16+

«Җаным минем шушы җирнең гөле сыман»

Яңа сабый белән бергә дөньяның нуры да арта, ә кеше мәңгелеккә киткәндә, ул нур сүнә, күрәсең. Адәм баласын соңгы юлга озатканда, күктән кояш балкып торса да, тирә-юнь ниндидер соры, шыксыз, нурсыз тоела. Дустым, каләмдәшем, соңгы араларда сердәшемә әйләнгән Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина белән мәңгелеккә хушлашканда, мин моны кабат кичердем.

«Җаным минем шушы җирнең гөле сыман»

Яңа сабый белән бергә дөньяның нуры да арта, ә кеше мәңгелеккә киткәндә, ул нур сүнә, күрәсең. Адәм баласын соңгы юлга озатканда, күктән кояш балкып торса да, тирә-юнь ниндидер соры, шыксыз, нурсыз тоела. Дустым, каләмдәшем, соңгы араларда сердәшемә әйләнгән Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина белән мәңгелеккә хушлашканда, мин моны кабат кичердем.

Исеме дә, җисеме дә, хисләре дә, эшләре дә нурлы иде шул аның. Гомер буе балаларга Тукай телен өйрәтеп, узган ел гына лаеклы ялга чыгып, тормыш аргамагының ялына ябышып яшәп яткан, ялкынланып иҗат иткән каләмдәшем турында үткән заманда һич кенә дә язасы килми. Ләкин адәм план кора, әҗәл тозак кора икән шул.
Без Миңнеруй белән, ул Аксубай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытканда, башта читтән торып, телефоннан таныштык. Төгәлрәк итеп әйткәндә, безне балалар әдәбияты очраштырды. Аның укучылары безнең «Сабантуй» газетасы үткәргән барлык конкурсларда да диярлек катнашып, призлы урыннар яулый иде. Укучыларның мондый зур уңышлары артында укытучының тырыш, эзләнүчән булуы, йокысыз төннәре ятканы беркемгә дә сер түгел. Шундый бер конкурсның җиңүчеләренә җибәргән грамотабыз иясенә барып ирешмәгән икән. Билгеле инде, бу үз эшен җиренә җиткереп эшләргә яраткан укытучының эчен нык пошырган, ул редакция номерын җыйган.

Аннары ул безнең балалар матбугатының актив авторы булып китте. Шигырьләре белән дә, теләсә нинди яшьтәге укучыга кызыклы булган язмалары белән дә газетабыз битләрен бизәп торды. Мине Аксубайга очрашуга да алып барыр­га җыенган иде дә, язмыш җилләре гаиләләрен башкалабызга китерде. Ул Тынычлык бистәсендәге 129нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлады. Казанга күчеп килүенә бик сөенә иде ул. Гомер буе үзе читтә яшәгәнгә, башкала казанында кайнаган әдипләргә бераз көнләшеп тә карый иде. Ә Казанга килгәч, рәхәткә чык­ты - буш вакыты булган саен, редакцияләргә, Язу­чылар берлеге үткәргән кичәләргә бик теләп йөрде. Миңа очрашу үткәрү вәгъдәсен дә үтәде - үзе укыткан мәктәптә балалар шигърияте бәйрәме үткәрде. Хөрмәтен, рәхмәтен кыш уртасында чәчәк аткан ак розалар белән белдерде. Ә быел шундый кызыклы һәм журналистлар өчен дә, укучылар өчен дә файдалы очрашуны «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән уздырды. «Ничек килеп чыгар инде?» - дип, бик борчылып йөргән иде. «Син тотынгач, начар була алмый ул!» - дигәч кенә тынычланды. Ә аннары очрашуның көткәннән дә уңышлырак узуына бергәләп куандык.
Әйе, соңгы араларда яңалыкларыбыз белән дә, язылган яңа шигырьләр белән дә уртаклашырга гадәтләнгән идек. Шигырьне язгач, аны кемгәдер укыйсы, берәр сүз ишетәсе килә ич. Еш кына кайбер көннәрем аның төнлә язган шигырьләрен тыңлап башлана иде. Алар үзләренең ихласлыгы, хисләренең чын, җете булулары, ялтырап торулары белән әсир итә иде. Гомумән, Миңнеруй әйтәсе килгән сүзен әйтергә куркып торучылардан түгел иде. Туган телебезнең киләчәге өчен армый-талмый сакта торды ул: дәрес­тә - укытучы, иҗатта шагыйрь булып. Язучылар берлегенең Тукай клубында Туган телгә багышланган быелгы кичәдә кешенең азлыгына бик гарьләнеп, бик ачынып, йөрәге елап кайткан иде. Бөтен уй-хисләрен шул ук кичне шигыренә дә салган. Гомумән, янмый-көйми, туган телнең киләчәге өчен борчылмый бер генә минут та яши алмады бугай ул. Аның ул ихлас хисләре васыяте булып шигырьләрендә калды дип юансак кына инде.
Күкрәгендә шигырь уты йөрткән нечкә күңелле шагыйрәгә бүгенге гаделлеге белән бик мактана алмаган, һәр адымыңны көрәшеп атларга туры килгән кырыс заманда яшәве рәхәт түгел шул. Минем «Сабантуй»дан китүемне белгәч тә: «Бу нинди гаделсезлек?!» - дип, фикердәшләр эзләп, Язучылар берлегенә хәбәр иткән. Ә инде үзем элек үк язышкан «Шәһри Казан» газетасында эшли башлавымны ишеткәч, газетабызны өенә яздырып ала башлап, абунәчеләребез санын арттырды. Аннары озак тормый, редакциягә үзе дә килеп җитте. Яңа гына табадан төшкән шигырьләрен дә алып килгән иде. Ул шәкелнең «Мин - хатын-кыз» дигән шигыре газетабызның 8 март санын бизәгәч, әй сөенгән иде, мәрхүмә. Җанында йөрткән газаплы ләззәттә шигырь булып шыткан әйтер сүзен - иҗатын матбугатта бастырып, киң катлау укучыга ирештерәсе бик килә иде аның. Ул үз сүзенең халкына кирәк икәнен белә, аңлый иде, ләкин ни хәл итмәк кирәк: бүген кулларына каләм кыскан әдипләр мәйдансыз. Китап чыгару түгел, газета-журнал битләрендә урын алу өчен генә дә көрәшергә кирәк. Әлеге мәйдансызлыктан йөрәге бик әрнеде Миңнеруйның. 28 апрель көнне Шигырь бәйрәмендә Тукай һәйкәле янына басып, башын горур тотып, шигырь укыйсы килгән иде аның. Бу хакта безнең «Шәһри Казан» газетасына мәкалә дә язып салган иде. «Сүз бирегез миңа!» дигән әлеге язма Миңнеруйны җир куенына иңдергән көнне - сишәмбе саныбызда дөнья күрде. Укучыны битараф кал­дырмаячак бу соңгы мәкаләсен үзе күрә алмады инде ул. Ярый әле, Тукай бүләге халыкныкы ич ул, лауреатларны да халык белән бергә сайларга кирәк, дигән бик вакытлы мәкаләсе чыгып өлгергән иде. Озак еллар әдәбиятыбызга фидакарь хезмәт иткән шагыйрә Резеда апа Вәлиева турында аеруча яратып язган иде ул анда. Мәкалә дөнья күргәч, телефоннан аралаштык, рәхмәт әйтте. Әйе, бик игътибарлы, юктан да сөенә һәм көенә белә торган иде шул ул. Бик күпләр аның каләмдәшләренең иҗатына гадел бәя биргән ялкынлы чыгышларын хәтерлиләрдер әле. Шуңа чыдамаган да инде йөрәк, һәркемдә бер генә бит ул! Гомер иткән җиреннән кубарылып, тамырсыз гөл шикелле калып, кеше почмагында тормыш итүләре дә эзсез генә узмагандыр.

Аксубайдан күчеп китүләре дә иренең олыгайган әнисен карау өчен булган шул. Бер шигырендә ул үзенең тормышын юкка гына чегәннәрнеке белән чагыштырмый инде. Дөньяның һәр мизгелен үзе аша уздыра. гаделсезлек белән күп очраша торгач, йөрәге шактый тузган иде шул аның. Әдәби кичәләрдән кайтып килгәндә җәяү атлаган һәр адымының авыр­лык белән генә бирелүен күргәч тә, мин аны табибка җибәрдем. Ниндидер дәва да бирделәр бугай, шифасы гына тимәгән. Ә инде сырхауханәгә ятарга ул бөтенләй теләмәде. Авырганын да, хәленең шәптән булмавын да беркемгә дә: ире Дамирга да, ул-киленнәренә дә, онык­ларына да, хезмәттәшләренә дә сиз­дермәде. Авырганына үзенең дә ышанасы килмәде аның, үлем турында да уйламады. Тормышны яратып, яшим дип, иҗат итеп, янып яши иде, шулай озак яшәргә җыенган иде әле ул.
...Аны югалткан көнне дөнья бер нурга кимеде. Юк, юк, алай түгел, Миңнеруйның күңеленнән сирпелгән ул нур әсәрләрендә, китапларында яшәп калды. Аларны кулына алып, укучылар һичшиксез табарлар ул җылыны. Каләм иясенең язмышы башка гади затларныкыннан шуның белән бәхетлерәктер дә инде ул.

Йолдыз ШӘРАПОВА

Сезгә генә...

Сезгә генә әйтә торган бер серем бар,
Сезгә генә ача торган хисләрем бар.
Яз килүне сизенә бит күңелкәем,
Шуңадырмы, җырлар булып түгеләмен...

Йөрәгемдә үз алдына сөенү бар,
Яз килә дип матур итеп киенү бар.
Өрфиядер яулыгымның чит-читләре,
Серле нурга коенадыр, әй, кичләре.

Җаным минем шушы җирнең гөле сыман,
Тулышкан ул җырга-моңга бөре сыман.
Сезнең өчен генә бөре ачылыр күк,
Җырым минем чишмә булып агылыр күк.

Чегән язмышы

Ят йөзләр, ят күзләр, ят сүзләр
Сәламли, эш куша, бәяли.
Язмышым - чегәннәр язмышы -
Бер яктан бер якка тәгәри.

Туктаган тукталыш йөрәккә
Кадерле булмакчы мәңгегә.
Өлешем шулдыр дип буйсынам
Юктан бар итүче Тәңрегә.

Фәлсәфи дулкынга көйләнсәң:
Һәр бәндә кунак ич дөньяда.
Яшәгән урыннар - тукталыш,
Нәселдән нәселләр койса да.

Ят йөзләр, ят күзләр, ят сүзләр
Сәламли, эш куша, бәяли.
Язмышым - чегәннәр язмышы,
Бер яктан бер якка тәгәри.

Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading