16+

Үземне караган "няня"га өйләндем

Мин 7 яшемдә күрше подъездда яшәүче 15 яшьлек кызга гашыйк булдым. Безнең әниләр бергә эшли иде. Әти-әни өйдә үземне генә калдырырга курыккач, миңа иптәшкә Алияне чакыралар иде. 

Үземне караган "няня"га өйләндем

Мин 7 яшемдә күрше подъездда яшәүче 15 яшьлек кызга гашыйк булдым. Безнең әниләр бергә эшли иде. Әти-әни өйдә үземне генә калдырырга курыккач, миңа иптәшкә Алияне чакыралар иде. 

Әни “няня белән каласың” дигәч, башта үпкәләгән идем. Мин ул вакытта үземне зур, мөстәкыйль малай итеп хис иттем. Ләкин ул кыз миңа шундый ошады. Июнь аен, яллардан кала, бергә үткәрдек. Ул йомырка тәбәсе, пилмән пешерде, бәрәңге кыздырды. Кино да карадык, китаплар да укыдык. Кызганыч, ай тиз узып китте. Аннары Алияне бер-ике тапкыр гына урамда күрдем, ә соңрак алар башка фатирга күченеп китте. 

Алия белән 12 ел узгач күрештек. Мин читтән торып укыдым һәм эшләдем. Төшке аш вакытында Алияне очраклы рәвештә күрдем, ә ул мине танымады. Кем икәнемне әйткәч, билгеле, исенә төшерде. Бергә үткәргән вакытларны сөйләгәч, хәтта көлеп җибәрде. 

Кыскасы, Алияне үземә кунакка чакырдым. Һәм ул килде. Без озак кына сөйләшеп утырдык. Аннан соң мин аны ирененнән үбәргә рөхсәт сорадым. Ул каршы килмәде. Алга таба нәрсә белән шөгыльләнгәнне язып тормыйм, ләкин барысы да шәп булды. 

Дүрт ел очрашып йөргәннән соң без өйләнештек. Әниләр дә, туганнар да әле дә моңа ышанмый. Ләкин иң мөһиме – без бәхетле! Мин дөньядагы иң матур, акыллы, уңган хатынга өйләндем. 

Адель З.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тэртипле егетлэр, кызлар ул эйберлэрне никахтан сон гына эшли. Зина кылу ЗУР гэнах!!!

    Мөһим

    loading