Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәләремә тау кадәр таш бастырганнар идемени - машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...
- Мин бүген сиңа ике баламны кочаклап, уңган-булган иремнең иңбашына авыша төшеп, кәттә генә елмайган бәхетле хатын-кыз фотосы бирергә тиеш идем юкса, - ди чәче-башы да, йөзе дә күптән карау-тәрбия күрмәгән Лилия, уфылдап.
- Ә, күрәсең, икенче төрле килеп чыкты. Мин бүген иренә дә, ике баласына да кирәкмәгән, нервылары таушалган бер бәхетсез хатын. Их, терсәкне тешләп булса - чәйнәп үк бетерер идем. Минем кебек тиле хатыннар да бардыр барын, әмма әйтер сүзем әле юләрлекләр эшләргә өлгермәгәннәр колагына... Матур яшәп киттек без Артур белән, - дип башлады Лилия сүзне. - Хатын булу бәхетен чын-чынлап татыдым. Эреле-ваклы сүзгә килешүләр булса да, мин аны өстемнән йөри дип уйлап та карамадым. Ә ул йөргән! Кызларга 4-6 яшьләр иде, кесәсеннән саклану чарасы табып алгач, авып китәмме дип торам. Әй гарьләндем дә соң инде! Мин генә җитмим икән бит моңа - аңа тагын, тагын да кирәк. Өйгә кайткач, утырып сөйләштек. Сөйләде инде шунда бер ботка, минеке түгел, янәсе... Ә мин шул көннән тентепме тентим моны. Бер сүз белән әйткәндә, бер итәкне дә калдырмаганын аңладым инде моның. «Гулящий» булып чыкты минем җанкисәгем. Еладым, бетерендем, картайдым да, куып чыгардым моны. Имеш, бер-ике көннән аңлар, гаиләсез кыен булыр, гафу үтенер, кайтырга теләр.
Теләр-теләмәс бер килүендә җөмләләр тезеп маташты ул маташуын - ике бала бар, фәлән-фәсмәтән, имеш. Мин юләр горур булдым, себерелгән нәрсәләрең янына китеп олак, янәсе, потың бер тиен. Китте бу. Мин ике бала белән утырып калдым. Бераз акча бирештерә шунда, балалар белән театр-циркка да йөри, язгы-кышкы киемнәрен дә алып бирә. Мин аның тормышыннан киттем дип, канауга чыгып ятып, шешә кочаклап эчкечегә әйләнмәде - эше гөрләп барды, хатыннары алышынып торды. Бездән китеп, җиде ел үткәч, өйләнде, хатыны үзеннән унбиш яшькә кече, чибәр.
Балалар исә башта әтиләренә карата битараф иде. Мине жәлләп, аннан ерагаеп та алган вакытлары булды. Үсә-үсә алар өчен дә кадерем бетте. Берсендә олы кызым: «Туйдырдың инде туктаусыз шыңшуың белән, бөтен дөнья кабахәт, син генә әйбәт тә син генә булган. Әтинең сине башкага алыштыруы да гаҗәп түгел», - димәсенме. Имәнеп киттем! Мин шулар дип яшәдем, ирләр белән чуалмадым, көнне-төнгә ялгап, җитеш тормыш булдырыйм дип чаптым! Ә аларга аена бер күренеп, акча тоттырып китүче әтиләре күпкә кадерле икән. Минем яңак буйлап тәгәрәгән күз яшьләремне күргәч исә: «Гомер буена борын мышкылдаттың, ирләрнең гүләйт итүләренә бөтен кеше түзә, син генә түзә алмадың инде», - дип «үтереп» ташлады.
Миңа бүген беркем дә кырыкны бирми - илле биш яшьлек булып күренәм. Рәхәт күрмәдем, рәхмәт ишетәсем юк. Балаларымның сүзләреннән дә нәтиҗә чыгарып әйтә алам - үзеңне корбан итәргә ярамый. Типтереп, тоташ ялганлап яшәгән кешеләрнең тормышы минекенә караганда мең яхшы.
Хатын-кызларга әйтер сүзем дә шул - ирең типтереп гүләйт итсә дә, гаилә җимермәгез! Шуның белән ирне генә түгел, яшьлегең-сәламәтлегеңне дә, балаларыңның хөрмәтен дә югалтачаксыз. Балалар эгоист - аларга кайда рәхәтрәк, мулрак, шунда яхшы. Синең интегә-интегә, төн йокыларыңны калдырып, алар хакын хаклап яшәүләрең өчен рәхмәт әйтмәячәкләр.
- Кирегә юл булса, нишләр идең соң? - дим мин Лилиягә.
Тапкан әйберләремне «күрмәгән», йөргәненә игътибар да итмәгән акыллы хатын булыр идем. Алай буламы, дип аптыраучылар булса, өстәп әйтәм - була. Ирне ятларга бирмәгез. Ник ул егет булып йөрергә тиеш тә, син берүзең бала үстереп, шулар проблемасы белән картаерга тиеш? Үз балаларын үзе үстерсен. Хатын-кызга исә параллель рәвештә үз тормышын, үз мәхәббәт тарихын булдырырга кирәк. Дөньясы шундый аның. Берүзең генә судан ак, сөттән пакь булып утырудан файда юк...
Гөлнара Җәлилова
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар