16+

Зөләйхалар – һәр өйдә

Айваз Садыйров – барыбызга да таныш кеше. Күптән түгел социаль челтәрдәге сәхифәсендә калдырган фикере игътибарны җәлеп итте.

Зөләйхалар – һәр өйдә

Айваз Садыйров – барыбызга да таныш кеше. Күптән түгел социаль челтәрдәге сәхифәсендә калдырган фикере игътибарны җәлеп итте.

“Сез “Зөләйха күзләрен ача”дагы карчык белән улы Мортазаны артык куертылган образлар дисез. Ибраһимов абый (Галимҗан Ибраһимов турында сүз бара – авт) да элеккеге чорны язган диярсез.

Ситуациянең куркынычы шунда – бүген дә бер түбә астында яшәүчеләргә карата көч куллану сирәк күренеш түгел. Аеруча хатын-кыз зыян күрә. Сораштырулар күрсәткәнчә, 2019 елда 24 процент хатын-кыз үз өендә мондый хәл белән очрашкан. Үзизоляция режимында бу саннар тагын да арткан.

Ир-егетләрнең дөрес тәрбия алмавында күрәм проблеманың башын. Чын ирнең нинди булырга тиешлеген белми үсүендә. Чын ирнең көче кулында гына түгел.

Шулай ук кайбер очракларда атта гына түгел, тәртәдә дә гаеп булырга мөмкинлеген чуттан чыгарып бетермик. Мораль шунда: ир – ир, хатын – хатын булырга тиеш”.
Айваз сүзләрендә хаклык бар. Бала тәрбиясенә кагылышлы мәкальләр дә күктән алып язылмаган. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халкым. Сабыйның чиста күңеле әти-әнисе мөнәсәбәтләрен сеңдереп бара. Хәтта егетләр әниләренә, кызлар әтиләренә охшаган тормыш иптәше сайлый дигән фаразлар да бар бит.
...Фәлсәфә корып утырырга җыенмыйм. Әбиемнең бик тә якын ахирәте Саҗидә апа белән сөйләшеп утырганда истә калганнарны сезгә дә язам. Тормышыгызның ни дәрәҗәдә авыр яисә бәхетле икәненә үзегез нәтиҗә ясарсыз.
Саҗидә апа Кирам абыйга 19 яшендә кияүгә чыга. Сугыштан соңгы елларда ул инде карт кыз саналган, гәрчә юньле ир заты табу гаять авыр булса да. Монысы – икенче мәсьәлә.

Иреннән тыш, ул килен булып төшкән йортта каенана, иренең ике сеңлесе һәм әбисе дә була. Кыскасы, өй тулы кеше. Иртән алар торганчы чишмәдән су ташу, мичне ягып коймак пешерү, аннан колхоз эшенә йөгерү, кайткач кабат шул ук эшләрне башкару хакында язсаң – китап җитмәс.

- Каенанам бик усал кеше булды. Килен кеше – ким кеше дип кенә тукып торды. Алар белән бергә ашарга утырырга ярамый иде. Ризык калса ашыйсың, калмаса юк. Үзем пешергәч, тора-бара җаен таптым. Аларга ризык бүлгәндә, үземә аерып алып кала идем. Алар ашап бетергәч кенә үзем утырып ашыйм. Берсендә шулай ашаганымны каенана күрде дә, әле син монда качып ашап ятасыңмы, килмешәк, дип, чуенны башыма кигезде. Хәзерге киленнәр булса, шулай иттереп торырлар ди сиңа! Хәзер әниләре янына кайтып итәгенә сарыла. Ә безнең әнигә дә сарылып булмый иде. Аның үз хәле хәл, - дип искә ала иде каенанасын Саҗидә апа.
Әби белән алар бик озак сөйләшәеп утыра иде. Бала вакытта андый әйберләргә игътибар итмисең бит. Язып та калмыйсың.

...Ире дә кул уйнатырга яраткан. Үзенә биш бала табып биргән хатынны ни өчендер бик санламаган шул абзый.
- Толымымнан тота да, идәнгә селки иде. Йә бөтенләй, чәчтән тотып, идән буйлап сөйрәп йөри. Битемнең дә, тәнемнең дә күгәрмәгән җире калмый. Сәбәбе булса бер хәл. Шулай бер вакыт чишмәдән мунчага су ташыйм. Судан кайтканда күрше Хәмзә абзый очрады да, Кирам абзый өйдәме, ди. Өйдә иде әле, дидем дә, юлымны дәвам иттем. Кирамга шуны кемдер килеп, Саҗидә Хәмзә белән сөйләшеп тора иде дип сөйләгән. Ай шуның өчен кыйнаган иде! Анасы да үзен куәтләп тора, шул кирәк ул килмешәккә дип. Кирам яшьли үлде, ә каенананы кызлары түгел, мин карап, тәрбиләп, соңгы юлга озаттым, - дип сөйли иде әбинең ахирәте.

Өстәвенә, Кирам абыйның сөяркәсе дә булган. Тугыз ел йөргән Саҗидә апа өстеннән. Бөтен авыл белгән, ә Саҗидә апа юк! Белсәң дә кая барасың инде шул кадәр балаң белән!?
Менә шундый хәлләр. Ә сез Зөләйха дисез. Андый Зөләйхалар һәр өйдә булган һәм бар!

Гөлназ ҺАДИЕВА.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем дә ирем шундый кабәхәт кеше иде. Мин дә иртән өйдәге эшләрне бетереп, балаларны эшкәозатып эшкә китә идем. Ә кичен тагын терлекләр, бакча, йорт... Балаларны дәрес әзерләтеп, юып- җыеп, ашарга пешереп ирем эштән кайтканны көтә идек. Ә ул, эчеп исереп кайта иде дә, безне дә ашаудан калдырып идәнгә кәстрюльне бәрә иде. Әй, мыскыллый иде инде, әнисе котыртып ята иде. Шундый рәнҗи идем шуңа, күземә карап, тилмереп яныңны бирә алмыйча ятсаң ярар иде, дия идем. Тилмереп, күземә карап, үз кулларымда җанын бирде.

    Мөһим

    loading