16+

Зиярат әүлиясе

“Әй, ярый әле өлгердем, Аллага шөкер!” – Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына кергәч үк ак яулыклы, ап-ак, ялтыравыклы чәчәкләр төшерелгән күлмәген кигән әби сөйләнеп йөри.

Зиярат әүлиясе

“Әй, ярый әле өлгердем, Аллага шөкер!” – Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына кергәч үк ак яулыклы, ап-ак, ялтыравыклы чәчәкләр төшерелгән күлмәген кигән әби сөйләнеп йөри.

Ул көнне Туфан Миңнуллин каберен зиярат кылырга барган идек. Бу әби мәртәбәле кунаклар килгәнче үк каберлекләр тирәсендә бөтерелә башлады. Үзе култык таягына таянган. Аягы авырта булса кирәк. Үзе һаман сөйләнә. “Кояшлы да бүген, Аллага шөкер! Яңгыр яуса да авыр бит. Әле җитештем, соңга калырмын дип курыккан идем...”

Таякка таянып йөрсә дә, үзе җитез тагын. Кабергә утырткан чәчәкләргә сулар да сибеп килде. Кеше-кара күренгәнче, “эш” урынын да әзерләп куйды. Утырып торырга зәңгәргә буялган махсус такта, акча салыр өчен зур кружка...

Башта әбине читтән генә күзәттем. 8-9 минут шулай күзәтеп торганнан соң түзмәдем, кызыксынуым җиңде һәм әби белән танышырга булдым.
Асия исемле икән. 40 ел инженер булып эшләгән ак яулыклы әбигә инде 80 яшь.

– Өйдә ялгызыма гына күңелсез. Нәрсә эшләп бетим инде? Шуңа монда киләм. Монда минем кызым, әнкәй, әткәй, дәү әни, ахирәтләрем ята. Аларга көн саен дога кылам. Дәү әни белән әнкәй абыстайлар иде. Мин 5 яшьтән бөтен догаларны беләм. Бөтен иптәш хатыннар үлеп бетте, ә миңа шундый озын гомер яшәргә насыйп булган, – ди әби.

Сөйләвеннән аңлашылганча, Асия әби Ямашев, Әмирхан урамы тирәсендә тора. Ә бирегә таксида йөри икән. Бер аягына имплант куйганнар. Ә икенчесенә операция ясатыр өчен Чабаксарга барырга кирәк.
– Күземнең дә берсе күрми. Шулай ук операциягә барырга кирәк. Инде акчасын да түләп куйган идем. Узган ел октябрь аенда яман шеш булуын ачыкладылар. Бу пандемия бетәрме-юкмы. Ул бетсә, операциягә барасы идем. Әле ярый зират бар, шунда ял итәм инде. Нишлим соң, кая барыйм? - ди Асия апа.
1988 елда аңа кызын җирләргә туры килә. 19 яшьлек яшь ананы коляска белән улын этеп баруга да карамастан, күрше йорт ишек алдында наркоманнар 19 тапкыр чәнчеп үтерә. Ятим калган бала инде буй үскән. Хәзер ул да әнисенең каберен тәртиптә тотарга ярдәм итә, ди ак әби. Зиратка килүчеләр биргән сәдакаларны җыеп Асия әби якыннарының каберлекләренә ташлар, чардуганнар куйган икән.

– Икенче кызымнан уңмадым. Хулиган. 10 тәүлеккә утырттылар да инде үзен. 200 сәгать җәмәгать эшләрендә дә эшләттеләр. Кабахәтнең кабахәте. Эшлисе килми. Миңа да кул күтәрә, – дип бераз зарын да сөйләде Асия апа.
Белмим, нилектән миндә андый хис тугандыр, тик аның белән хушлашканда, аны кысып кочаклыйсым килде. Минем дә бит нәкъ аның яшендә әбием бар! Ак яулыклы, ак күлмәкле әбием! Әмма ул кызларының кадер-хөрмәтендә яши. Ә Асия әби исәннәр арасында үзенә сөйләшеп утырырга да кеше таба алмый интегә.

Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: олы кешеләрдән һәрчак аларга гына хас ис килә торган була. Ә Асия әбинең өсте-башы чиста, пөхтә. Хәтта битлеге дә үзе төсле ак.

P.S. Бу язманы укыганнан соң: “Акча җыеп утыра инде, бизнесмен карчык” – диючеләр дә булыр, бәлки. Тик минем башыма никтер андый уй да, ничә сум акча эшли икән дигән сорау да килмәде. Тик әбине бик кызгандым. Дөньяда нинди генә язмышлар юк. Адәм башы барысына да түзә...

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading