16+

Аю биетеп баеп буламы?

Абхазиягә ял итәргә баргач, бер нәрсәгә игътибар иттем. Туристлар килгән чорда, гади халык ничек булдыра, шулай акча эшләп калырга тырыша.

Аю биетеп баеп буламы?

Абхазиягә ял итәргә баргач, бер нәрсәгә игътибар иттем. Туристлар килгән чорда, гади халык ничек булдыра, шулай акча эшләп калырга тырыша.

Кайсы күл буенда тәвә кошлар бәйләп куйган - фотога төшү түләүле, берсе кыя янында бер үзенчәлекле биек ташны тапкан да, шуның янында үз фотоаппаратың белән фотога төшкән өчен, 20 сум сорап тора. Мәгарәгә төшкәндә, туңмас өчен, 50 сумга курткалар биреп торучылар да бар. Гагра шәһәрендә Мамдзыхша тавына менгәч, бер көтү ир-ат арасында аю баласының йөргәнен күреп, гаҗәпләнеп калдык. Баксаң, аю белән акча эшлиләр икән. Бу аю баласын алар куе урманнан тотканнар, кулга ияләштергәннәр. Хәзер менә бәйгә куйганнар да, аның белән фотога төшкән өчен 300 сум акча сорыйлар. Балалар, олылар аюны сыйпап китә, аңа ашамлыклар бирә, фотога төшүче генә юк. Мескен аю баласы да кызганыч, бәйдәге эт кебек. Ары бара, бире килә. 40 градуслы эсседә нишләргә белми, табактагы суны да эчеп карый. Ир-атлар исә тезелешеп, тәмәке тартып утыралар. Аюда эшләре юк. Иң мөһиме - ул аларга табыш китерергә тиеш. Их, шулай җиңел генә акча эшләп булса икән ул...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading