16+

Агропромпаркта авылымны таптым

«Казан» агропромпаркында йөрим. Бер бүлектә Сахалиннан алып килгән балыкларны тезгәннәр, аның янәшәсендә Башкортсаннан китерелгән сөт ризыклары... Тагын әллә ниткән нигъмәтләр белән тулы рәтләр тезелеп киткән.

Агропромпаркта авылымны таптым

«Казан» агропромпаркында йөрим. Бер бүлектә Сахалиннан алып килгән балыкларны тезгәннәр, аның янәшәсендә Башкортсаннан китерелгән сөт ризыклары... Тагын әллә ниткән нигъмәтләр белән тулы рәтләр тезелеп киткән.

Аерым бер урынга «Авыл лавкасы» дип язып, һәр төрле кайнатмалар, компотлар, тозлаган яшелчә ише ризыклар куйганнар. Кыскасы, нәкъ авылда өй астындагы ризыклар. Кирәк бит ә, шуның янына килеп бас­тым да һич китәсе килми. Бер уйласаң, чит-ят ризыкларны карарга тиеш кебек, ә мин кайнатма белән тозлы кыяр күрмәгәнмени, торам карап сокланып. Аннан соң күрдем, аңладым, монда минем күңелем өчен якын, кадерле урыннар күп икән. Бер урында авыл миче, менә генә коймак пешерә башларлар кебек, икенче җирдә авыл ишегалды, ат арбасы тора. Башта әнә шулай хикмәт эзләп йөрдем. Юкка гына тукның күзе хикмәттә димиләр ләбаса, тамак искә төшкәч, ризык күзәтә башладым. Бер кат төшенеп җиткәнче, баш әйләнә, тегендә дә, монда да сөт, каймак, ит, казылык. Бераздан төшендем, һәртөрле ризыкны үз җитештерүчесеннән эзләп табарга була икән. Тавык алыйм дисәң, Питрәч белән Чаллыныкы бар, сөт ризыклары - Балтачныкы, Башкортстанныкы һәм «Просто молоко»ныкы. Биектау районыннан көн саен яңа савылган сөт тә китерәләр икән. Үз савытыңа да тутырып алырга була. Хәер, сөт ризыкларын җитештерүчеләр бик күп. Кәҗә сөтеннән генә әзерләнгән ризыкларны сатучылар да бар. Шулай да иң күп сатыла торган ризык - ит, мөгаен. Башларым әйләнеп бетте дә, берсеннән дә алмадым. Хәбәр бирерләр, авылда ит сатучы булмыйча калмас әле, белгән кешедән алырбыз.

Хәләл казылыкны күпләп җитештерүче икәү, Чувашия­нең Шыгырдан авылыннан һәм Яшел Үзәннән данлык­лы Гали казылыклары. Тагын бер аптыраган нәрсәм- бал булды. Мондагы бал... Ниндиләре генә юк. Сатучылары да бик күп, димәк, алучысы да бар. Бал сатучылар янында авылымның болыннарын да, әниемнең зәңгәр мәтрүшкәләрен дә, бабайның бал кәрәзләрен дә күрдем. Шул тиклем матур итеп ясап куйганнар. Нинди генә бал белән сыйламадылар, кыскасы, күз дә, тамак та туйды.

Әнә шулай итеп җанга якын кадерле мизгелләрне яңартып йөреп кайттым. Авылдашларыңны, райондашларыңны да күреп китәрсең, шимбә көн кил, диделәр сатучылар. Һәр шимбә саен районнардан ярминкәгә киләләр икән. Бик матур була, диделәр. Болай итеп төш җиткәнне көтеп ятма, соңга калырсың дип тә кисәттеләр әле. Базар бик иртә башлана икән. Алла боерса, исәп барырга, бер концерт карап, чат иткән авыл ризыкларын алып кайтырмын. Әле җир исе дә бетмәгән бәрәңге тагын башка бит ул...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading