16+

«Алло, редакция, миңа берәр бабай кирәк иде»

Хатлар бүлегендә телефонның тынып торганы юк. Нинди гозер белән генә мөрәҗәгать итмиләр безгә, нинди генә үтенеч җиткермиләр.

«Алло, редакция, миңа берәр бабай кирәк иде»

Хатлар бүлегендә телефонның тынып торганы юк. Нинди гозер белән генә мөрәҗәгать итмиләр безгә, нинди генә үтенеч җиткермиләр.

Б ерсендә бер күрәзәченең телефонын сорап шалтыраттылар. Баксаң, укучыларыбыз, кредиттан котылу өчен, күрәзәчене эзли икән. «Башта, аена 20 мең түләп бару шарты белән, банктан кредит алдык, түли алмый башлагач, тиз арада акча бирә торган оешмалардан акча алырга туры килде. Хәзер менә бурычларыбыз күбәйде, ниш­ләргә дә белгән юк, йокыбыз качты, ник бер кеше ярдәм кулы сузсын, 100 мең булса да җыеп бирсәләр, кредит сазлыгыннан арыныр идек», -диде шалтыраткан абзый.
Ул да түгел, тагын телефон шалтырады.

- Алло, сезгә бик шәхсән бер үтенеч белән шалтыратам, минем бабаем вафат булды, ялгыз яшәүләре бигрәк тә авыр икән, миңа иптәшкә бер кеше табарга ярдәм итмәссезме? - ди бер ханым.

- Йортка кертергә берәр студент кыз турында әйтәсезме? - дибез.
- Юк, инде, берәр бабай булсын, иптәш кирәк, ләкин чирле булмасын иде инде ул, - ди...

Кызганыч, без бу мәсьәләдә ярдәм итә алмыйбыз шул. Әгәр яучылык белән шөгыльләнүче кеше булса, безнең белән элемтәгә керсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading