16+

«Ач, диярсең...» дигән хаты «Фейсбук»тагы төркемебездә төрле фикерләр уятты

Газетабызның 10 июль санында Казаннан Рәмзия Галимҗанованың «Ач, диярсең...» дигән хаты басылды. Әлеге язма «Фейсбук»тагы төркемебездә төрле фикерләр уятты. Аларга күз салыйк. Резеда ЗАМАЛТДИНОВА Ачлар да бардыр инде... Вәсилә РӘХИМОВА Күңеле, нәфесе ачлар диләр андыйларны. Ачлык юк инде Казанда, Аллаһка шөкер! Расим ХӘБИБУЛЛИН Мөселман кардәшләрем, бу темага бер яклап кына...

«Ач, диярсең...» дигән хаты «Фейсбук»тагы төркемебездә төрле фикерләр уятты

Газетабызның 10 июль санында Казаннан Рәмзия Галимҗанованың «Ач, диярсең...» дигән хаты басылды. Әлеге язма «Фейсбук»тагы төркемебездә төрле фикерләр уятты. Аларга күз салыйк. Резеда ЗАМАЛТДИНОВА Ачлар да бардыр инде... Вәсилә РӘХИМОВА Күңеле, нәфесе ачлар диләр андыйларны. Ачлык юк инде Казанда, Аллаһка шөкер! Расим ХӘБИБУЛЛИН Мөселман кардәшләрем, бу темага бер яклап кына...

Газетабызның 10 июль санында Казаннан Рәмзия Галимҗанованың «Ач, диярсең...» дигән хаты басылды. Әлеге язма «Фейсбук»тагы төркемебездә төрле фикерләр уятты. Аларга күз салыйк.
Резеда ЗАМАЛТДИНОВА
Ачлар да бардыр инде...
Вәсилә РӘХИМОВА
Күңеле, нәфесе ачлар диләр андыйларны. Ачлык юк инде Казанда, Аллаһка шөкер!
Расим ХӘБИБУЛЛИН
Мөселман кардәшләрем, бу темага бер яклап кына карарга ярамый. Әйтик, без мәҗлес уздырсак, ифтар мәҗлесеннән соң да, ризык калып исраф булмасын өчен, алдан әзерлэп куйган пакетларга тутырып, килгән кунакларга биреп җибәрәбез. Ачлык юк, әлхәмдулиллаh. Әмма Аллаhының ризыгын исраф итеп, бозылып чүплеккэ ташлау - бик зур гөнаһ. Кайбер кешенең сәхәргә ризык әзерләп өлгермәве дә бар, шул вакытта мәҗлес хуҗасыннан сорап, сәхәргә ризык алып китүендә гаеп юк, дип саныйм. Шуның өчен үзебезнең тоткан уразаларыбызны җилгә очыра күрмик. Әлбәттә, ризыкны алган кешедә дә әхлак булырга тиеш: «Бушка килгәнгә чумып калыйм әле», - дип, комсызлык күрсәтү яхшы түгел.
Гөлнур ВӘЛИШИНА
Ул чумган ризык әрәм булмасын гына, алайса кайбер вакыт «үзе дә ашамый, ишәккә дә бирми» булып кала.
Фатыйх ХӘБИБ
Андый җирдә төрле кеше була, үз каланчаңа туры килмәгән кешеләрне күреп, кәеф кырылмасын дисәң, өйдә утырасың инде...
Нәүбәһар КӘБИР
Өйдә утырып кына булмый, ифтар модага кергән икән инде - халыкны ифтар культурасына өйрәтергә кирәк. Рамазаннан соң күбрәк язарга кирәк бу турыда, хәзрәтләр дә әйтеп-аңлатып торырга тиеш. Соңыннан калган тәгамне алганга беркем берни әйтми, ну табын артына утыруга ук инде...ярамый инде болай, күбрәк татар әбиләрендә сизелә бу гадәт, килешми.
Анзия ЗӘЙНЕТДИНОВА
Хәзер бит күп кеше шулай эшли - өлешләп чыгаралар да, үз өлешләрен биреп җибәрәләр...күбесе шуңа ияләшкэн инде...комсыз кешеләр дә була шул, аларның тоткан уразалары җилгә очадыр инде...
Ания ХИСМӘТОВА
Минемчә, кеше сөйләргә дә яхшы түгел. Һәр кешенең үз эше, ризыкны ни өчен алгандыр - белмибез. Аш уздырганда, кунак үз өлешен ашап бетермәсә, теләге булса, өйгә бирәбез. Тәрбия балачактан килә кешегә... Бөтен кешенең дә тоткан уразасы кабул булсын!
Расим ХӘБИБУЛЛИН
Ифтар мәҗлесе уздыручы кеше, мәҗлескэ килгән кунакларга ризыкларны пакетларга салып җибәрсә, савабы тагы да зуррак була. Беренчедән, ризык исраф булмый; икенчедән, ифтардагы ризыклар белэн мәҗлестәгелэр генә түгел, ә аларның гаиләләре дә ризыклана, димәк, күбрәк кешене ашаткан буласың.
Гөлназ МӨХӘММӘД
Мин үз күзлегемнән язам. Мин балачакта әбием ашка барганда үзе белән кулъяулыгы йөртә иде. Шуңа тутырып, безгә - оныкларына бәлешләр, конфетлар, җимешләр алып кайта иде. Ул көнне безнең өчен зур бәйрәм иде. Яшьтәшләр арасында да әбисе ашка йөргән кеше дәрәҗәле иде. Беркем дә азык алып китте дип сөйләмәде. Авылда кешеләр бер-берсен белә, туганнар кебек. Әлбәттә, Казанда бер төркем хатыннар бар, алар ашарга пешермичә урам буенда, бушка азык эзләп йөрүчеләр. Алар инде акыл ягыннан сау-сәламәт түгел. Алла сакласын!
Нәүбәһар КӘБИР
Коръән ашы тәмамлангач, күч­тәнәч бирешү ул, чыннан да, күркәм гадәт. Ә кеше алдыннан җыеп пакетка (тәлинкәсе-ние белән) ризык тутыру, ашка дога кылганчы... килешми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading