Шушы елның 21 апрель кичендә Алексеевск-Чистай арасындагы юлда биш машина бәрелешкән, үлүчеләр дә бар дигән хәбәр интернет челтәре аша бик тиз таралды. Фаҗига урыныннан фотосурәтләр дә урнаштырганнар. Носилкадагы яшь егетнең гәүдәсен күргән кеше: «Йа Аллаhым! Үзең сакла», - дип әйтми калмагандыр.
Иртәгесен Татарстанның әле бер, әле икенче шәhәреннән туганнарым шалтыратып хәбәр бирде: «Ришат үлгән», «Ришат юл фаҗигасенә юлыккан…» Носилкада ятучы минем ике туган сеңлемнең улы - Ришат Хисамиев булып чыкты.
Бу егетне күргән-белгән кеше: «Сөбханаллаh, нинди әдәпле бала», - дип әйтми калмый иде. Әйе, әдәплелек, мөлаемлылык, үткен акыл, зирәк зиhен аңа тумыштан ук бирелгән иде.
- Кече яшьтән мәчеткә йөреп, дини белем алды. Биш вакыт намазын калдырмыйча укыды, - ди Алексеевск районы имам хатибы Рөстәм хәзрәт тә. Аның Ришатка карата әйткән җылы сүзләрен язып бетереп булмый. Ул сүзләр безнең күңелләребезгә әйтерсең нур булып урнаштылар.
- Кайда, кемгә нинди ярдәм кирәк, беренче башлап Ришат оештырып йөрде, ул минем уң кулым иде, - ди хәзрәт.
- Укыганда, ул мәктәпнең көзгесе булды, «5»ле билгеләренә генә укып барды, олимпиадаларда катнашып, hәрвакыт җиңү белән кайта иде, - дип искә ала укытучылары.
Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, КХТИ(У)га укырга кереп, аннан да кызыл диплом алып, өч төрле һөнәргә ия булып чыкты егетебез. Кем белән генә сөйләшсәк тә, «Ришат белән аралашу үзе бер куанычлы мизгел иде», дип искә алалар. Туганнарым үз улларына hәрвакыт Ришатны үрнәк итеп куйдылар. Кайсы яктан алсаң да, үрнәк булырдай егет иде шул. Түбән Кама шәhәренең «Танэко» заводына эшкә урнашып, анда да тиз арада үз кеше булып алган ул. Аны соңгы юлга озата кайтучылар хисапсыз иде. Әнисе, яшь аралаш: «И улымны бик яратканнар, бик хөрмәт иткәннәр икән», - дип кабатлый. Әтисе улының гәүдәсенә капланып, энекәше Булат кешеләрдән читкә китеп елыйлар. 11 апрельдә 24 яшен генә тутырган иде бит ул. Бу көнне әйтерсең бар табигать елады. Яңгыр яуды да яуды.
«Ни өчен алай, ни өчен болай», - дип әйтергә яратабыз. Сәбәбен Аллаhыбыз бер үзе белә. Бәлки ахирәткә дә фәрештәдәй кешеләр кирәктер?
Ничә тапкыр юл фаҗигасенә дучар булып исән калган, сәламәтлеге нык какшаган сеңлем: «Мин үлгәч, улларым миңа догачылар булырлар дип өметләнә идем, ә киресенчә булып чыкты», - дип өзгәләнә. Язмышлардан узып булмый, күрәсең...
Ришатның әти-әнисен, энесен юатып, җылы сүзләр җиткерәсе килә. Күзне яшь каплый, тамакка төер утыра. Шушы юлларны укып, алар тынычлансалар иде. Яшәргә көч табып, тигезлекләре белән, исәнлектә-саулыкта, уллары Булатка терәк булып, ә Булат әти-әнисенең ышанычы булып, хәерле, матур гомер кичерсеннәр иде дигән ихлас теләгемне газета аша җиткерәсем килә.
Түбәндәге юлларны улыгызның соңгы сүзләре итеп кабул итегез.
Аллаhыга сыенып,
Тырышыгыз яшәргә.
Сезгә калды дөньялыкта
Яшен булып яшьнәргә.
Чит илләрдән, чит җирләрдән
Исән кеше бер кайта.
Яшәүнең кадерен белегез
Якты дөньяда чакта.
Караңгылык төшсә көнегезгә,
Мин нур булып кайтырмын.
Болыт басса күгегезне,
Кояш булып балкырмын.
Мине бик сагынганда,
Төнге күккә карагыз.
Йолдыз булып балкып торыр
Сезнең газиз балагыз.
Комментарийлар