16+

Алданган чаклар да булды

Казанның Агропромпаркын күргәч кичергән тәэсирләр язып аңлатырлык кына түгел. Ирексездән, республикабыз өчен горурлык хисләре уяна.

Алданган чаклар да булды

Казанның Агропромпаркын күргәч кичергән тәэсирләр язып аңлатырлык кына түгел. Ирексездән, республикабыз өчен горурлык хисләре уяна.

Мин Мирный (Тынычлык) бистәсендә яшим. Безгә бу объект ерак, билгеле. Анда барыр өчен, иртәнге 5тән дә соңга калмыйча торырга кирәк. Әллә ничә транспорт алыштыра-алыштыра, ярминкәгә 1,5-2 сәгатьтә барып җитәргә була. Җиңү проспектыннан махсус автобуслар да йөри бит, диючеләр дә булыр инде. Әйе, алар беренче рейска 7дә кузгалырга тиешләр, әмма күп вакытта соңарып киләләр. Әгәр беренче рейс 6да булып, һәр 30 минут саен кабатланып торса, ни әйтер идең дә бит. 97 нче маршрут автобусы бик яхшы йөри, аның юлын бераз үзгәртеп, аэропорттан килгәндә Фучик, Кол Гали һ.б. тукталышлар аша бара торган итәргә иде.
Әле яңа кертелгән 3 нче (34а) автобус, Агропромпарк капкасын үтеп, 200-250 метр ераклыкта куелган пластик түбәле, һәр ягыннан җил өреп, кар бураны уйнап торган урынга килеп туктый. Бу тукталыш павильонын ник шулай еракка куйганнардыр. Автобуска төялеп килүче яисә инде кирәкле товарларын арбага төягән, иңенә аскан, кулларына төенчек-төенчек итеп тоткан әби-бабайларның: «Монысын кайсы ахмагы шулай еракка куйган соң?» - дип сүккәннәрен ишеттерәсе иде дә бит үзләренә.
Тулаем алганда, ярминкәдә товарларның сыйфаты болай начар түгел. Бәяләре дә артык тешләми. Әмма «бер кашык дегет бер мичкә балны боза» дигән әйтемне дә искә төшерми булмый. Күп итеп акча эшләп алу нияте беләнме, очраклы рәвештәме - кайбер сатучылар түбән сыйфатлы бозылган товарлар да саткалый. Мәсәлән, язгы ярминкә вакытында Мамадыштан килгән әниле-кызлы сөт продукцияләре сатучылардан алган 10 литр сөт кайнатырга куйгач эреп төшкән иде. Шулай ук язгы ярминкә вакытында Арчаның кайсыдыр хуҗалыгыннан яшелчә сатучы ир-егет: «Абзый, сөтемне ал, арзаннан гына бирәм!» - дигәч, 1,5 литрлы 2 шешә сөтен алган идем - сепарат сөтедәй сөт саткан икән.
Көзге ярминкәләр башлангач та алдандык. Карчыгым 5 сәгать вакыт сарыф итеп, катып-туңып, Кама аръягыннан килгән бер хуҗалык сатучыларыннан 10 литр сөт алып кайткан иде. Кайнатырга куюга эреп төште, әле ярый эремчеге мул чыкты.
Бу юлы ачуым бик кабарган иде. Министр исеменә хат язып, яхшы сөт китерүләрен үтендем. Монда министр Әхмәтовның халык моң-зарына төкереп карамаучы игелекле чын кеше икәненә инандык.
Тиешле кешеләр сөт тә китерделәр, гафу да үтенделәр, әле Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәч тә бирделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading