16+

Язмыш аңардан мәсхәрәләп көлде... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Зәлия үз тырышлыгы белән институтка укырга керде. Шунда укыганда таныштылар алар булачак ире Айдар белән. Араларында ялкынлы мәхәббәт уты кабынып, дүртенче курста укыганда өйләнештеләр.

Язмыш аңардан мәсхәрәләп көлде... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Зәлия үз тырышлыгы белән институтка укырга керде. Шунда укыганда таныштылар алар булачак ире Айдар белән. Араларында ялкынлы мәхәббәт уты кабынып, дүртенче курста укыганда өйләнештеләр.

Җирдә шундый язмышлар була... кабатланмас, гыйбрәтле язмышлар. Тетрәндергеч язмышлар... Ирексездән шул язмыш иясенә карыйсың да, ничек күтәрә икән бу барсын да, дип гаҗизләнүдән үз җилкәң куырылып төшә... Булган язмышыңа, тормышыңа рәхмәт әйтеп, эчтән генә белер-белмәс догаңны укып куясың...

Зәлия, кайчандыр әти-әнисенең бердәнбер кызлары, карт әнисендә үсте. Әнисен үтергән өчен озак еллар төрмәдә утырып кайткан әтисен ул бик тиз генә үз итә алмады. Шуңа күрә, әтисе кызын алырга дип килсә дә, туган өенә кайтмады. Карт әнисе оныгына, бирә алган тәрбиясен биреп, Зәлияне тырышчан, акыллы кыз итеп үстерде. Зәлия үз тырышлыгы белән институтка укырга керде. Шунда укыганда таныштылар алар булачак ире Айдар белән. Араларында ялкынлы мәхәббәт уты кабынып, дүртенче курста укыганда өйләнештеләр. Айдар хатынын, укуларын бетергәч, үз әтисе-әнисе янына яшәргә авылга алып кайтты. Уңган, ачык йөзле Зәлия кайнанасы-кайнатасының күңеленә хуш килде.

Бер-ике ел алар йортында яшәгәч, бер иске генә йортны сатып алып, шунда аерым яши башладылар. Кара кашлы, кара күзле, гел Айдарга тартым уллары Илгиз туды. Ялның ни икәнен белмәгән Айдар белән Зәлия, тырыша торгач, кирпичтән магазин салдырып, шунда сәүдә белән кәсеп итә башладылар. Тырышканнары бушка китмәде. Мул гына тормышта яши башладылар. Ата-ана назын күрми, ачлы-туклы диярлек ятим үскән Зәлия бик бәхетле иде бу мизгелдә. Бианасы белән биатасы үз ата-анасын алыштырдылар. Ире тырыш, эшчән. Менә дигән уллары үсеп килә.

Сәүдә эше дә алга бара. Бәхетенә бик сөенде Зәлия. Әллә үз бәхетенә үзе күз тидерде, әллә язмыш юллары шундый бормалы, ире Айдар хатынына суына башлады. Өстәвенә, кибетләрендә сатучы булып яшь, чибәр, чая кыз Гөлсинур эшли башлагач, бөтенләй үзгәрде Айдар Зәлиягә карата. Башта берни сизми-күрми йөргән хатын, ирен кыз белән тоткач кына йокысыннан уянды. Бик авыр кичерде Зәлия иренең хыянәтен.

Кайгыруыннан ябыкты, кара көйде. Шулай да, гаиләләрен саклап калу өчен, күңелендәге нәфрәтен басып, ирен өйдә яхшы каршы алды, әйбәтләп эшкә озатты. Айдарның ата-анасы үгетли торгач, Зәлия үпкә-ачуларын күрсәтмәгәч, Айдар белән аралары җылынган да кебек иде. Бер-бер артлы тагын бер кыз, бер малай табып куйды Зәлия. Телчән авыл халкы, бу хатын ирен балалар белән тотмакчы була, дип күпме авыз чайкасалар да, Зәлия үзенчә көрәште үз бәхете өчен. Аңа бүтәнчә ярамый иде. Бу дөньяда япа-ялгызы калган хатынга кем ярдәм итсен дә, кем ачык йөз күрсәтсен?

Байрак абзыйларның акчаларын көрәп алырга яраткан Гөлсинурга яңа “хуҗа” табылды. Үзеннән әллә ничә яшькә олы, гаиләле, хәлле генә ирдән малай табып, шул бала исәбенә мул гына яши башлады.

Йөрәгендә иренең хыянәте салган яра сулкылдап-сулкылдап алса да, тормышлары көйләнгән кебек иде. Үзе дә уңган, кешене дә эшләтә белгән Айдар, кибетләреннән тыш, резина-пластик әйберләр ясый торган, зур булмаса да табышлы эш ачып, башы белән шунда чумды. Тик бер киселгән икмәк кире ябышмаган кебек, араларындагы вакытлы бәхет тә тиз эреде. Яше кырыкны узуына карамастан, гәүдә-тәне һаман яшь кызларны сораган Айдар тагын Гөлсинурга башта кагылып-сугылып кына, аннан аның янына яшәргә күчеп китте.

Үзенең өч баласын ташлап, кеше баласын үстерә башлады. Үз балалары янына килгәләп йөрсә дә, Зәлиягә аны күрү күрмәүдән артык иде. Бер ышана башлагач, тагын ышанычын алдылар. Тагын язмыш аңардан мәсхәрәләп көлде. Зәлия, олы улын армияга озатып, ике баласында юаныч тапты. Шулай да ирен аңларга тырышты ул. Кем кирәк аңа? Нигә ире шулай мыскыл итә аны? Зәлия уңган да, тәртипле дә, йөз-кыяфәте, гәүдә-сыны да килешле генә. Нәрсә бар ул Гөлсинурда Зәлиядә булмаган? Шул сорауларга җавап таба алмыйча, төннәрен ялгыз үткәрде кырык яшьлек хатын.

Ире ташлап киткәч үзен дөньяда иң бәхетсез санаган хатын чын бәхетсезлекнең ни икәнен белми иде әле. Хәрби хезмәттән яңа гына кайткан уллары Илгиз, бик кыйбатлы машина бәрдереп, куркуыннанмы, башын элмәккә тыкты. Ата белән ана, үз тормышлары белән мавыгып, улларын коткарып кала алмадылар. Зәлия өчен иң кайгылы көннәр башланды. Ир кайгысы берни түгел икән бала кайгысына караганда... Шулай да, ике яклап килгән бәлә тезенә нык сукты Зәлиянең. Бу тормышта чын-чынлап ялгыз калды Зәлия ике баласы белән. Айдар балаларына акчалата ярдәм биргәндә бирде, бирмәгәндә юк. Җимерелеп барган йортларын карашмады. Башта киленнәрен бик яраткан биатасы белән бианасы да Зәлиягә кырын карый башладылар. Оныклары Илгизнең асылыну сәбәбен Зәлиядән күрделәр. Зәлиянең үзенең дә элмәккә менәсе килгән чаклары күп булды. Алма кебек улын югалткач, яшәү мәгънәсен тапмады. Кайчандыр бәхет нуры балкыган йортларында тынычлык тапмады. Ничә тапкыр, чыгып китәм, дип талпынса да, акча юклыгы кулыннан тота килде. Алдагы көнгә өмете өзелде. Канатлары сынды Зәлиянең.

Беркөн Зәлияне үзләреннән өч йорт аша гына яшәгән Фәһимә чакырып алды. Ник чакырганын әйтмәсә дә, бераз күңелем басылмасмы, дип керде аңа Зәлия. Фәһимә үзе генә түгел иде. Ишек алдында шак-шок килгән уртача буйлы, чал керә башлаган чәчле, таныш булмаган ир-егетне күргәч, кире чыгарга ымсынган Зәлияне Фәһимә кулыннан тартып диярлек өенә алып керде. Теге ишек алдындагы ир кергәнче Зәлиянең колагына бер-ике сүз пышылдап өлгерде.: “Ике туган энем Шәриф. Хатыны үлде ике ел элек. Синең белән таныштырасым килә”, - диде, күз кысып. Фәһимә шул арада кереп җиткән Шәрифне һәм Зәлияне чәй өстәле артына утыртты да, кинәт кенә килеп чыккан мөһим эшләре исенә төшеп, өйдән чыгып китте. Шәриф эшне кызу тотты.

— Мин синең хакта ишетеп беләм, - диде ул. – Күпне күрдең, бөгелмәдең. Үзең турында сөйләмәсәң дә була.

Зәлиянең сораулы карашын тоеп, үзе хакында берничә җөмлә әйтте. Ике ел элек тормыш иптәшен югалткан. Үзенә тормыш көтәрлек, ышанычлы хатын-кыз эзли...

—Минем белән бик җиңел булмас шул сезгә. Тормыш йөгем бик авыр шул минем, - дип кенә әйтә алды аңа Зәлия.

— Ә мин җиңеллек кенә эзләүчеләрдән түгел, - диде Шәриф.

...Башта берни дә вәгъдә итмәгән Зәлия, Шәриф белән аралаша-якынлаша торгач, элекке ире Айдарның куркыту-янауларына карамыйча, ике баласын алып яңа ире янына күчеп китте...

Физәлия Дәүләтгәрәева

http://shahrichalli.ru

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

51

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Семьяда Ир белэн хатын,арасында тавыш гауга булырга тиеш тугеллеге хэркемгэ билгеле,э менэ куп яшьлэр анламый,я хатын,гэепле була,узенен чаклыгы ,теле,белэн, э балалар интегэ, нишлэп анламый кайберэулэр,мондый хэллэр ,еш очрый,менэ шундый эдэмгэр кубрэк укып башларына сендерсеннэр иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец бэхетле булсыннар

      Мөһим

      loading
      2
      X