16+

Җаныбыз каралмасын...

Көзен булды бу хәл. Иртәнге якта, көтмәгәндә, һаваны кара болытлар каплап, яшенле яңгыр явып үтте. Әкрен генә өйгә таба атлыйм... Юл кырыендагы җыелып торган суларга басмас өчен сикергәләп чыгып, башкаларны да күзәтеп кайтам. - Әни, әни, ничек бу матур кар бөртекләре җиргә төшми озак оча алалар? - Әти, әти, күкнең...

Җаныбыз каралмасын...

Көзен булды бу хәл. Иртәнге якта, көтмәгәндә, һаваны кара болытлар каплап, яшенле яңгыр явып үтте. Әкрен генә өйгә таба атлыйм... Юл кырыендагы җыелып торган суларга басмас өчен сикергәләп чыгып, башкаларны да күзәтеп кайтам. - Әни, әни, ничек бу матур кар бөртекләре җиргә төшми озак оча алалар? - Әти, әти, күкнең...

Көзен булды бу хәл. Иртәнге якта, көтмәгәндә, һаваны кара болытлар каплап, яшенле яңгыр явып үтте. Әкрен генә өйгә таба атлыйм... Юл кырыендагы җыелып торган суларга басмас өчен сикергәләп чыгып, башкаларны да күзәтеп кайтам.
- Әни, әни, ничек бу матур кар бөртекләре җиргә төшми озак оча алалар?
- Әти, әти, күкнең өске ягында йолдызлардан соң нәрсә бар?!.
Үзе әти-әнисе тирәли сикергәли, ә үзе әледән-әле сорау яудыра. Әти-әнисе янәшәсендәге бу бәхетле сабыйга сокланмый карап булырмы?!.
Очып килгән җиңел машинаны, уйларыма бирелеп китеп, күрми дә калганмын.
Әле генә бәхеттән сикергәләп барган кызчыкның йөзен болыт каплаган иде. Ул әле пычрак су чәчрәгән киеменә, әле, яклау һәм җавап көткән күзләрен мөлдерәтеп, әти-әнисенә карый. Әйтерсең бер минут эчендә тирә-яктагы матурлык, сихри аклык та юкка чыкты. Белмим, мин әти-әни урынында булсам, балага ни дип җавап бирер идем икән?!.
Хәзер урамда кыш, бозлавык. Ә авыл һәм районнарда җәяүлеләр өчен тротуарлар бар җирдә дә юк. Урамда сабый балалар да, инде олы яшьтәге әби-бабайлар да бар. «Хәрәкәттә - бәрәкәт», - дип, үз кирәгенә үзе чыгарга тырыша алар. Әти-әни эшләп алган яхшы машинага утырып алган яшь җилкенчәкләр алар турында бөтенләй онытканнар бугай. Яхшы гына гаиләләрдән чыккан бу егет-кызларга да гаиләдә кешелекле булу, өлкәннәргә ихтирамлы һәм игътибарлы булуны ешрак өйрәтсеннәр иде.
Күптән түгел телевизордан, кибеттән берничә сырок алып, милиция бүлмәсенә кертелгән бер әби турында сөйләделәр. Әби, хурлыгыннан, шул бүлмәдә үк, йөрәге түзми, үлеп китә.
Моны ишеткәч, мин бик озак борчылып йөрдем, әбине жәлләдем. Бәлки онытылып чыгып киткәндер, бәлки шуның белән тамак ялгарга теләгәндер... Әби бу адымга ни өчен барган? Балалары бармы? Ашарына бармы? Хәер, аны кем тикшереп торсын, кемнең монда эше бар. Бер әби үлгәннән кемгә зыян... Әнә бит, телевизорның кайсы каналын ачсаң да, үтереш-суеш, үз баласын чүплеккә чыгарып ату яки чылбырга бәйләү, йә булмаса, берни эшләми генә рәхәт яшәү, тагын әллә нинди әшәкелекләр, ямьсезлекләр... Әйтерсең дөньяны гел пычраклык баскан да аны шушы ак кар гына вакытлыча күмеп торган.
Яңа гына теле ачылган, дөньяга инде сабый күзлегеннән карый торган, күңеле ак кәгазь битедәй чиста балага ничек тәрбия бирергә? Кыйбланы кайда табарга? Бар тәрбияне баланы ашатып киендерүдә генә күргән, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә генә тапшырган ата-аналарның да күзен ачасы иде. Саф-чиста бала күңеле яхшылык, матурлык белән генә баесын иде, берүк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading