козгын тавышы килә дип әйтүләре дөрестер. Анысы икмәкне тартып алып, песигә ташлый торган була.

Ятимә елый-елый икмәген песи ашавын карап, тилмереп утыра да, аннан калганын гына суга манып кабып куя... Үги әни эшләргә дә яратмый. Беркөнне бригадирга әни чирли дип әйтергә куша. Сабый аның сүзләрен үзенчә аңлатып бирә: “Әни чирлим дип әйтергә кушты”, – ди. Бригадир китүгә, ачуы чыккан үги әни Харисаны кыйнап, базга ябып куя да, үзе каядыр чыгып югала. Караңгы базда бала курка, елый-елый шешенеп бетә, өши, шулай да, чыгарга маташа торгач, башы белән этеп баз капкачын ача, тик бастырып куйган күмер чүлмәге түгелә, моның өчен тагын эләгәсен аңлап, бала, калтырана-калтырана, күз яшьләренә төелеп, күмерне берәмләп тутыра да, кичке караңгыда әтисе эштән кайтканчы өйгә керергә куркып, качып утыра.

Ә беркөнне ачлык үзенекен итә, бала өйләре яныннан гына аккан елгадан балык тотып, консерва банкасына сала да, ут ягып, тышта пешереп ашарга булып, күр­ше Фәсәгать әбидән шырпы сорый. Гел ятимне кызганып, аңа әни җылысы би­рергә тырышкан күршеләре битараф кала алмый, билгеле, шырпының нигә кирәген сораша. Хариса сөенеп үзенең балык тотуын, аны пешерергә җыенуын сөйләп, балыгын күрсәтә. Ә савытта балык түгел, кәлтә еланы сузылып ята. Дөньяда ниләр ачы, ятимлек ачысы ачы. Аны ашарга ярамавын белгәч, ачынып елап җибәрә ятимә.

Күрше карчык өенә алып кереп, кызчыкның яшьләрен сөртеп, тамагын туйдырып чыгара. Инде моңарчы ятимәне үгинең кагуын-сугуын белеп тә, түзеп килгән күршеләр, әти кешегә бу хәлләрне җиткерергә була. Анысы, ике дә уйлап тормастан, җәбер козгынын кире авылына илтеп куя. Әти кешегә тагын икенче бер авылдан берәүне димлиләр. Дөнья иске морҗа, әйләнә лә төтен кайтара, дигәндәй, тик анысы озак тора алмый, бүтән берәү белән очрашып йөрүен белүгә, аңардан да аерылырга мәҗбүр була гайяр ир.

Нужа артыннан нужа, дөньялар шулай уза, дигәндәй. Вакыт әкренләп алга бара. Аллаһ та бар иткәнне – пар, ятимәне әниле итәргә уйлаган, күрәсең. Иҗбулды авылыннан Гыйльминур исемле әнисен гомере буена үз әниседәй якын күрә Хариса. Билгеле, яхшының аты югалмый:

– Ул безгә килеп керү белән минем чәчемне тарап үреп куйды, бик матур чәчәкле яулык ябындырды, өчәүләшеп тәмләп чәй эчтек, ә кичен мине үзләренең урталарына салып, назлап йоклатты. Мин шунда тәүге тапкыр ана җылысын тойдым, үземне иң бәхетле кызчык санадым, йөземә кояш нуры ягылды. Шулай башланды минем әнкәйле матур тормышым. Әнинең минем белән бер яшьле Хамис исемле улы белән дә дус һәм бер туганнардай тату яшәдек. Аннары бер-бер артлы ике сеңлебез туды. Чиксез бәхетле идек тә бит. Гитлер мәлгунь сугыш башламаса... – дип сөйли иде Хариса Тимерҗан кызы.

Имәннәрнең билен бөгә торган җил-давылга түзә ир генә. Әтиләренең фронтка китәр көне җитә. Ул, якыннарын чакырып алып: “Мин үз гомеремдә менә инде дүртенче тапкыр сугышка китәм. Күңелем сизә, монысында әйләнеп кайтмам, мөгаен. Гыйльминур, балаларны тигез кара, исән калырга тырышыгыз”, – дип хушлашып китә ул.

Харисага ул чакта нибары 13 яшь була, күп тә үтми газиз әтиләренең һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә. Тагын ятимлек, ачлык башлана. Кызга, мәктәпне ташлап, колхоз эшенә җигелергә туры килә. Соңрак фермада сарык карауга алына. Әниләре дә балаларын ач-ялангач итмәс өчен көнне төнгә ялгап эшли, таң белән чыгып китеп, караңгы төшкәндә генә кайтып егыла. Хариса гомере буена аңа рәхмәтле булып яши.

Сугыштан соң инде, ниһаять, дөньялар бераз җиңеләя. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан баһадир сынлы авылдашы Фәүзи Фатих улы сылу да, уңган да кызны тиз күреп ала, яучылап, никахлашып, бергә яшәп китәләр икесенең дә әтиләре сугыш корбаны булган бу ике яшь йөрәк. Хариса фермада эшләвен дәвам итсә, Фәүзие механизатор һөнәре ала. Бәхетле гаиләнең бишеге дә буш тормый: бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала.

Әмма... Их, әнә шул әммалар булмаса икән ул. Тик күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый икән шул. Көннәрдән беркөнне Харисага 42 яшен яңа тутырган, типсә тимер өзәрлек су сөлегедәй ире Фәүзинең эш урынында йөрәге тибүдән туктавын килеп әйтәләр. Күк ишелеп төшкәндәй була хатынның башына.
Чак кына һушын югалтмый кала ул, биш баласы хакынадыр... Ятимлек әнә шулай гомере буена сагалап кына тора аны. Олысына – 15, кечесенә 5 яшь тә тулмаган өй тулы сабыйларны ничек үстереп кеше итәргә, каян көч табарга соң?

Аллаһ ярдәмен биреп тора, үзе дә тырыша, балалар үсеп, кул арасына керә башлый, бианасы да булыша. Күп балалы тырыш терлекчене, авыл Советы депутатын район да онытмый, яңа өй җиткерергә кирпечен, бүтән кирәк-ярагын бирә. Яңа йортта балалар игелегендә 87 яшькә җитеп, күптән түгел генә мәрхүмә булды әле Хариса Тимерҗан кызы. Аның бәхете гел хезмәт төсендә иде бугай. Зарланмады, уфтанмады, изге динебезне өйрәнеп, намазга басып, уразасын тотып, барына шөкрана кылып, үз язмышына буйсынып, Аллаһ насыйп иткән йөген тартты да тартты. Сугыш чорында чыныккан балалар нәкъ әнә шундый соклангыч тырыш һәм чыдамнар бит. Күпләребезгә үрнәк алар. Дан һәм хөрмәт сезгә, сугыш чоры балалары!

Рәфыйга Усманова.
Борай районы.
(“Кызыл таң”)

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X